Хатын-кызларга кирәкле киңәшләр

Бит өчен спрей
Кыш көне күбебезнең бит тиресе корый. Коры тире тиз картая, җыерчыклана. Шуңа күрә дә аны даими дымландырып торырга кирәк. Без тәкъдим иткән спрейны ясап кулланып карагыз әле.
Унышар тамчы лимон, пихта, лаванданың эфир маен, 1 аш кашыгы глицерин һәм 1 аш кашыгы медицина спиртын бергә кушыгыз. Аны 1 стакан кайнап суынган су белән сыеклап, сиптергечле бәләкәй шешәгә бушатыгыз. 
Көн дәвамында шушы спрейны битегезгә сиптереп, тирене дымландырып торыгыз. Әгәр дә битегездә макияж булса, спрейга һавага сиптереп, әлеге «томанга» битегезне куеп торыгыз. Бу спрей битне дымландырып кына калмый, тире өчен шифалы да. 

Тырнаклар өчен дәва
Салкыннардан, савыт-саба юганда куллана торган химиядән тырнаклар зәгыйфьләнә. Әгәр дә тырнакларыгыз кителеп, сынып интектерсә, менә бу майны эшләп карарга киңәш итәбез. 
1 аш кашыгы сырганак (облепиха) маен, 10–12 тамчы грепфрутның эфир маен  2 чәй кашыгы прополис төнәтмәсенә салып (барысы да даруханәдә сатыла) болгатыгыз. Әлеге составны төнгә каршы тырнакларга ягып, өстеннән юка гына чүпрәк перчатка киеп куегыз. Шифалы катнашманы тырнак лагыннан  яки пумалалы помададан бушаган савытка салсагыз, куллануы кулай. 

Тирене агартабыз
Кайбер кешеләрнең култык астындагы тән тиресе каралҗымланып тора. Әлеге проблема аеруча хатын-кызларның тынычлыгын ала. Тән тиресен ике атнада агартырга була. Моның өчен 1 чи бәрәңгене угычтан уып, 2 аш кашыгы бик вак итеп туралган петрушка үләне һәм 3 аш кашыгы әчегән сөтне бергә кушарга да, катнашманы марля салфеткага ягып, 20 минутка тирегә ябарга кирәк. Кубып төшмәсен өчен, лейкопластырь белән ябыштырып торырга була. 2 атнадан култык астындагы тиренең төсе тән тиресеннән аерылмый. 
 

фото: https://pixabay.com/ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 7812
    1
    68
  • Балан ачылары Әйдәгез, без бу хатынның исемен күрсәтмибез. Шулай исемсез генә булсын ул. Аның ни атлы булуы мөһим дә түгел бит. Ул – шушы көндәлекләрнең хуҗасы.  Теләсәгез, бастырыгыз, гыйбрәт булсын дип, егерме ел элек язылган дәфтәрләрне, миңа биргән иде.
    7753
    1
    53
  • «Насыйбың булыр әле!» Әдибә эштән кайтып керде дә, бермәлгә ишек төбендә тукталып, йорт эченә күз салды. Их, күңелгә рәхәт тә соң нур бөркеп торган өеңә кайтып керүләре! Бар җирдә дә тәртип,
    5708
    2
    53
  • Югалткан мәхәббәт Фәридә Казандагы сәүдә йортында йөргәндә үзенең яшьлек мәхәбәтен очратып, имәнеп китте. «Айрат!» – дигән cүз әйтерсең хатынның теленнән кош кебек чыгып атылды.
    4049
    1
    46
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 12 май 2021 - 11:54
    Без имени
    Дура - бердэнбер туры килгэн суз. Ничек шулкадэр узенне яратмаска була ул,анламыйм
    Сабыр төбе – кара упкын
  • 11 май 2021 - 13:31
    Без имени
    Нигэ мэктэпкэ кереп балаларны.атып ктергэч кенэкуркыныч чаралары курелэ?Кая булган охрана?
    «Әни, аталар, без парта астында....»
  • 11 май 2021 - 14:59
    Без имени
    Аллаһы тзгалә сабырлыклар юирсен. Сабыйларга шифа бирсен Раббыбыз.
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 11 май 2021 - 23:40
    Без имени
    Аллаһ ярдәменнән , рәхмәтеннән бер мизгелгә дә калдырмасын! Балалар исән - сау терелеп чыксыннар! Бик авыр кайгыгыз белән уртаклашам..Аллаһ Раббым сабырлык, түземлек бирсен. Әмин!
    Террорист кулыннан зыян күрүчеләр арасында хәзрәт балалары да бар
  • 12 май 2021 - 11:24
    Без имени
    Бик кызганыч.Яшь кыз баланың гомере өзелде.Ата- анасы,туганнары өчен бик зур кайгы. Хезмәт юлын күптән түгел генә башлаган укытучы,мәктәпне,балаларны яратып эшләгән бит ул. Авторга әйтәсе сүзем шул- Эльвира чын укытучы,шуның өчен үзенә авыр булса да мәктәбен,укучыларын калдырып китә алмаган.Мәктәп тормышы белән яшәгән,укучылары ,аның өчен,иң кадерле кешеләр булганнар.Ул җаны,тәне,йөрәге белән тырышып эшләгән.Эх,Эльвира кебек укытучылар күбрәк булсын иде.
    Эльвира Игнатьева: «Май аеннан яши башлармын...»
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»