Логотип
Белмәсәң бел

Иске чемоданны кая куярга?

Күпләребезнең өендә кулланылмый торган иске чемоданнар бар. Йә замогы ватылган, йә тоткычы төшкән, йә заманы «узган». Ташлыйсы килми, кая куярга да белмибез. Карават астында тузан җыеп яткырганчы, аларны да файдалы итеп кулланып була бит. Фантазияне генә эшкә җигәргә кирәк!

1.     Уенчыклар өчен тартма. Чемоданның көпчәкләре булса, аңа машина рәвеше кертергә, ә көпчәксез чемоданны көймәгә «әйләндерергә» мөмкин. Балалар бүлмәсен дә бизәп торачак, уенчыкларны тутырырга тартма да булачак.

2.     Эш кораллары салырга. Гараж яки сараегыз булса, иске чемоданны шунда алып чыгып куярга һәм эш кораллары саклау урыны итеп кулланырга мөмкин.

3.     Чемоданның эче бик матур, бизәкле икән, аның төбенә көзге беркетегез һәм барлыкка килгән оригиналь чемодан-көзгене бүлмәгә куегыз.

4.     Чемоданның капкачын аерып алып, төбенә йомшак мендәр салырга – йорт хайваны өчен менә дигән ятак.

5.     Чемоданнан клумба да ясарга мөмкин.

6.     Тоткасы төшкән яки замогы ватылган чемоданны әйбәтләп лаклап, үзегезгә кирәкле биеклектә аяклар ясап куйсаң, чемодан урындыкка әйләнә! Андый урындыкны ишек төбенә дә, балконга да, балалар бүлмәсенә дә куярга була. Шушындый урындык рәвешендә карават янына куя торган тумба да ясарга мөмкин. Чемоданның тартып чыгара торган тартмачыклары булса – бигрәк тә әйбәт. Аларында вак-төяк сакларга була.
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар