Логотип
Сәламәтлек

​Алой белән ничек дәваланырга?

​Алой белән ничек дәваланырга?

Пешүдән


Алой согына 1:1 күләмдә су кушыгыз. Шул сокка манчылган салфетканы пешкән урынга 5-10 минут куеп тотыгыз да, бераз тәнәфес ясаганнан соң, бу проце­дураны янә кабатлагыз. Шул рәвешле — бер куеп, бер алып, пешкән урынны бер сәгать дәвамында дәвалагыз. Яра көчлерәк булган саен, тәнәфесләр кыскарак булырга 
тиеш.


Ашказаны-эчәк авыруыннан


Ярты стакан вакланган алой яфрагына бер стакан шикәр комы яисә бал салып, караңгы урында өч көн тотыгыз. Шуннан соң әлеге катнашмага бер стакан яхшы сортлы кызыл шәраб кушып, тагын бер тәүлек тотыгыз. Төнәтмәне көнгә 2-3 тапкыр берәр аш кашыгы эчегез.
Бронхиттан
Бер өлеш вакланган алой яфрагына ике өлеш атланмай һәм ике өлеш бал салып болгатыгыз. Шул катнашманы биш минут кайнар мичтә тотыгыз. Барлыкка килгән төнәтмәне көнгә 3 тапкыр берәр чәй кашыгы сөт белән эчегез.

 

Чәч коелудан һәм кавыктан


Алой яфрагы согын сыгыгыз да шуңа 4:1 күләмендә медицина спирты кушыгыз. Барлыкка килгән төнәтмәне суыткычта тотыгыз. Һәм шуны көн аралаш баш тиресенә 2,5-3 ай дәвамында сөртегез.


Биттәге сыткыдан


Салфетканы алой яфрагы согына манчыгыз да битнең сыткылы урыннарына 30-40 минут куеп тотыгыз. Шул вакыт эчендә салфетка кипшермәсен өчен, аны юка катлам мамык белән тотарга кирәк. Процедураны 10 көн дәвамында көн саен, аннары 10 көн — көн аралаш, 10 көн атнага ике тапкыр ясарга кирәк. Дәвалау курсы — 30 көн.


Яшәрткеч битлек


Җыерчыклана башлаган биткә алой согы битлеге бик файдалы санала. Битлек өчен өйдә яисә даруханәдә ясалган сок кулланыгыз. Битлекне атнага өч тапкыр  15-20 минутка куеп тотыгыз. Дәвалау курсы — 20-25 процедура.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар