Логотип
Мөнәсәбәтләр

Мунча һәр чирдән дәва була аламы?

Их, мунча, мунча! Кай заманда кемнәрне генә кызыктыр­маган син! Кешеләрнең йөзенә бер игътибар итегез әле: никадәр генә арыган яки берәр нәрсәгә игътибарын тупла­ган булмасын, мунча турында сүз чыгуга, аның ләззәте искә төшүдән һәркемнең йөзе яктырып китә.
Әлбәттә, мунчаны һәртөрле чирдән дәва дип уйлаучы­лар ялгыша. Мунча керергә ярамый торган кешеләр күп түгел. Бөтен авыруларның көчле чагында, хроник авырулар кискенләшкәндә, эндокардит, миокардит, перикардит кебек йөрәк чирләре булганда, бизгәк тотканда, аз канлылык, үпкә туберкулезы, бума зәхмәте, язва булганда, баш мие сел­кенгәндә, артериаль кан басымы күтәрелгәндә, фурунку­лез, цистит, артрит вакытында, урта колак ялкынсынганда, терәк-хәрәкәт аппараты канаганда һәм шешкәндә табиб­лар мунча керүдән тыялар. Ач карынга да, күп ашагач та мунчага барырга ярамый. Ашаганнан соң, бер-ике сәгать үткәч керү яхшы.
Парлы һәм коры һавалы (сауна) мунча да — бер дигән чистарыну, чыныгу чарасы: алар йөрәк-кан системасының функциональ мөмкинлеген арттыра, үзәк нерв системасына уңай йогынты ясый, җыеп әйткәндә, организм яшәреп киткәндәй була.
Мунча зыян түгел, файда китерсен дигәндә, билгеле бер режим үтәү мәслихәт. Тән температурасы югары булганда, нык арыганда, йөрәк авыртканда, тире чирләре нык азган чорда чабынуны онытып тору хәерлерәк.
Җәмәгать мунчаларында көн азагына дым арткан саен гигиена шартлары да начарая: һавада кислород кими, уг­лекислота арта, уңай ионнар күбәя, шунлыктан һава җитмәүгә сизгер кешеләрнең хәле китүе ихтимал. Иң ях­шысы — мунчага иртән — һава корырак, дымлылык азрак вакытта бару. “Җиңел пар белән” дип, юкка гына әйтмиләр ич. Коры пар җиңел була. Парлы мунчада һаваның опти­маль температурасы 70-80 градус, чагыштырмача дымлы­лык — 60-80 процент. Саунада 80—100 градус һәм дымлы­лык — 5-15 процент.
Бөтен шартын җиренә җиткереп кергәндә, сөйлисе дә юк инде, мунча — гаҗәп ул! Аннан алына торган ләззәт тә, әйтик, безнең бабайлар алган ләззәттән һич ким түгел. Бер көнгә бөтен мәшәкатегезне онытып мунчага барыгыз әле. Валлаһи, үкенмәссез. Сез мунчадан көрлек хисе, әйбәт кәеф, сафлык, оптимизм алып чыгарсыз, үзегезне яшәреп киткәндәй тоярсыз. Шуннан соң сезнең янә мунча керәсегез килә башлар.
Сүз дә юк, мунча керү шәп нәрсә! Шул ук вакыт­та ваннада юыну һәм көндәлек душ коену да кеше өчен искиткеч фай­далы.
Хөрмәтле ханымнар!
Яшермичә генә, кулыгызны йөрәккә куеп әйтегез эле, ял көнендә, өйдәгеләр каядыр китеп, ялгызыгыз кал­ганда, сез нишлисез? Хәер, нинди җавап буласын алдан ук белеп торам. Тегесенә-монысына җитешим дип, эш каза­нына чумасыз, шулай бит? Аш пешерергә, кер юарга, җыеш­тырырга, кибеткә барып килергә кирәк...
Чү, җитте, туктагыз! Шулай җан-фәрман дөнья артыннан куып, хатын-кыз икәнлегебезне тәмам онытабыз түгелме соң? Әйдәгез, кыска гына вакытны булса да, атнага бер тап­кыр шәхсән үзебезгә багышлыйк. Мәсәлән, менә мондый курорт ясап алыйк.
Әйтик, сез өйдә үзегез генә калдыгыз, ди. Иң элек бүлмәгә күңелегезгә ошаган хушбуй яисә дезодорант сип­терегез, яраткан музыкагызны куегыз. Һәм хасиятләп хуш исле ванна әзерләгез. Аннары дөнья мәшәкатьләрен оны­тып, шул күбекле ваннага кереп чумыгыз. Егерме минут ләззәтләнеп юыныгыз. Аннан соң, салкынча душ коенып, матур йомшак халат киеп, башка чалма урап, йокы бүлмәсенә чыгыгыз. Тәрәзә пәрдәсен тартып, бүлмәдә ярым караңгылык ясагыз. Көзге каршына утырып, битегезгә ки­бәкле маска ягыгыз. Җиңелчә массаж ясап, крем сөртеп, аяк-кулларны тәртипкә китерегез. Күрегез дә торыгыз, бу рәхәтлекләрдән вакыт туктагандай булачак. Әйтерсең лә, тәрәз артында урам түгел, диңгез шаулый, ә бүлмәдә курорт...
Шулай сафланып һәм яшәреп, кухняга чыгыгыз. Нинди дә булса җиләк-җимеш яисә яшелчә согы эчегез. Әгәр кул астында алар булмаса, махсус чәй пешерегез. Чәйнең һәр йотымын ашыкмыйча гына, ләззәтләнеп эчегез. Инде йом­шак ятакка ятып бераз изрәп алырга да була. Шулчак үзе­гезгә ургылып-ургылып яңа көч кергәнлеген тоярсыз. Ак­рын гына торып пәрдәләрне ачыгыз, бүлмәгә яңа күзлектән карагыз.
...Һәм менә ишектә кыңгырау яңгырый, балаларны җитәкләп ирегез кайтты. Сез аларны ай-кояштай балкып, сихри елмаеп каршылыйсыз. “Хәзер чәй куям”, — дип, кух­няга ашыгасыз.
Әйе, кайвакыт гаиләгә, тулы аш табыны артында арыган хатынның моң-зарын ишетүгә караганда, әнә шулай көлеп торган әни янында гөрләшә-гөрләшә чәй эчү күпкә бәхет­лерәк мизгелләр китерә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар