Логотип
Белмәсәң бел

Бер чеметем тоз

Тозның көндәлек тормыштагы файдалары турында

Тозның көндәлек тормыштагы файдалары турында

* Кулдан суган, сарымсак яки балык исе киләме? Уч төбегезгә бер чеметем генә тоз салып, шуны кулыгызга ышкыгыз, аннары сабынлап юыгыз – начар истән җилләр исәр!

* Кайдадыр мич ягасыгыз булып (мунчада, мәсәлән) чи утын эләксә һәм ут элдерә алмый азаплансагыз, утынга бер уч эре бөртекле тоз сибегез – шунда ук ялкын үрләп китәр.

* Яңа себерке сатып алсагыз, аны 2-3 сәгатькә тозлы кайнар суда тотыгыз – себерке сынмас та, тиз генә тузмас та.

* Ефәк күлмәгегезгә май тамдымы? Кайгырмагыз. Нашатырь спиртына тоз салып болгатыгыз да, шуны күлмәккә сылагыз.

* Борынгы җиз савыт-сабаларыгыз каралып китсә дә тоз кушылган нашатырь спирты ярдәм итә. Графин яки ваза төбенә утырган юшкынны да шушы ысул белән бетереп була.

* Тозлы су көзге һәм тәрәзәләрне юу өчен дә шәп чара. Тозлы су белән сөрткән тәрәзә пыяласы бозланмый да әле ул. Тәрәзәгә боз катса, аны ярты лиртлы суда эреткән бер уч тоз эремәсе белән ышкыгыз. Боз бик тиз эреп бетәр, аннары пыяланы корытып сөртәсе генә кала.

* Пычак, кайчыларны кайрыйсы булса, аларны 30-40 минутка тозлы суга салып торыгыз да, судан алып, сөртеп тә тормастан кайрагыз. Шулай иткәндә алар бик тиз кайрала.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар