Логотип
Белмәсәң бел

Балаларын мәктәпкә әзерләүче әти-әниләр өчен тормышчан киңәшләр

1 сентябрь – Белем бәйрәменә дә озак калмады инде. Ак бантлар, яңа форма, чәчәк бәйләмнәре... Бигрәк тә балаларын беренче класска озатучы әти-әниләр аеруча дулкынлана торгандыр.

1 сентябрь – Белем бәйрәменә дә озак калмады инде. Ак бантлар, яңа форма, чәчәк бәйләмнәре... Бигрәк тә балаларын беренче класска озатучы әти-әниләр аеруча дулкынлана торгандыр. Бала үзенең укытучылары, классташлары белән уртак тел таба алырмы, дәресләрне ничек кабул итәр?! Мәктәп дөньясына чуму авыр чор булып истә калмасын өчен менә бу киңәшләргә колак салыгыз әле.


Балагыз үзе киенә-чишенә, үзе ашый аламы?
Әйе, баланың мөстәкыйль булуы бик мөһим мәктәптә. Мәктәп эчендә киеп йөри торган аяк киемен алыштырып кия, шнурларын бәйли беләме? Өстәл артында озаклап утырмыймы? Укытучы – ул инде бакчадагы тәрбияче түгел! Җәлт кенә ашау-эчү эшләрен, киенү-чишенүне өйдә кабатлап карарга була.


Башка әйберләр арасыннан үзенең әйберләрен  таный беләме?
Дәфтәр булсынмы ул, сумка, ручка, өс киемнәре... Мәктәптә югалган кроссовка, футболкалар белән күпме мәзәк хәлләрне сөйлиләр! Иң әйбәте, бала әйберләренә аның исем-фамилиясен, классын язып ябыштырырга. Бу очракта югалган әйберләр тизрәк табылыр. 


Башка балалар белән ничек танышырга?
Еш кына әти-әниләр баланың яшьтәшләре белән ничек аралашуына игътибар итми. Ничек итеп танышу, дуслашу, беренче булып сүз башлау турында да бала белән сөйләшергә, бу мизгелләрне бергәләп уйнап карарга тырышыгыз.


Хәтере ничек?
Мәктәпкә бара торган бала үзенең фамилиясен, әти-әнисенең исемен, яшәгән адресын, туган көнен, үзенең классын (1А, 1Б, 1В ...) әйтә белергә тиеш.
Мәктәпкә барганда балага телефон бирергәме?
Әгәр сез үзегез баланы озатып куясыз, каршы аласыз икән, телефонның кирәге юк. Күп кенә мәктәпләрдә телефон белән килергә рөхсәт тә ителми бугай. Бу очракта «акыллы сәгать» алу файдалырак булыр.


Балагыз олылар сүзен ишетә беләме?
Дәрестә, тәнәфестә үзеңне дөрес тоту тәртипләрен алдан аңлатып кую кирәк. Дәресләрдә тыныч кына утырырырга өйрәнсен өчен август ахырында өйдә өстәл уеннарын уйный башласагыз да була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар