Логотип
Белмәсәң бел

Битне... бәрәңге матурлый

Беребезгә дә сер түгел: хатын-кызның гел үзенә вакыты җитми бит аның. Үзен карарга, үзенең матурлыгы турында уйларга.

Беребезгә дә сер түгел: хатын-кызның гел үзенә вакыты җитми бит аның. Үзен карарга, үзенең матурлыгы турында уйларга. Кайчак хәтта битеңә 20 минутка маска куеп, азрак ял итеп тору өчен вакыт чыгару да проблемага әйләнә. Ә матур буласы килә! 
Әгәр бу юлларны: «Минем хакта язганнар лабаса!» – дип укыйсыз икән, димәк,  әлеге рецепт  – сезнең өчен!
Рецепт дип... 
Дөресен әйткәндә, зурдан кубып «рецепт» диярлеге дә юк инде аның: бәрәңгене чистартасыз да, кисеп, шуның белән битегезне уасыз. Бик гади! Бәрәңгене хәтта пешерәсе дә юк. Арзанлыгы турында әйтеп тә тормыйм: өйдә бернәрсә булмаган чакларда да бәрәңге барыбер бар инде ул. Эзләп тә йөрисе юк – гел кул астында. 
Чи бәрәңгене битнең матурлыгын саклау өчен элек-электән кулланганнар. Бит тиресенең нинди булуы да мөһим түгел – тирегез коры булса да, майлы булса да кулланырга мөмкин. Моны да бик зур плюс дип саныйк. 
Бер нәрсәне генә онытмагыз – битне бәрәңге белән иртәнге якта усагыз дөресрәк булыр. 
Битне бәрәңге белән уган килеш 10–20 минут йөрегез: битне каплаган элпә сезгә бөтенләй комачауламаячак. Аннан салкынча су белән юып төшерегез. Кремны аз гына соңрак сөртсәгез дә ярый. 

Инде моннан нинди нәтиҗәләр көтәргәме? 


* бәрәңгедәге крахмал, аның составындагы С витамины белән кушылганда, битне яшәртә һәм агарта. 

* бәрәңге биттән картлык билгеләрен «сыпырып юып алгандай» алу белән генә  чикләнми, картаю процессын да туктата. 

* бит тиресенең тыгызлыгы арта, бәрәңгедәге витаминнар аның сәламәтлеген сакларга булыша. 

* биттәге сипкелләр, ниндидер башка таплар сизелер-сизелмәс булып кала, тоныклана төшә. 

* кояшның тирегә начар тәэсир итүче нурларыннан саклый  (кояшның нурлары артык булу безгә зарарга гына, чөнки соңгы вакытта ул бик нык үзгәрде һәм бик күп проблемаларның сәбәпчесенә әйләнде. Бәрәңге безне аның начар нәтиҗәләреннән саклый да).

*бит тиресен тарттыра: без күпкә әйбәтрәк, ял иткәнрәк кебек күренәбез. 

Бик мөһим тагын бер нәрсәне дә хәтерләп калыгыз: беренче нәтиҗәләр бер ай буе һәм даими рәвештә кулланган очракта гына күренәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эшлап карагач айтермен

    Хәзер укыйлар