Логотип
Бакча

Яхшы рассада үстерүнең алты сере

Бик тиздән тәрәзә төбенә борыч-баклажан, чәчәк орлыкларын чәчәр көн җитәр. Тәҗрибәле бакчачылар өчен моның авырлыгы юк, ләкин арада бакча эшләренә әле яңарак кына керешүчеләр дә бардыр. Бу киңәшләребез аларга файдалы булыр дип уйлыйбыз. 

Бик тиздән тәрәзә төбенә борыч-баклажан, чәчәк орлыкларын чәчәр көн җитәр. Тәҗрибәле бакчачылар өчен моның авырлыгы юк, ләкин арада бакча эшләренә әле яңарак кына керешүчеләр дә бардыр. Бу киңәшләребез аларга файдалы булыр дип уйлыйбыз. 

Яхшы рассада үстерү өчен иң беренче шарт булып көпшәк һәм туклыклы туфрак санала. Кибеттән алган туфракта да кайчак үсемлекләр начар үсә, димәк, аның әчелеге югары.  Мөмкинлегегез булса, туфракны менә болай әзерләп карагыз: 2 өлеш черемә яки таркалган компостка 1 өлеш пычкы чүбе, 1 өлеш ком кушыгыз. Яңа пычкы чүбе үсемлекләр өчен файдалы түгел, ул туфрактагы азотны үзенә ала. Шуның өчен пычкы чүбен башта сыек кына аммиак селитрасы яки мочевина белән ныгытып чылатырга кирәк. Пычкы чүбе туфракка тыгызланырга ирек бирми. Туфракны яхшылап катнаштыргач, орлык чәчкәнче җитәрлек күләмдә су сибегез. Орлык чәчкәч су сибәргә ярамый, орлыклар тирәнгә китеп, тишелмәскә мөмкин. 

Тишелеп чыккан үсентеләргә җылы кирәк булса да, мондый шартларда алар бик тиз биеккә сикерүчән. Үсемлекләрнең үсешен тоткарлау өчен, төнгә каршы аларны салкынчарак урынга күчерү файдалы. Биек булып үскән рассаданы бакчага алып баруы да, күчереп утыртуы да кыенрак, ул чирли, авырлык белән китә. 

Үсемлекләргә яктылык кирәк дип әйтү, бәлки, урынлы да булмас, чынки бу хакта бар кеше дә белә. Февральдә, март башларында әле көннәр кыскарак, табигый яктылык кына җитми. Үсентеләр өстәмә яктыртуга мохтаҗ. Иң дөресе – махсус фитолампа белән яктырту. Фитолампа булмаса, көн яктысы бирүче люминесцент лампа булса да кулланырга кирәк. Яктылык бу чорда 12-14 сәгатьне тәшкил итәргә тиеш. 

Тагын бер мөһим момент: тишелеп чыккан үсентеләрне үз вакытында пикировкалау әһәмиятле. Күпләр бу вакытны суза, бераз үссен әле, ди. Зуррак үскән саен, алар пикировкалауны авыррак кичерә. 2-3 чын яфрак чыгару белән, үсентеләрне аерым стаканнарга яки зуррак савытка күчерү мөһим. Тәрәзә төбегез кояшлы булса, пикировкалаганнан соң, үсентеләрне бераз күләгәләгез. 

Пикировкаланган үсентеләрне 4-5 көннән ашларга була. Алга таба рассаданы һәр 10 көн саен ашлыйлар. Бер ашлаганда – минераль, икенчесендә органик ашлама кулланалар. 

Түтәлгә яки теплицага утыртырга 10 көн кала рассаданы чыныктыра башларга кирәк. Тәҗрибәле бакчачылар моны иртәрәк тә башлый. Чыныктыру өчен, рассаданы тәрәзәле балкон яки верандага беренче көннәрдә 2-3 сәгатькә чыгаралар, аннары вакытны озынайта барып, төнгә дә калдыралар. Ләкин температураны карагыз, өшерлек салкыннар булмасын. 

Даими урынга күчереп утырту өчен кичке вакытны яки болытлы көнне сайларга кирәк. Эссе һәм кояшлы көнне утырткан үсемлекләр кояштан һәлак булырга мөмкин. Башкача җаегыз булмаса, тамыр бикләгәнче үсемлекләрне кул астында чаралар: төпсез чиләк, салам яисә юка гына изоспан белән күләгәләргә кирәк. 

 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: яшелчә Бакча Бакчачылык бакчачы яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар