Иң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)


Кемнәргәдер үзеңнән артык ышанасың, кемнәргәдер шикләнеп карыйсың. Сер сөйләгәндә генә түгел, ышанып эш тапшырганда да. Йолдызнамә буенча тикшереп карагыз әле туры киләме?
12 нче урын – Игезәкләр
Игезәкләргә ышану – аяз көндә яңгыр явуга ышануга тиң. Алар киләсе минутта үзләре белән ни булачагын да әйтә алмый. Читләр серен саклау турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Шуны да онытмагыз: аларда ике кеше яши: берсе тыңлар, сөйләмим дип антлар эчәр, икенчесе чыгарып селкергә мөмкин.
11 нче урын – Сукояр
Сукоярлар вәгъдә бирергә яратмый. Үз көчләренә ышанмыйлар икән, җаваплылыкны беркайчан да алмыйлар. Әлеге сыйфат бик күп йолдызлык билгеләренә җитми.
10 нчы урын – Үлчәү
Үлчәүләргә дә ышанырга ярамый, чөнки алар үз-үзенә ышанмый. Үзләренә дә хыянәт итәргә мөмкиннәр. Дөрес, алар моны аңлап, үз-үзләреннән гафу үтенә. Алар бер карарга озак килә алмый интегә. Үзләренең икеләнүчән кеше икәнен аңлыйлар, шуңа күрә дәгъвалар ишетмәс өчен, вәгъдә бирергә тырышмыйлар.
9 нчы  урын – Укчы
Укчы белән дус буласыз икән, аңа бар нәрсәне ышанып тапшырырга була, хәтта социаль челтәрләрдәге парольне дә. Бер күзе белән дә карамаячак. Серләрегезне дә саклаячак. Әмма көннәрдән бер көнне ул югалырга мөмкин. Аңлатып торуны да кирәк санамаячак. Нигә аңлатырга, ул бит һәрвакыт янәшәдә булам дип ант бирмәде. Укчыларның, гомумән, ант бирә торган гадәтләре юк.
8 нче урын – Кучкар
Кучкарларның бик тә ышанычлы кеше буласылары килә (мондый тәэсир тудыру аларга ни өчендер кирәк, билгеле). Алар чынлап да ышанычлы кеше кебек. Әмма темпераментны кесәдә яшереп тотып булмый. Ул үзенең кайчан чыгырыннан чыгасын беркайчан да белми. Ә чыгырыннан чыга икән, аны туктатам димә.
7 нче урын – Балыклар
Балыклар нидер эшли башлаганда, аны ахырына кадәр алып баруларына бик нык ышана. Чын йөрәктән! Бу вәгъдә биргәндә дә шулай. Алар бар нәрсә турында чын йөрәктән ышанып сөйлиләр, әмма нәрсә генә сөйләсәләр дә, кеше серен чыгармыйлар. Ә менә эштә ышанычлы булмавының сәбәбе бар: аларның кәефе тиз үзгәрә. Кәефләре юк икән, бөтен эшләре онытыла. Шуңа күрә аларга тулысынча ышанып бетәргә киңәш итмибез.
6 нчы урын – Кысла
Туганнары һәм якыннары өчен Кыслалар – иң ышанычлы кешеләр: беркайчан да хыянәт итмәячәкләр. Менә шул якыннар арасына кермисез икән, бу йолдызлыкта туган кешеләргә ышанмавың хәерле. Якыннары өчен алар һәркемне сатып җибәрергә мөмкин.
5 нче урын – Сөмбелә
Сөмбеләнең үтә ышанычлы кеше булуы бик үк дөреслеккә туры килеп бетми. Үзләренә файдалы булганда гына бик ышанычлы кеше була алалар. Әмма аларның бер сыйфаты бар: кешеләрне үтәли күрәләр. Әгәр синең өчен ышанычлы кеше булу аларга файда китерә икән, бу мәңгелеккә булачак. Үзең бик нык ышанычлы кеше булсаң, әлбәттә.
4 нче урын – Чаян
Ышанычлы кеше булу – Чаян йолдызлыгы астында туганнарга файдалы. Дөрес, алар бик саллы сәбәп булса гына хыянәт итәргә мөмкиннәр. Мәсәлән, аның үзенә хыянәт итсәләр.
3 нче урын – Арыслан
Үзләрен аксөякләр кебек тоткан Арысланнар, бик намуслы. Алар беркайчан да хыянәт итмәячәк. Дөрес, аның юлына аркылы төшмәсәләр. Ул вакытта бик тәмләп башкарачак бу эшне. Әмма Арыслан йолдызлыгында туучыларга каршы чыкан кеше табылыр микән?!
2 нче урын – Үгезбозау
Үгезбозауларга тулысынча ышанырга була. Теләсә нинди проблемадан алып чыгарга мөмкиннәр, чөнки аларның шигарьләре: «Мин булмасам, кем?» һәм «Бу ахмаклар минсез юлдан язачак». Аннан соң материалист булуларына карамастан, алар сихри көчкә ышана. Әгәр хыянәт итәм икән, миңа эләгәчәк дип уйлыйлар. Бөек көчтән!
1 нче урын – Кәҗәмөгез
Бөтен йолдызнамә билгеләре арасында иң ышанычлы – Кәҗәмөгез. Бу йолдызлыкта туучыларга сереңне сөйлисең икән, алар аны үзләре белән кабергә алып китәчәк. Ничек кенә сораштырып белергә тырышсалар да, әйтмәячәкләр. Алар кешегә кисәк кенә мөнәсәбәтләрен үзгәртми. Икейөзле дә түгелләр. Бик ышанычлы кешеләр. Бу, билгеле, сезне үлеп яратканнан түгел. Аларга репутацияләре бик мөһим.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 30 июнь 2022 - 15:51
    Без имени
    Кэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэр
Хәзер укыйлар
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
    12427
    4
    112
  •  Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
    11570
    5
    80
  • Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
    9397
    1
    55
  • Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән? 
    8722
    1
    54
  • Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала... 
    4286
    0
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 14 август 2022 - 12:38
    Без имени
    Менә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.
     Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
  • 13 август 2022 - 23:40
    Без имени
    Искиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемне
    Әткәем
  • 10 август 2022 - 11:06
    Без имени
    Тизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсез
    Кияү кызыбызны кыйный?
  • 10 август 2022 - 10:28
    Без имени
    ДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.
     Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
  • 11 август 2022 - 13:57
    Без имени
    Гүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!
    «Иреңнең әнисен ярат!»
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда