Логотип
Мөнәсәбәтләр

Тест: үзеңне-үзең өйрән

Сине урыннан кузгату җиңелме?

Авантюраларга тиз ризалашасыңмы, кызык эзләп, теләсә кайсы мизгелдә урыныңнан торып чыгып китә аласыңмы? Әллә сиңа «сюрприз»ларның алдан әзерләнгәне, белгәне генә кирәкме?

1. Йокларга җыенып йөрисең. Шулвакыт кинәт телефон шалтырый: дусларың сине үзләре белән бергә күңел ачарга барырга чакыралар. Нишлисең:

А. җыенырга ярты сәгать вакыт сорыйсың һәм аларга кушыласың;

В. җайлап кына баш тартасың;

С. кискен итеп «юк» дисең, үзеңне борчымауларыңны сорыйсың.


2. Кием кибете яныннан узганда кинәт витринада үзең күптән кияргә хыялланган күлмәкне күреп аласың. Реакцияң нинди булачак?

А. яңа күлмәк сатып алу әлегә планыңда булмаса, алга таба баруыңны дәвам итәсең;

В. кибеткә кереп, күлмәкне сатып аласың;

С. күлмәкне киеп карап булса да чыгасың.


3. Почта әрҗәңә бик популяр бер шоуда катнашырга чакыру килгәнен күрәсең. Нишлисең:

А. шоуда катнашырга барасың;

В. «Нишлим икән?» – дип якыннарың белән киңәшәсең;

С. чакыруны чүп чиләгенә ташлыйсың.


4. Дус кызың шәрыкъ биюләре өйрәнергә барырга чакыра. Ризалашасыңмы:

А. баш тартасың;

В. уйлыйм әле, дисең;

С. аңа ияреп биергә өйрәнергә китәсең.


5. Син кунакка барган йортта бик зур бассейн бар икән. Әлбәттә, башкалар кебек йөзәсең килә, тик коену костюмың юк. Нишләргә җыенасың?

А. эчке киемнән дә коенырга була – суга керәсең;

В. судан читтәрәк күңел ачасың;

С. су янына килеп утырасың.


6. Урамнан барганда үзең яраткан бер актерны очратасың. Нишлисең?

А. якын итеп елмаясың;

В. аның белән соклануың турында әйтәсең, автограф сорыйсың;

С. тыныч кына яныннан узып китәсең.


7. Сиңа крем рекламалый торган бер роликта төшәргә тәкъдим итәләр. Ризалашасыңмы?

А. баш таратасың;

В. әгәр сиңа бу крем ошый икән, ризалашасың.

С. әлбәттә, ризалашасың!


8. Дусларың белән үзегез яраткан кафеда очраштың, тик кемдер яңа җиргә барырга тәкъдим итә. Син:

А. «Әйе, мин риза» диючеләрне хуплыйсың;

В. «миңа барыбер» дисең;

С. шушы кафеда калалсың.


9. Сезнекенә конкурент булган бер фирмада вакансия барлыкка килгән. Шартлары да менә дигән. Уйлар өчен нибары бер көн вакыт бирәләр. Яңа эшкә күчәсеңме?

А. мөгаен, юктыр – риск зур;

В. әлбәттә, шундый кызык бит!

С. мондагы эшең инде ошамый икән, әлбәттә, күчәсең.


10. Очрашып йөри торган егетең: «Без синең белән иртәгә Лондонга китәбез», – ди. Синең реакцияң:

А. кәефең төшә: юлга чыгарга син бит әзер түгел!

В. шунда ук чәчтарашханәгә һәм маникюр ясатырга йөгерәсең;

С. барлык эшләреңне ташлыйсың да, чемодан тутыра башлыйсың.


Ә хәзер җыйган балларыңны сана:



10– 22 балл

Син барлык эшләреңне дә бик күп көннәр алдан планлаштырып куясың һәм уйлаганнарыңнан читкә тайпылмаска тырышасың. Сабырлык, төплелек, басынкылык – болар синең холыкка хас төп сыйфатлар. Көтелмәгән адымнар ясау синең өчен түгел, чөнки һәрвакыт аның ахыры ни белән бетәсен уйлыйсың. Таныш булмаган урынга караганда, гел күреп ияләшкән әйберләр, таныш йөзләр янында үзеңне әйбәтрәк хис итәсең. Еш кына артык консерватив булып китәсең, тормышыңдагы һәртөрле яңалыкка шикләнеп карыйсың. Һәм... бик күп кызык нәрсәләрдән мәхрүм каласың.

23–37 балл

Синең аек акылыңа шаккатырлык. Кемнеңдер идеясын ул синең үзеңә кызык булса гына хуплыйсың – башкаларга ияреп, компаниядәгеләргә кушылып кына нидер эшләү синең өчен түгел. Моңа карамастан, синең белән күңелсез дип әйтеп булмый, чөнки үзең дә гадәти булмаган тәкъдимнәр белән чыгарга, нидер оештырырга сәләтле. Син бик кирәкле бер сыйфатка ия: мәгълүмат ташкыны арасыннан игътибарга лаеклысын табып ала беләсең – буш нәрсәләргә вакытыңны әрәм итмисең. Зәвыгың сокланырлык, шуңа да башкалар синең фикергә колак сала.

38– 50 балл

Бик күп нәрсәләр белән кызыксынуың, яңалыкка омтылуың кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә зур роль уйный: танышларың шуңа да бик күп. Алар арасында төрлесе бар, күп вакыт шактый экстравагант, сәер тоелганнары очрый. Әмма син аларның барлык идеяларын да хуплыйсың. Мавыгып китеп, кайчак боларның барысы кирәкме-юкмы, мәгънәсе бармы-юкмы икәненә дә игътибар итеп, уйланып тормыйсың. Әмма беркайчан да болар өчен исраф иткән вакытыңны кызганмыйсың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар