Логотип
Бакча

Язны көздән кайгыртабыз

Яз көне гөлбакчабызның тизрәк чәчәккә күмелүен телибез.

Яз көне гөлбакчабызның тизрәк чәчәккә күмелүен телибез. Җәй башында ук төсләр балкышы күзне иркәләсен дисәгез, чәчәк орлыгын көздән үк чәчеп калдырырга була. Бу ысулны кулланганда алар яз көне иртәрәк тишелеп чыгып, иртәрәк бөреләнә, чирләргә дә бирешмиләр. Октябрь ае – чәчәк чәчәр өчен нәкъ вакыты.


Көннәр суытып, туфрак өсте чиратуга, салкынга чыдам берьеллык чәчәк орлыкларын чәчүгә керешергә була. Орлыклар алдан ук әзерләп куелга түтәлләргә чәчелә. Салкыннар тәмам урнашып беткәч, түтәл өстен салам, черемә, торф, пычкы чүбе, кипкән яфрак белән мүлчәләргә кирәк. Бу орлыкларны өшүдән дә саклый, язгы якта туфрак өсте дә тыгызланмый.

Берьеллык чәчәкләр гаять тә күптөрле. Без исә үстерү өчен артык көч сорамый торганнарын гына карап үтәрбез.

Лаватера
Бүрәнкә сыман эре, алсу (ак һәм крем төсле сортлары да бар) чәчәкләре белән җәй башыннан октябрьгә кадәр сөендерә. Биеклеге 1 метрдан аз гына артык, бер сабактан әллә ничә тармак чыгара – куаклана. Чәчәкләре мулдан.
Туфракка бер дә талымсыз, корыга чыдам, ләкин яктылык ярата. Аны түтәлнең арткы ягына, койма буйларына утыртырга әйбәт.
Бер ояга 3-4 орлык салалар. Ояларның арасы 30–40 см калдырыла.

Космея
Безнең балачак чәчәкләре. Төсләре төрле-төрле – агы, алсуы, чия төслесе, сирень чәчәген хәтерләткәне...  1 метр 20 см куак булып үсеп, җәй уртасыннан беренче кырауларга кадәр күзләрне иркәли. Соңгы вакытта 50–60 см биеклектә генә үсеп, чуптарлы чәчәк ата торган сортлары да чыгарылган. Гадәти космея койма буйларына яки төркем-төркем итеп бакчага утыртканда матур була.
Теләсә кайсы туфракта үсә, корылыкка чыдам. Ул да кояш күзендә кинәнеп үсәргә ярата. Араларын 30–40 см итеп калдырсаң яхшы.

Календула
Бездә аның «тырнак гөл», «пәйгамбәр тырнагы» дигән атамалары да бар. Биеклеге, сортына карап,  20–60 см. Туфракка талымсыз, яктыны ярата, ләкин корылыкны күтәрми. Календуланы түтәл читләренә утыртып чыксаң да матур. Аның исе корткыч бөҗәкләрне куркыта. Календула әле дарулык үлән дә. Күп кенә хатын-кыз чирләреннән шифасы бар. Төнәтмәсе ялкынсынуны баса.
Орлыгын бер ояга икешәрне салып чыгалар, араларын 10–20 см калдыралар.

Кашкарый (астра)
Без аны «1 сентябрь гөлләре» дип атый идек. Кашкарыйны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Нинди генә сортлары һәм нинди генә төстәгеләре юк аның. Төркем-төркем итеп утыртканда шулкадәр дә матурлар инде! Җәй уртасыннан кара көзгә кадәр шау чәчәктә ул. Йомшак, ашлы җирне, кояшны ярата. Корылыкны авыр кичерә.

Күкчәчәк (василек)
Күкчәчәк дип йөртелсә дә, аның алсу, ак, чия төслеләре дә бар. Сабагы нык, каты. Биеклеге 80 см. Чәчәкләре гади дә, чуптарлы да була. Бер ай тирәсе чәчәк ата. Аны гөлбакчадагы буш урыннарга, күпьеллык үсемлекләр араларына утыртырга була. Үзе гади генә булса да, төркем-төркем булып үскәндә бик матур күренәләр.
Яктылыкны, ашлы, йомшак җирне ярата. Яңгырлы елны елга ике тапкыр да чәчәк атарга мөмкин.

Эшшольция
Кояш кебек балкып, карашны әллә кайдан үзенә тартып тора.  Сортына карап, 20–50 см биеклегендә үсә. Чәчәкләре уртача зурлыкта, гадиләре дә, чуптарлылары да бар. Күбрәк сары төслесе очраса да, аның агы да, алсу, кызыл төслеләре дә бар. Чәчәккә күмелеп, бик озак утыра. Артык дымны һәм ачылыгы югары булган туфракларны яратмый. Альп таучыкларын бизәр өчен дә матур, түтәл читләренә утыртырга була.

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар