Логотип
Бакча

Февральдә нәрсәләр чәчәбез?

Мул уңыш алу өчен кайбер яшелчәләрне февраль аенда ук чәчәргә киңәш иткәннәрен белә идегезме? Бу мәкаләдә без сезгә орлыкларны иртә чәчүнең үзенчәлекләре, февраль аенда нәрсә утыртырга мөмкин булганын һәм моны ничек дөрес итеп эшләргә кирәген сөйләрбез.

Февраль аенда күп кенә чәчәк һәм яшелчәләрне инде чәчәргә була. Оста бакчачылар белә: кыш җитү белән яңа бакча сезонына  әзерлек эшләре башлана. Һәм төп эш – яшелчәләрне чәчү.

Мул уңыш алу өчен кайбер яшелчәләрне февраль аенда ук чәчәргә киңәш иткәннәрен белә идегезме? Бу мәкаләдә без сезгә орлыкларны иртә чәчүнең үзенчәлекләре, февраль аенда нәрсә утыртырга мөмкин булганын һәм моны ничек дөрес итеп эшләргә кирәген сөйләрбез.

Февраль аенда орлык чәчү үзенчәлекләре
Февральдә чәчүнең бик күп үзенчәлекләре бар. Әгәр дә аларны белмәсәң, мул уңыш көтмә.

Төп кагыйдә – февраль аенда бары вегетация чоры бик озын һәм орлыклары озак тишелә торган культураларны гына чәчәләр. Нәкъ менә шуңа күрә чәчәр алдыннан һәр үсентенең характеристикасын өйрәнергә кирәк.

Тагын бер мөһим әйбер – сезнең кайда яшәвегез һәм теплицаның булу-булмавы. Урта полосада яшәүчеләргә кышкы утыртуны үсентеләрне теплицага күчерергә мөмкинлеге булса гына башларга тәкъдим итәр идек. Көньяк төбәкләрдә яшәүчеләр генә үсентеләрне ачык грунтка иртә язда утырта ала, ә менә илебезнең төньяк өлкәләрендә яшәүчеләргә җылытыла торган теплица булганда гына орлыкларны иртәрәк чәчү турында  уйларга була.

Орлыкларның тишелү вакытын белү мөһим. Чәчү вакытын дөрес сайлау өчен, гадәттә, үсентеләрне ачык грунтка яки теплицага күчереп утырту көннәрен исәплиләр. Шуны билгеләгәннән соң, көннәрне кирегә таба санарга кирәк (онытмагыз, шытымнар чыгу өчен берничә көн, атна өстәргә кирәк).

Һәм соңгы кагыйдә – орлыкларны алдан әзерләнгән һәм тулысынча җылытылган туфракка гына чәчегез. Шулай ук орлыкларны гөмбәчекләргә каршы махсус препаратлар белән эшкәртергә киңәш итәбез.

Алда әйтеп үтелгән барлык кагыйдәләрне үтәгән очракта яшелчәләрне иртә чәчү белән курыкмыйча шөгыльләнә аласыз. Хәзер нинди яшелчәләрне кыш азагында, нәкъ менә февраль аенда чәчәргә кирәклегенә тукталып китәбез.

Нинди яшелчәләр февраль аенда чәчәргә?

Помидор
Үсентеләрне ачык грунтка утыртырга планлаштырсагыз, вегетация срогы 110 көннән алып 140 көнгә кадәр булган, соң өлгерә торган сортларны сайлагыз. Помидорның мондый сортлары  ике ай эчендә үсенте булып җитешә,  аны инде җылытылган грунтка утыртырга була.
Әгәр дә сез үсентеләрне теплицага утыртырга җыенасыз икән, февраль аенда уртача өлгерешле яки иртә өлгерешле помидор сортларын чәчәргә мөмкин.

Борыч
Ике ай ярым эчендә үсенте булып өлгерә торган борыч сортларын февральдә чәчәләр. Уртача алганда, орлыклар шытсын өчен, якынча 7 көн кирәк, шуннан соң беренче шытымнарга аз гына су сибәләр. Грунтка тамырлары яхшы формалашкан һәм 25 см биеклектәге таза сабаклы үсентеләрне утырталар.
Борычларның өлгерү срогы – 90–40 көн.

Баклажан
Вегетация чоры бик озын булган тагын бер үсемлек – баклажан (сортына карамастан). Ул грунтка утыртырга ике ай кала, уртача дымлы туфракка чәчелә.
Баклажан орлыгы 2 атнадан шыта, вегетация чоры – 100–150 көн.

Порей суганы
Бу ике еллык яшелчәнең дә вегетация чоры озын, ачык туфракка күчереп утырту өчен шытымнар 60 көн өлгерә.
Порей үсентеләрен май башында ук грунтка күчерергә мөмкин, чөнки ул салкыннардан курыкмый. Дөрес җылылык режимын гына сакларга кирәк, чөнки эсседә үсентеләрдә беренче елда ук орлык сабагы барлыкка килергә мөмкин.

Сельдерей
Февральдә чәчү өчен хуш исле һәм файдалы сельдерейга игътибар итәргә киңәш итәр идек. Сельдерей – вегетация чоры озын булган культура, аның кайбер сортлары 200 көннән соң өлгереп җитә.
Беренче үсентеләр күренә башлагач, шытымнарны яктыртылган урынга куярга кирәк. Сельдерей салкыннардан курыкмый, шуңа күрә аны май уртасында ук грунтка күчерергә мөмкин.

Җир җиләге
Җиләкнең беренче елында уңыш җыеп алу өчен  аны шулай ук иртә чәчәләр Гыйнвар азагында яки февраль башында утыртырга киңәш итәбез, ә менә май азагында – үсентеләр 5 чын яфрак чыгарган вакытта грунтка күчерергә вакыт.

Бәрәңге
Кыш көне элиталы бәрәңге орлыгын чәчеп була. Бу бәрәңгедән беренче сезонда яхшы уңыш көтмәгез (йомырка зурлыгында гына булачак), ә менә аларны икенче елга утыртсагыз, эре-эре бәрәңгеләр сөендерәчәк.
Мондый бәрәңгене, алдан орлыгын шыттырып, февраль азагында утыртырга кирәк. Бәрәңгене 24 ºC градус булган һәм яхшы яктыртылган урында үстерергә киңәш итәләр. 25 көннән үсентеләрне аерып күчерергә була.

Игътибар! Орлыклар начар шыту сәбәпле, куе итеп чәчү уңышлырак санала. Үсентеләрне грунтка көндезге һәм төнге температура арасында зур аерма булмаган көннәр башлангач утыртырга кирәк.
 

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: яшелчә Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар