Нык ихтыярлы һәм тәвәккәл, үз дигәненә ирешми калмый, дип әйтергә яратабыз көчле хатын-кызлар турында.
Сез тумышыгыз белән Әстерхан кызы булып чыгасыз, димәк?
– Әни ягыннан бабам – төп Әстерхан кешесе, ә әбием –Казан татары, чыгышы белән Такталы авылыннан. Сугыш вакытында ул Әстерханга килеп эләгеп, озак елларга абыйсын югалта. 1969 елда гына хатлар аша бер-берсе белән табышалар. Менә шул вакытта мин беренче тапкыр Татарстанга барып чыктым – туганнарыбыз белән күрешергә дип бардык. Милли ашларыбызга мәхәббәтне дә миңа нәкъ шул әбием сеңдерде бит. Ул шәп пылаучы иде! Туйлар өчен әзерләргә дип, махсус чакырып алалар иде үзен! Күз алдына китерегез: телеңне йотарлык пылау пешерер өчен ул берничә сәгать буе казан янында басып тора. Өйдә дә әллә нинди тәм-томнар белән сыйлый безне – гап-гади мичтә авызда эреп китәрлек пәхләвә әзерли иде әби. Шаккатарсың! Аның шәкәр-чурекләре, бәлешләре тагын... Тәмнәре хәзергәчә авызда. Аш-су әзерләүгә хирыслык миңа, мөгаен, әбиемнән күчкәндер.
Сүрия, сезнең «Мелия 999» кулинария цехы кулдан эшләү, сирәк рецептлар, төрле тәмнәрнең бер-берсен тулыландыруы белән дан тота. Әзерләгән ризыкларыгыз арасында, татар ашы булудан бигрәк, ул бары Әстерхан татарларыныкы гына дип әйтерлекләре бармы?
– О, монысы аның үзе бер тарих! Сирәк рецептлар җыю белән без күптән шөгыльләнәбез. Ә шулай бер- вакыт, цехны камилләштерү, ассортиментны киңәйтү турында уйланганда, башыма бер фикер килде бит. Әстерханда – балыклы якта – балык пилмәне булмасын инде! Рецептураны, технологиясен эзләргә керештек. Гомер буе биредә яшәүчеләрдән сораштык, хәтта башка төбәкләргә дә мөрәҗәгать иттек. Эзләгәнебезне таптык бит тәки! Хәзер инде безнең тапалган судак, сазан фаршы, толстолобиктан әзерләгән пилмәннәребез бар. Соңгы арада судактан өчпочмаклар ясый башладык әле менә. Итле, бәрәңгеле, суганлы татар өчпочмакларын гел пешерә идек инде анысы. Бер танышым балачак ризыгы булган балык өчпочмаклары турында сөйләде дә, без дә пешереп карарга булдык – искиткеч тәмле килеп чыкты! Кухняда мин экспериментлар еш ясыйм, аннары рецептураны эшемдәгеләргә бирәм.
Өйдә ризык әзерләү – бер нәрсә, ә аңардан бизнес ясау – бөтенләй башка. Ничек килдегез моңа, һәм, иң мөһиме, унбиш еллап инде көндәшләрсез эшләрлек үз кәсебегезне ничек булдырдыгыз?
– Барысына да ирем «гаепле». Ул гаҗәеп кеше иде. Милләте белән грузин. Искиткеч тәмле пешерә иде. Безнең өйдә һәрвакыт грузин аш-суы, рус, татар ризык-лары әзерләнде. Килгән кунаклар еш кына: «Нишләп, тәвәккәлләп, үз рестораныгызны ачмыйсыз инде?» –
дип сорый башлады. 2001 елда бу эш катлаулы иде әле, шуңа, зурдан купмыйча, без башта кулинария цехы ачып карарга булдык. Мин кулдан пилмәннәр бөгәм, ирем хачапури өчен сыр ясый. Фирмабызның озын гомерле булу сере бик гади – бөтен ризыкны башта ук, үзебезгә пешергән кебек, җаныбызны биреп әзерләдек. Хәзер дә нәкъ шулай эшлибез. Инде даими сатып алучыларыбыз, зур цехыбыз, ашчыларыбыз бар. Теге заманнарда әле заказчылар табу да җиңел түгел иде, шуңа күрә туңдырылган продукциябезне машинага төяп, тиешле урыннарга илтеп бирә идек. Кибет хуҗалары белән килешүләрне үзебез төзибез. Хәтерлим, кереп, сорап, ялынып йөрүләрдән шулкадәр ояла идем. Әмма ирем мине гел әйдәкләп тора. Беренче елны без бар эшне дә икәү генә башкардык, әкренләп барысы да җайга салынды, беренче хезмәткәрләребезне эшкә алдык. Ә үз предприятиебезне ачуның икенче елында инде ирем бу дөньядан китеп барды. Берүзем калдым...
2016 елда предприятиебез оешуга 15 ел тулды. Шул арада үзем дә үстем, ныгыдым, әлбәттә. Көчле иренә аркаланып яшәүче 22 яшьлек тәҗрибәсез кыздан мөстәкыйль ханымга әверелдем. Ирем бар яктан да таяныч иде: дустым да, әти урынына калган кешем дә, бизнес буенча партнерым да булды ул. Мине күп нәрсәгә өйрәтте: эшне алып барырга, курыкмаска, тәвәккәл булырга. Аны югалтуның авырлыгын үзем генә беләм.
Сөйләгез әле, нинди иде ул?
– Ирем кызыклы кеше иде. 80 нче елларда студентлар кичәсендә таныштык аның белән. Шундук үзенә каратты. Яшенә караганда өлкәнрәк күренә, эрудицияле, юморга бай – чып-чын грузин инде. Ул да мине ошаткан. Бик озак артымнан йөрде, мине генә түгел, бөтен гаиләбезне кайгыртуны үз өстенә алды. Әти ташлап киткәч, кечкенә туганнарыма аякка басарга булышты, ә без гаиләдә ун бала! Рәхмәт аңа, барыбыз да укып чыктык.
Беренче очрашкан көннәрдә ул: «Минем өем – Грузия!» – дип кабатлый иде. Өйләнешеп, бергә тора башлагач, ватанына еш кайтып йөрде, кире әйләнеп кайтканда: «Сине сагындым, минем өем биредә икән», – дип әйтә башлады. Аның белән бик бәхетле идем.
Сүрия, көчле хатыннарның да кулыннан эше төшәме?
– Әлбәттә. Без бит хатын-кызлар. Әйе, көчлеләр, ләкин хатын-кызлар. Безгә башны куеп еларлык көчле җилкә булу кирәк. Ял базасында атналар буе яшәп, шуннан гына эшкә йөргән чакларым булды. Анда мин күбрәк верандада – чыбылдык эчендә йокладым, таби-гатьтән энергия алдым. Мин бик аралашучан, дусларым да күп, ләкин үз-үземә бикләнеп, ялгыз гына каласы килгән чаклар да булды. Мондый очракларда иң яхшы табиб – табигать...
Тормышыгызда иң бәхетле көнегезне атагыз әле?
– Андый көннәрем байтак минем. Мәсәлән, узган ел парапланда очып карадым. Нибары бер сәгать! Әмма әйтеп бетергесез бәхет кичердем! Хәтта ул видеоны Фейсбукка куярга да кыймадым – куанычтан, сокланудан кычкырып елавымны бөтен кеше аңламас дип курыктым. Дусларым күп, туганнарым исән-сау – бу бәхет түгелмени?! Кайчак акча юклыктан, кемдер кәефне кырудан зарланган булабыз. Болар барысы да вак-төяк. Без исән-сау, менә шул инде ул бәхет. Ә иң бәхетсезе... Иң якын кешемне – иремне югалткан көн...
Сезне нәрсә куркыта?
– Бүген мине бернәрсә дә куркытмый. Якыннарыңны югалту гына бик авыр. Яшәү белән үлем һәрчак янәшә йөри, һәм без моның белән ризалашырга, аны шулай кабул итәргә тиеш.
Бүгенге эшегез булмаса, кем булырга теләр идегез?
– Ирем авырый башлагач, гел курку халәтендә яшәдем. Сулыш алуыннан ук хәлен аңларга, уколлар ясарга өйрәндем. Мин, мөгаен, табиб булып, кешеләрне дәвалый алыр идем дип уйлыйм.
Сез кешеләрдә беркайчан да нәрсәне гафу итә алмас идегез?
– Катлаулы сорау... Хыянәтнедер, мөгаен. Ләкин еллар узу белән, моңа да башкача карый башладым. Тормышымда төрле хәлләр булды, әмма мин аларны үткәреп җибәрергә, кичерергә өйрәндем. Дөрес, хыянәтне белү, аңлау һәм алга таба бара алу бер дә җиңел түгел. Ләкин тормыш биргән иң кыйммәтле сабакларның берсе бу.
Балачагыгызның иң якты хатирәсе?
– Яшелчә бакчасы бар иде. Без, бала-чага,
арыш ипиенә сарымсак сылап, тоз сибеп, урамга чыгабыз. Бакчада редиска, кыяр үсә, чарлакта
капчыгы белән кипкән балык утыра. Дөньяда
иң тәмле ризык шулар булгандыр. Без, ашарга да кайтып тормыйча, көннәр буе уенда әвәрә килә идек. Хәзер урамда бала-чага күрмәссең, хәтта авылныкылар да интернетта утыра.
Тормышта бернәрсә дә очраклы булмый, диләр. Сез моңа ышанасызмы?
– Ничек кенә ышанам әле! Безнең предприятие исемендә тикмәгә генә «9» саннары тезелеп тормый.
Цехны «Мелия 999» дип атаганда ук «тугыз»лының минеке икәнен аңладым. Юктан гына түгел бу!
Әйе, тормышта бернәрсә дә очраклы гына килеп
чыкмый дип, мин гел әйтәм: шуңа күрә юлыңда
очраган әнә шундый билгеләрне күрә, тыңлый
белергә кирәк. Кешенең үзеннән, аның холкыннан да күп нәрсә тора әле. Позитив булсаң, тормышны яратсаң – барысы да әйбәт килеп чыгачак!
фото: Наталья Сухарева
Сүрия МЕЛИЯ рецепты - СУДАКТАН ӨЧПОЧМАК: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vypechka/?id=4694
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк