Логотип
Белмәсәң бел

Бу киңәшләр өйдәге тузанны күпмегәдер киметергә ярдәм итәчәк

«Атна саен җыештырам, кайдан килә бу тузан?!» Кайсыбыз авызыннан чыкмаган бу сүз – андый хатын-кыз юктыр. Бүген бар җирне дә тәртипкә салып, бөтне тузанны сөртеп, юып-җыештырып чыгарасың, бер тәүлек тә узмый кабат тузан җыела башлый. Ачуың да килерлек... Көн саен чүпрәк тотып, тузан куып, тузан сөртеп кенә йөреп булмый бит.

 

Беренчедән, өстәл-шкаф өсләрендә тузан кунганы күренә икән – бу бер дә матур түгел. Икенчедән – астма, аллергия кебек чирләр белән авыручыларга тузан шактый куркыныч та. Күп вакыт нәкъ менә тузан аркасында килеп чыга да инде бу авыртулар. 

Өйдә тузан булмасын, дөресрәге, азрак булсын өчен менә нәрсәләр эшләргә кирәк:

* Подъездда, фатир ишеге каршына кечкенә генә палас җәегез. Шундый ук кечкенә генә паласны ишектән кергән җиргә дә җәегез. Өйгә кайткан һәркемнең аяк киеменә ияреп өйгә урамнан пычрак керә – шул пычрак аннары тузанга әйләнә. Тик бу паласларны әледән-әле кагарга яки тузанын суыртырга, юарга онытмагыз. 

* Бүлмәдә тукымалар санын киметергә тырышыгыз: пледларны, диван җәймәләрен, декоратив мендәрләрне... Тукымалар тузанны үзләрендә җыеп кына калмый, аларның күпкә күбәйтә дә. 

* Урын җәймәләрен ешрак юыгыз – атна саен алыштырыгыз. Шул арада да урын-җир әйберләрендә үле тире күзәнәкләре шактый җыелырга өлгерә. 

* Идән юганда карават-диван асларын да сөртеп алырга тырышыгыз. Һичьюгы ике атнага бер тапкыр. 

* Ачык киштәләрдә әйбер тотарга тырышмагыз. Атна саен аларга җыелган тузанны сөртү үзегезгә дә бик рәхәт булмас – өй җыештыруны һәрьюлы сузачак кына бит бу. 

* Бүлмә идәннәренә җәйгән келәмнәрегезне урамга алып чыгып кагыгыз. Тузанны алар кадәр бернәрсә дә болай күп итеп җыймый! Җыялар да, сез бер баскан саен аны һавага күтәрәләр. Хәтта иң көчле тузан суырткыч та бер генә келәмдәге тузанны да алып бетерә алмый. Алардагы тузаннан котылуның бердәнбер юлы – алып чыгып кагу. Яки келәмнәрдән бөтенләй баш тарту.  

* Өйне җыештырганда паласларны күтәреп, аларның асларын да суыртыгыз – берничә атнага бер тапкыр булса да. Беренче карашка берни юк кебек тоелса да, чынлап карасаң, палас асларына күпме тузан җыелганын күреп үзегез дә шаккатарсыз. 

* Әледән-әле диван өсләрендәге тузаннарны да суыртыгыз. Аларның тукымалары шулай ук тузан җыя. Кечкенә балаларыгыз булса, мәче дә тотсагыз, диваннарны тагын да ешрак суыртыгыз. Ике елга бер тапкыр профессиональ чистарту үткәрү дә комачауламас  

* Әледән-әле бүлмә гөлләрегезнең яфракларын сөртегез. Төп тузан җыючыларның берсе – гөлләр. Аларга җыелган тузан, беренчедән, безгә – кешеләргә зарарлы; икенчедән, ул тузан гөлләрегезгә кояш нурларын йотарга комачаулый. 

* Җилле көннәрдә тәрәзәләрегезне ачмаска тырышыгыз. Тәрәзәне ачып, без бүлмәгә саф һава кертәбез шикелле, чынлыкта, саф һава гына түгел, бер кочак тузан да кертәбез. 

* Өйдә мәче асрыйсыз икән, әледән-әле йонын тарарга тырышыгыз. Әгәр моны даими рәвештә эшләсәгез, өйдә тузан азрак булыр. 

* Газета-журналлардан да тузан шактый чыга, шуңа күрә аларны ачык киштәләрдә сакламагыз, шкаф эчләрендә тотыгыз. Яки инде укып чыккач, ташлагыз. Иң яхшысы – макулатурага тапшырыгыз. 

* Йомшак уенчыкларны тартмаларда саклау хәерлерәк: сез яраткан ул йомшак куян һәм аюлар шулай ук тузан җыйгыч белән бер. Өй буйлап мондый уенчыклар таралып ятмый икән, тузан да азрак булачак. 

* Бүлмәләрне җилләтергә дип кайсы тәрәзәләрегезне күбрәк ачасыз, шуларга  москит сеткалары куярга тырышыгыз. Бу сеткалар сезне черкиләрдән генә түгел, тузаннан да саклар. Бигрәк тә тәрәзәләр юл ягына карап торсалар. Әмма бу сеткаларны айга бер тапкыр алып ваннада душ астында юарга да онытмагыз.

* Киемнәрегезне фатирның теләсә кайсы урынында салып калдырмагыз. Өйгә кайтуга, чишенеп, шкафка элеп куегыз. Юасы керне махсус кәрзиндә саклагыз. 

* Шкафларыгызны гел тәртиптә тотыгыз. Гадәттә, шкаф ишеген ачкан саен, кием-салымнардан, сөлгеләрдән, урын-җир әйберләреннән чыккан тузан бүлмәгә тарала. Әгәр күп әйберләрне контейнерларда сакласагыз яки бик тәртипләп төреп куйсагыз, тузан шкафлардан алай күп чыкмаячак. 

* Өй җыештырганда микрофибраны кулланырга тырышыгыз. Тузанны  гади чүпрәк белән түгел, микрофибрадан ясалган салфетка белән сөртү әйбәтрәк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар