Яран баш авыртуын баса, канәфер хәтерне яхшырта

Исле үсемлекләрнең чәчәге дә, яфрагы да, хәтта кайрысы да, хушбуйлы майлар шикелле үк, тәмле ис тараталар. Ул исләр кешенең кәефен күтәрә, матур булырга, кайбер чирләрдән дәваланырга да ярдәм итә. Мәсәлән...
Лаванда. Вак шәмәхә чәчәкле лаванданың хуш исе кешегә күпьяклап уңай йогынты ясый. Шунлыктан лаванданы кухняга элеп куярга, коры чәчәк бәйләме итеп бүлмәдә тотарга, кечкенә киндер капчыкка салып, карават янына элеп куярга киңәш I ителә. Лаванда организмдагы киеренкелекне бетерә, тыныч йокларга булыша. Ул шулай ук грипптан, бронхиттан һәм башка төрле салкын тиюләрдән ингаляция ясау өчен дә файдалы санала. Ә психологик яктан, лаванда исе үпкәләшүләрне оныттыра, татулашырга юл ача.
Яран. Тәрәзә төбендә үсүче гап-гади шифалы гөл. Әгәр берничә яран яфрагын зәйтүн маена салып тотсаң, экземаны, пешкән җирне һәм җәрәхәтне дәвалаучы менә дигән шифалы май ясап була. Шул майга манчылган мамык кисәген көнгә ике-өч тапкыр авырткан урынга куярга кирәк. Бу май шулай ук ирен бозылуны да дәвалый. Яран исе күпләрнең баш авыртуын баса.
Базилик. Хуш исле бу үсемлекне күптөрле салатларга кушалар. Базилик исе кешене тынычландыра. Аның яфрак согына су кушып, теш уртларын чайкагыз, ул авыздагы ялкынсынуларны дәвалый. Базилик яфрагын бөҗәкләр тешләгән урынга да капларга мөмкин.
Можжевельник. Можжевельниктан ясалган шәм, браслет һәм төймәләрнең үзенчәлекле сумала исе йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Можжевельник мае аеруча ревматизм һәм артритны массажлау өчен кулай санала. Ул шулай ук чәчтәге кавыкны, биттәге бетчәләрне бетерү өчен дә кулланыла.
Лимон. Лимон кабыгының исе кан басымын төшерә. Ару-талуны, йокымсырауны бетереп, физик эшчәнлекне яхшырта.
Канәфер. Канәфер тәмләткече дә, чәчәге шикелле үк, хуш ис тарата. Ул хәтерне яхшырта. Шунлыктан кешеләргә катлаулы мәсьәләләрне хәл итү яисә имтихан бирер алдыннан канәфер иснәргә киңәш ителә.
Роза. Гүзәл роза чәчәгенең хуш исе дә дәвалау сыйфатларына ия. Ул йөрәккә һәм кан тамырларына уңай йогынты ясый. Баш мие эшчәнлеген яхшырта.
Ваниль. Бу тәмләткеч нерв системасын тынычландыра. Шул уңайдан балачакта әбиләрегез пешергән күмәчнең хуш исен исегезгә төшерегез әле. Баксаң, ул чакта да бар хикмәт ванильдә булган икән ләбаса!
Иланг-иланг. Нәфис агач исле бу майны сатып алып иснәргә кирәк. Чөнки ул кешедәге курку хисен һәм тынычсызлануны куарга ярдәм итүче ис санала.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
28 июнь 2022 - 11:47Без имениУзегез йомшак булгансыз. Чыгып китяргя иде. Нык телясягез врач булыр идегез. Урында утырып , хыяллар белян яшяргя унайлырак булган курясен сезгя. Атиегез гаепле тугел ,а узегез . А хазер барсы да гаепле сезнен очен. Алай булмай шул. Узегез ялгышкансыз. Шуны анлагыз хям яшягез алга карап. Артка карап, барсында гаепляп тугел.Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
24 июнь 2022 - 20:10Без имениАзаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.