Логотип
Белмәсәң бел

Ислемай сайлый беләсезме?

Ислемай сайлау – үзе бер сәнгать ул. Һәр хатын-кыз белергә тиешле кайбер нәрсәләрне искә төшереп китәргә булдык.

Ислемай сайлау – үзе бер сәнгать ул. Һәр хатын-кыз белергә тиешле кайбер нәрсәләрне искә төшереп китәргә булдык.

Гадәттә, без парфюмерия кибетенә киләбез дә, ислемайны кул чугына тидереп карап бераз тоткач, исе ошаса сатып алабыз. Чынлыкта, ислемайны сөрткәч, аның белән бер көн йөрергә кирәк. Ислемайның өч нотасы бар: башлангыч, «йөрәк нотасы», ягъни урта нота һәм соңгы нота. Башта ислемайның исе бик ошаса да, берничә сәгатьтән ул туйдырырга, бөтенләй ошамый башларга мөмкин. Әгәр шулай булса, бу аромат сезнеке түгел. Ә инде йокларга ятканда да «кара, нинди тәмле ислемай» дип уйлыйсыз икән, димәк, ул сезнеке!

Пульс яхшы сизелә торган җирләргә сөртсәң, ислемай яхшырак ачыла. Димәк, колак артына, кул чугына, декольте турысына сөртергә киңәш ителә. Чәчкә сипкән ислемай шулай ук озак тора.

Кайберәүләр ислемай салкын җирдә озаграк саклана дип саный. Тик ванна бүлмәсендә яки суыткычта саклый күрмәгез тагын. Иң яхшысы – кояш нурлары төшми торган шкафта саклау. Ислемай төсен яки исен үзгәртә икән, димәк, ул йә дөрес сакланмаган, йә кулланылыш вакыты чыккан.

Ялган ислемай сату очраклары да еш булып тора. Андый ислемай арзанрак тора (шикләнү өчен бер сәбәп!), ләкин исе бик тиз очып бетә, өстәвенә, аллергия дә китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә ислемайны сыналган сату нокталарында гына алыгыз. Ислемайның тартмасы да булырга тиеш, ә тартмада – җитештерүченең штрих коды. Җитештерүченең исеме дөрес язылганмы – анысына да игътибар итегез. Мәсәлән, Chanel фирмасын Сhannel дип сатып ятучылар бар (аерма – бер артык хәрефтә!), ә Christian Dior маркасын Kristian Dior исеме белән сатып ятучылар бар. Шулай ук «parfum» сүзенең ничек язылганына да карагыз: французлар бу сүзнең азагына «e» хәрефен куймый!
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар