Киләчәктә татар теле ничек укытылыр?

 
Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган “Акыл фабрикасы”нда татар мәктәпләренә кагылышлы берничә дистәдән артык идея яңгырады. Галимнәр, укытучылар, ата-аналар үзләренең идеаль татар мәктәбе концепциясен, киңәшләрен тәкъдим итте һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты. 

Татарча мәгарифкә багышланган фикер алышуда 200 гә якын кеше катнашты. Бигрәк тә ата-аналар һәм татар теле укытучылары киләчәк буынның нинди мәктәптә укыячагына битараф түгел. Оештыручылар “Акыл фабрикасы”нда кабул ителгән концепциянең чынга ашачагына ышандырмады, әмма монда яңгыраган фикерләрнең берникадәрен булса да мәгариф тармагы белән идарә итүчеләр ишетәчәгенә өметләнүләрен әйтте.

 

Заманча дәреслекләр – Укытучыдан укучыга “Сәлам”!

 

 

Казанның 2 нче лицей-интернаты татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Сәлам” яңа буын дәреслеге авторларының берсе Рашат Якупов татар теле дәресен заманча һәм кызыклы итеп үткәрү үрнәген күрсәтте. Аның фикеренчә, балада укытучыга, дәрескә, телгә мәхәббәт уянырга тиеш. Икенче эш итеп Рашат Якупов игътибарны аралашуга юнәлдерергә куша. Укытучы коллегаларына дәресләргә заманча, укучыларга кызыклы булган темалар сайларга киңәш итте. Рашат Якупов грамматиканы үз дәресләрендә максат итеп куймый, әмма аның кирәклеген дә аңлый. Шулай ук ул кызыклы өй эшләре бирергә дә тәкъдим итә.

“Сәлам” укыту методикасының дәреслеге укытучы эшен җиңеләйтүгә, дәресләрне кызыклы итүгә юнәлдерелгән. Бу дәреслек Мәгариф министрлыгы соравы буенча рус телле төркемнәр өчен эшләнгән.

“Миңа инглиз теле дәресен укытырга өйрәнер өчен 5 минут җитә. Татар телендә сыйфатлы дәрес бирер өчен әзерләнүгә бик күп вакыт кирәк. “Сәлам” дәреслегеннән укытучы үзенең сыйныфына туры килерлек күнегүләрне генә сайлый: күнегү бик җиңел икән, ул аны бирми. Шулай ук укытучыларга ярдәмгә карточкалар да әзерләдек”, - дип сөйләде Рашат Якупов.

 

Күптеллелекне сайлаган чит ил үрнәге: Билингваль һәм полилингваль мәктәпләр

“Баласити” халыкара мультилингваль мәктәбе программасы җитәкчесе Мэтью Эштон телләрне укытуда үз методикасын булдырган.

“Телне укыту үзенчәлек түгел. Казанда инглиз, татар, рус һәм башка телләрдә дә укыталар. Укыту уңышлы яки уңышсыз була ала. Без укытуны уңышлы дип бала ул телдә сөйләшә башласа гына әйтә алабыз. Минем укыту тәҗрибәсендә инглиз телендә сөйләшүчеләр дә, сөйләшә алмаучылар да булды”, - диде Мэтью Эштон.

Мэтью Эштон “Баласити”га килгән укучыларның 50% гына беренче сыйныфка инглиз телен белеп килүе, ә калганнарының тиз арада гына телгә кызыксыну уянуы турында әйтте.

“Инглиз теле дәресләрендә бар материал да инглизчә генә өйрәтелә. Әгәр дә бала аңламый икән, без башка телгә күчмибез, ә аңа ымнар, ишарәләр белән аңлатырга тырышабыз. Татар теле дәресләрендә дә укыту татар телендә барырга тиеш. “Баласити”да укытучыларның үзләренең статусы бар. Минем белән алар бары тик инглизчә генә сөйләшә ала. Мин татарча да, русча да аңласам да, инглизчә генә җавап бирәм. Укытучылар дәресләрне “укытырга кирәк бит” дип үткәрергә тиеш түгелләр. Балалар бу телне кулланырга, аның белән баш миен үстерергә тиеш”, - диде ул.

“Акыл фабрикасы”нда социолингвист, Каталония, Шотландия, Уэльс, Чуашстан, Татарстан милли мәгариф системаларын өйрәнгән Эктор Алос-и-Фонт та үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Төбәк телләрне өйрәнү проблемасы һәр илдә төрлечә. Мин үзем дә социолингвист кына, укытучы түгелмен. Татарстанда, Башкортстанда, Чувашиядә булган проблема бөтен дөньяда да бар”, - диде галим.

Эктор Алос-и-Фонт фикеренчә, ике телдә дә белем алган бала имтиханнарны яхшырак бирә. Фикерен дәлилләп, галим баск телен мисалга китерде. “1983 елда 3 модель тәкъдим ителгән иде: испан телендә генә укытуны 78%; испан һәм баск телләрен тигез дәрәҗәдә укытуны 8%, ә баск телендә укытуны 14% кеше сайлады. Нәтиҗәләр буенча басклар телен укымаган бала имтиханнарны начаррак белә булып чыкты. Ул мәгълүмат әти-әниләргә җиткерелде. 2015 елгы нәтиҗәләр буенча испан телендә 19,1%, испан һәм баск телендә 17,8 %, ә баск телендә 63,1% бала белем ала булып чыкты. Монда чит илдән күченүчеләр дә баск телен сайлаган була. Әммә яшьләр үзара испан телендә аралаша”, - дип сөйләде социолог Эктор Алос-и-Фонт.

 

Рэп һәм түбәтәй - Балаларның кызыксындыру өчен яңа программалар һәм өстәмә баллар

 

 

Иннополис мәктәбенең 1 нче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альберт Сәмигуллин да төрле кушымталар кулланып татар теле дәресләрен укыту үрнәген күрсәтте. Яшь укытучы дәресендә AutoRap кушымтасын кулланып, балаларда заманча татар телендәге җырларга һәм телгә мәхәббәт уята.

Казанның 4 нче гимназия-интернатының татар теле укытучысы Эльза Нәбиуллина дәрестә куллана алырлык татар проектлары белән таныштырды. Яшь укытучы үз дәресләрендә күпчелеге “Гыйлем” һәм “Әлбәттә” проектларын куллануны әйтте. Аның дәресләренең төп максаты – балаларны татар телендә сөйләшергә өйрәтү.

КНИТУ-КАИ ның инженер лицееның татар теле укытучысы Илзам Хаҗиев укучыларны classDojo.com сайты ярдәмендә фәнгә кызыксыну уятып булу хакында сөйләде. Илзам үз укучыларын бу сайт аша өстәмә баллар куя. Һәр 50 балл 5 ле билгесе булып журналга төшә. Балларны өй эшен эшләүгә, киенүгә, тәртипкә карап куеп була. Укучы үзен тиешле дәрәҗәдә тотмый икән, баллар алына. Укытучы дәресләрендә түбәтәй кию гадәте дә бар икән. Юк, моның өчен балл куелмый, бу укучылар ихтыяры.

Телләрнең статусын тигезләштерергә кирәк

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов таныштырды. Ул дөньядагы милли телләрне укыту тәҗрибәсен өйрәнеп, татар мәктәбенең уңай якларын ачыклаган.

Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, Европа Берлеге, Канада, Сингапур һәм Малайзия илләрендә милли мәктәп төшенчәсе юк. Бу илләрдә мәктәпләр төбәк, автономия, милли-территориаль җәмгыятьләр телендә белем бирүчеләргә бүленә. Мәсәлән, валлий, фламанд, каталон, баск, окситан телле мәктәпләр. Шулай ук төбәк телендә белем бирүче билингваль һәм полилингваль мәктәпләр дә эшләп килә.

Билингваль мәктәпләрдә белем бирүнең беренче этапларында дәресләр тулысынча милли азчылык телендә башкарыла. Алга таба күпчелек халыкның телен өйрәнү арта бара.

Айрат Фәйзрахманов татар теле мәктәпләренә укырга керүчеләрнең саны артсын өчен стимуллаштыру юлларын әйтеп китте.

1)      Телләрнең статусын тигезләштерү;

2)      Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренә төбәк телләре белән танышу өчен квалификацион имтиханнар системасын оештыру;

3)      Телләргә икътисади бәя бирү, ул телне үзләштерергә стимуллаштыру, татар телле “продукт”лар чыгуын гамәлгә кую;

4)      Билингваль мәктәпләрне тәмамлаучылардан тәрҗемәчеләр, дизайнерлар, яңа медиаконтент булдыручылар кластерын оештыру.

Айрат Фәйзрахманов Милли университет турында да сүз кузгатты. Исегезгә төшерәбез, узган атнада булган “Акыл фабрикасы”ның секциясендә нәкъ менә Милли университет турында сүз барды. Анда катнашкан галимнәр уртак бер фикергә килеп, Милли университет концепциясен сайладылар. Концепция дәүләт органнарына тәкъдим ителәчәк.

Укытучыларга – ирек, балаларга – мактау сүзләре

“Акыл фабрикасы”нда милли мәктәпләрдә эшләү тәҗрибәсе булган Павел Шмаков алдынгы сәләтләрен күрсәткән балалар өчен “СОлНЦе” интернат-мәктәбе үрнәген тәкъдим итте. “Минем мәктәптәге укытучылар – ирекле. Мине Финляндиядә алдынгы укыту системасы түгел, ә балаларның елмаюы таң калдыра. Бездә дә андый мәктәпләр бар. Бала берәр нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш. Аның янында ярдәм итә алырлык кеше булса, бала уңышка ирешә ала. Баланы яратмаган шөгыле белән шөгыльләндерергә ярамый. Моны әти-әни яклап чыгарга тиеш, әмма, гадәттә, аларның моңа вакыты юк. Безнең мәктәпкә керү имтиханнары авыр, әмма үтә алмаслык түгел. Бала чын күңеленнән теләгән очракта мәктәпкә үтә ала. Бездә хәзер 157 кеше укый. Без аларга ышанабыз һәм ярдәм итәбез. Бу очракта аның барысы да барып чыгачак”, - диде директор.

Павел Шмаков татар теле вазгыяте турында да әйтеп китте. Соңгы арада “СОлНЦе” директоры игътибар үзәгендә булды. “Минем мәктәптә 5 дәрес татар теле укытыла һәм ул озак еллар шулай булачак”, - диде ул.

Татар мәктәпләренә уртак идеаль модель

“Акыл фабрикасы” катнашучылары барлыгы 5 модель мәктәп турында фикер алыштылар:

-        Сәләтле/ кызыксынучан балалар өчен аз комплектлы мәктәпләр;

-        Камил инфраструктура, өстәмә белем һәм балалар бакчасы булган зур белем бирү үзәге;

-        Бер канат астында берничә тар профильле мәктәпләр;

-        Чит телләрне – шәрык һәм романо-герман теләрне тирәнтен өйрәнгән полилингваль мәктәпләр.

-        Халыкара шәхси мәктәпләр. Мәсәлән, фин-татар мәктәбе.

Катнашучылар командаларга бүленеп, үзләренә ошаган модельне якладылар. “Акыл фабрикасы” оештыручылары уртак бер модельне сайлаячак.

 

Автор: Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ
Фото: Салават Камалетдинов, Илнар Төхбәтов
чыганак: Интертат
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9849
    11
    116
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9873
    9
    80
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    5554
    4
    64
  • Көтеп алынган бәхет Әллә күзенә күренәме, сискәнеп китте Гөлгенә. Каршысында пәйда булган Гамилне күргәч, ни уйларга да белмәде, чөнки бу  очрашу көтмәгәндә, кинәт булды. Унсигез еллап гомер үтсә дә, шундук  таныды  аны: шул ук озын буй, киң җилкә, серле караш, тик куе кара чәчләренең чигә тирәләренә ак бәс яткан. Күзләрендә ниндидер сагышмы, назмы...
    4500
    0
    46
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6703
    2
    30
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 4 август 2021 - 13:40
    Без имени
    Нигэ бэхетне чит илдэн эзлисен? Кузенне зуррак ачып тирэ ягына кара,может сине бэхетле итэр кеше янында гына йоридер!
    Чит ил кияве
  • 4 август 2021 - 09:01
    Без имени
    Берни дэ ан,ламадым. Ужасное состояние семейнлй жизни. Э балалар?
    Эшләмәскә ничек өйрәнәсе?
  • 4 август 2021 - 00:24
    Без имени
    Сезнен барыбер узегезчэ эшлэгэнегезне белеп нервагызны ашый хорэсэн ирегез. Узе кайсысын устерешергэ олеш кертэ, шуны гына ашатыгыз узенэ, узегезгэ нэрсэ ошый, шуны устерегез дэ ашагыз. Узегезне яратырга ойрэнегез. 1 атна булса да ул эйткэнчэ эшлэгез, идэн я кер юа башлагач мырлый икэн, туктагыз да, 2 че диванга барып ятыгыз, тик анын янына тугел. Хэм шулай, 7-10 кон дэвам итегез, туктамас жиреннэн туктар, бэлкем. Хотя, бокерене кабер генэ турайта.
    Эшләмәскә ничек өйрәнәсе?
  • 4 август 2021 - 07:57
    Без имени
    Тугри фикирлар язылган
    Башыңны сакла, балам...
  • 2 август 2021 - 19:02
    Без имени
    Оендэ жыеп укырсын бигрэк кыланасыз ботен шарты туры килми ул
    Марсель Вагыйзов аэропортта күңелсез хәлгә тарыган
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан