Логотип
Белмәсәң бел

Кәеф юкмы? Хәзер күтәрәбез!

Көнозын утырып эшләү көнгә ике кап тәмәке тартып бетерү кебек үк рәсми рәвештә зыянлы дип табылды. Әгәр дә көне буе офиста сигез сәгать утырырга кирәк икән, бу вакытта нишләргә? Шундый шартларда ничек сәламәтлекне кайгыртырга да, гәүдә сылулыгы хакында уйларга. Әлеге гап-гади киңәшләрне укыгыз да –  сәламәт тормышыгызны бүгеннән үк башлагыз.  

Бер сәбәпсез кәеф төшкән чаклар һәркайсыбызда була. Бер сәбәпсез дип... Анысын үзебез генә беләбез инде. Әмма бу халәттән ничек котылырга соң? Менә бу киңәшләргә күз салыгыз әле. Һәркайсы хакында ишеткәнегез бар, әлбәттә. Ә хәзер менә тотынып аларны чын-чынлап эшләп тә карагыз: берсе булмаса, икенчесенең ярдәме тими калмас. Эшли алмаслык авыр түгелләр бит. 

  • Беренчедән, компьютер яныннан торыгыз. Күзләрегез аз булса да ял итсен, тәнегез дә бераз язылсын. 10-15 минут булса да саф һавада йөреп керегез: мондый кояшлы көннәр безгә болай да бик күп эләкми.
  • Утырган бүлмәгезне әледән-әле җилләтеп алырга тырышыгыз. Көне буе тынчу бүлмәдә, компьютер каршында утыру сәламәтлек өчен файдага булмас.
  • Урамда, саф һавада йөреп керү дә ярдәм итмәдеме?  Алайса киңәшнең чираттагысына күчәбез. Иске фотосурәтләрегезне табып чыгарыгыз әле. Хәтер кебек бит алар: аларга карыйсың да, шул фотода сурәтләнгән мизгелдә үзеңә ничек рәхәт булганын искә төшерәсең. Кайчандыр килгән иске открыткалар, хатларны кабат кулга алып карау да шул ук хисләрне кузгата. Үткәнгә бер кайтып килү шундый рәхәт бит ул!
  • Кәеф юк чакта комедияләр карау да бик ярдәм итә. Бигрәк тә элеккеге совет фильмнарын. Алар күңелегезгә бик хуш килеп бетми икән, бүгенге америка комедияләрен сайларга да була. Күңел ачу тапшыруларын, юмористик шоуларны карарга да мөмкин. 
  • Үз күңелеңне үзең күрәсе килгәндә бер кисәк шоколад ашау кую да ярый: кәеф шунда ук яхшыра. Шоколадны җиләк-җимеш белән дә алыштырырга мөмкин.
  • Дуслар, якын кешеләр турында да онытмагыз. Кәеф төшенке вакытта алар иң яхшы антидепрессант. Ахирәтең белән бер сөйләшеп алсаң, күңелдәге борчуың белән уртаклашсаң, шунда ук җиңел булып китә. 
  • Теләсә кайсы хатын-кызның кәефен шунда ук күтәрүче бер нәрсә бар. Әйе, шоппинг! Акчаңны кызганмыйча, ниһаять, үзеңә әллә кайчан ошаган күлмәкне сатып алырга бит инде.

Ниндидер яңа эшкә тотынып эшләп карау да кәефне бик күтәрә. Бәлки әллә кайчан аквапаркта йөзәргә хыялланасыздыр, парашюттан сикереп карарга теләгегез бардыр, яисә һава шарында очып карарга? Шуларның берәрсен чынга ашырырга вакыт җитте дип санамыйсызмы?

  • Башкаларга бер ярдәм итеп караган кеше, аның күңелгә нинди рәхәтлек биргәнен озак хәтерли. Тирә-юньдә ярдәм кулы сузарга кирәк булган кешеләр гел бар алар: күңел күзе белән карарга гына кирәк.  
  • Елмаерга, үзеңне күкнең җиденче катында йөзүче бәхетле кеше кебек тотарга кирәк – күңелсез уйлар шунда ук таралачак. 
  • Сәбәпсез кәеф булмау озаккарак сузылса, чәчтарашханәгә барып кайтыгыз: чәч кистерү хатын-кызның кәефен гел күтәрә.
  •  
  • фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар