Логотип
Бакча

Лаләләр утыртыр чак

Октябрь ахыры-ноябрь башы моның өчен иң кулай вакыт.

Октябрь ахыры-ноябрь башы моның өчен иң кулай вакыт. Чәчәк атканнан соң казып алынган, яхшылап җилләтелгән, сортларга аерылган суганчаларны көзен туфракка һава температура +4, +8 чамасы торганда утырталар. Аннан да җылырак торса, утыртырга иртәрәк була.

Лалә суганчалары гөмбәчек авыруына бирешүчән. Авыруны булдырмас өчен, утыртыр алдыннан аларны сыек төстәге марганцовка эремәсе, фитоспорин, Максим кебек препаратлар белән эшкәртсәң яхшы. Сусыл суганчаларны тычканнар да ярата, алардан саклау өчен, кемдер «Вишневский» мае тидерә, кемдер керосин сөртә, кемдер кызыл борыч сибә икән.

Лаләләр көпшәк туфраклы, кояшлы әмма җилдән ышык урыннарда үсәргә ярата. Ел саен, һич югы ике елга бер суганчаларын казып алмасаң, алар төпкә китә, чәчәк атмый башлый. Пластиктан эшләнгән, иләксыман сай гына савытларга салып утыртсаң, казып ала алмаган очракта да суганчалар төпкә китмәячәк. Суганчалы чәчәкләрне утырту өчен кулай мондый савытлар кибетләрдә сатыла. Алар урынына яшелчә яки җиләк-җимеш саклау өчен эшләнгән пластик кәрҗиннәр дә кулланырга була. Фәкать алар артык тирән генә булмасын. Түтәлдә шушы савыт сыярлык чокыр казып, кәрҗинне урнаштырасың да, төбенә бераз комсу туфрак саласың. Аннары инде суганчаларны тезеп, черемә, ком, көл катнашкан дымлы туфрак белән күмдерәсең. Утырту тирәнлегенә килгәндә, чокырны өч суганча биеклегендә итеп казыргы кирәк. Сайрак утырсаң, чәчәге вак була, бөтенләй дә атмаска мөмкин. Кыш салкын килеп, кар озаграк ятмаса, өшергә дә күп сорамый. Лалә утыртасы җирнең туфрагы тыгыз булса, бераз ком кертергә кирәк. Сугнчаларның араларын 10-15 см калдырсаң әйбәт. Әгәр дә суганчаларны ел да казып ала торган булсагыз, 5-6 см гына калдырсагыз да була. Куерак булса, чәчәк түтәле язын күркәмрәк күренә. Эрерәк суганчаларны түргәрәк, вагракларын алгарак утыртыгыз, чөнки эре суганчалардан тишелеп чыккан үсемлекнең сабагы да озынрак, чәчәге дә эрерәк була, вак суганчадан үскән зәгыйфьрәк чәчәкне күләгәләрлек булмасын.

фото: https://pixabay.com/

Теги: Бакча лалә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар