Логотип
Бакча

Өзлексез чәчәк атучы гөлбакча

Бакчасы булган һәр хатын-кызның хыялыдыр инде ул иртә яздан кара көзгәчә чәчәк атучы клумбага тиенү.

Бакчасы булган һәр хатын-кызның хыялыдыр инде ул иртә яздан кара көзгәчә чәчәк атучы клумбага тиенү.

Чәчәк клумбасын ясый башлаганчы, башта аның зурлыгын билгеләргә кирәк. Аны гадәттә өйнең тәрәзәләренә карап чамалыйлар. Ул бер тәрәзә иңеннән дә кимрәк булса, матур булмый. Билгеле инде, чәчәк атучы гөлләрнең күпчелеге кояш ярата. Клумба кояшлы урында булырга тиеш.

Беренче кагыйдә – клумба гел шау чәчәктә булсын өчен, үсемлекләрнең төре күп булсын. Икенчедән, клумбаның күрке – эре чәчәкле гөлләр.
Клумбада чәчәкләрне берәм-берәмләп кенә утыртсаң, бик матур күренми, артык чуарлыкка китерә. Шуңа күрә үсемлекләрне төркемләп утыртырга кирәк.
Клумбаны берьеллык та, ике еллык та чәчәкләрдән үстерергә була. Иң уңае күпьеллык чәчәкләр. Болар бер урында озак үсә, әмма чәчәкләрен тиз атып бетерәләр. Гел тукландырып торып, аларны тагын бер кат чәчәк атарга мәҗбүр итеп була анысы.

Бер еллык чәчәкләрне рассадага утыртып мәшәкатьләнәсе булса да, болар чәчәкне озак атулары белән яхшы.
Әгәр дә зур клумба ясарга уйласагыз, берәр чәнечкеле яки купшы чәчәкле куак та утыртыгыз. Үсемлек араларындагы буш калган җирләргә матур яфраклы гөлләр утырсаң матур.
Бер зур үсемлеккә берничә уртача һәм бик күп вак үсемлекләр туры килергә тиеш.

Иң элек чәчәклекнең скелетын булдырырга кирәк. Болар: артык зур булмаган куак – кәрлә туя, артыш (можжевельник), чыршы, гортензия, япон спиреясы, ясмин, роза куагы булырга мөмкин. Буйга үсә торган гөлләрдән: дельфиниум, люпин, аконит, пион яки клематист та бу рольне башкара ала.

Икенче чиратта чәчәклекнең урта өлеше утыртыла. Моның өчен астильбе, флокслар, гелопсис, вероника, лилияләр, ирис, яран, вербейник, пиретрум, аквилегия, кыңгырау гөл, кашкарыйлар, хризантема, вербаскум ише гөлләр әйбәт.

Урта өлештә үсүче үсемлекләр арасына абага, Людовик әреме, гейхер ише челтәр яфраклы үсемлекләр утыртсаң матур була. Боларның яфрагы астына кояш төшми, шуңа күрә чүп тә үсми.

Иң соңыннан клумбаның алгы өлеше утыртыла. Монда инде мөмкин кадәр озаграк чәчәк атучы гөлләр кирәк. Мәңге яшел үсемлекләр булса, бигрәк тә яхшы. Әйтик: бадан, морозник, биек булмаган лилейник, медуница, манжетка. Ә иң алга, чәчәклекнең каймасы сыйфатында, тәбәнәк чәчәкләр: бәрхет гөл, цинния, бегония ишеләр утыртыла. Шулай ук ятып үсә торган тимьян, альп кашкарые, котовник, дицентра, фиалка, карпат кыңгыравы, маргаритка, молодило, таш чәчәк (камнеломка) утыртсаң бик матур була.

Чәчәклек белән газон  (яки юл, ишегалды чирәме) арасындагы чик аерылып торырга һәм матур булырга тиеш. Чикне эре ташлар, агач пүләннәре белән билгеләргә була. Чәчәклек белән газон арасында бик киң булмаган канау гына казып куйсаң да бик матур була. Чәчәклекнең алгы ягына зур гына бер таш, матуррак зур агач ботагы да килешә. Әгәр берәр агач төбе булса, аны петуния утыртылган берәр вазон белән бизәргә мөмкин.

Киңәш: күпьеллык үсемлекләрне бер-берсеннән 30-60 см ара калдырып утырталар. Гадәттә ул гөл ябалдашы диаметрының яртысына тигез була. Күпьеллыклар, үсә-үсә, зурая, араны зуррак та калдырырга була.

Чәчәклек өчен алгы план бик мөһим. Ачык күренеп торган чик булмаса, чәчәклек төгәлләнеп бетмәгән кебек тәэсир кала.

Гөлбакчагыз бик зур булмаса, дөрес формадагы клумба ясарга кирәкми. Бу очракта чәчәклекнең алгы сызыгы да туп-туры булмасын.

фото: https://pixabay.com

Теги: Бакча Гөлбакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар