Логотип
Белмәсәң бел

Бавырыгыз авыртса, кинза ашагыз

Кинзаның, аны икенче төрле кориандр дип тә атыйлар, төп үзлегенең берсе – организмны чистарту. Аны табигый аптека дип атасаң да ярыйдыр.

Кинзаның, аны икенче төрле кориандр дип тә атыйлар, төп үзлегенең берсе – организмны чистарту. Бу процесслар өчен бавыр җавап бирә. Ул канны зарарлы матдәләрдән, авыр металлардан чистарта, майларны эретү өчен үт суы бүлеп чыгара, кирәгеннән артык җитештерелгән гормоннарны юк итә, кыскасы, безнең сәламәтлегебез сагында тора. Кайчагында аның үзенә дә ярдәм кирәк була. Менә шул чагында гап-гади бер үлән аңа ярдәмгә килә ала. Кинзаны табигый аптека дип атасаң да ярыйдыр.


Кинза – бик шәп бәвел кудыргыч. Ул бәвел юлларындагы инфекцияләрне һәм бактерияләрне юк итәргә сәләтле. Бу аның составындагы додеканол дигән матдә булуы белән бәйләп аңлатыла.  Додеканол – бик көчле антибактериаль сыйфатка ия. Хатын-кызлар еш кына цистит – ычык авыруыннан интегә. Кинза бу очракта ярдәм итми калмас.

Кинза ашкайнатуны яхшырта. Андагы эфир майлары эчәклектә барлыкка килгән газларны нейтральләштерә. Ашказаны авыртып торса, кинзаның шифасы бар. Ул эч күбүен бетерә, эчәклекнең хәрәкәтен яхшырта.
 
Ә иң мөһиме – кинза бик көчле детоксикант, ягъни организмны чистарту үзлегенә ия. Аның составындагы химик матдәләр авыр металлар белән бәйләнешкә кереп, аларны организмнан чыгара, күзәнәкләрне ача.

Анализларыгыз канда холестерин күп дип күрсәтә икән, көн саен бер тотам кинза ашауны гадәткә кертегез. Әлеге үлән майларны тарката, холестеринның бавырда холевая кислоталарга таркалуына йогынты ясый.

Кинзаны кандагы шикәр күләме югары кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк ашарга кирәк. Ул инсулин эшләп чыгаруны яхшырта.

Кинзада кальций күп. Сөякләре, тешләре зәгыйфь булганнарның рационында бу үлән булырга тиеш.

Әлбәттә, үләннең файдалы үзлекләре моның белән генә чикләнми. Болары – аеруча актуаль булганнары гына.

Кинзаны үстерүе кыен түгел. Аның орлыгы эре, бик тиз тишелә, тиз үсә. Җәй дәвамында аны берничә тапкыр да чәчеп үстерә аласыз. Гомумән, җәй көне бакчада үскән нигъмәтләрне мөмкин кадәр күбрәк кулланып калырга кирәк. 


фото: Table фото создан(а) Racool_studio - ru.freepik.com

Теги: Сәламәтлек табигать аптекасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар