Хуҗабикә

Әхтәм ЗАРИПОВ

 ...Күпмедер микъдарда вәгъдәмне үтәү йөзеннән, күренекле бу шәхесләрнең истәлекләренә, хатирәләренә нигезләнгән язмамны тәкъдим итәргә булдым. Җиңү көннәрендә бу гадел фронтовикларның хатирәләрен укып уйлану аларга дога булып ирешер дигән өметтәмен.

 

Мин ул вакытта телевидение режиссеры, исемем телефильмнарда сценарийлар авторы буларак еш яңгырый башлаган чак иде. 
Бер көнне эштән кайтуыма хатыным Җәмилә: «Бикә апа шалтыратты», – дигәч, югалып калдым. Театрда эшләгәндә Бикә апаның актерга шалтыратуы ЧП министры шалтыратудан да хәтәррәк яңгыраса, хәзер инде мин – артист, Бикә апа труппа мөдире түгел, нигә икән дип аптырап калдым.

Телевизион тапшыру карап, берәр гаеп тапканмы әллә?
 «Эштән кайтуга әйт: срочно безгә килсен, килә алмаса, шалтыратсын!» дип әйткән ди. 

...Шалтыратып, Бикә апаның сүзен ишеткәч, чак көлеп җибәрмәдем. 
– Сәет абыең яңа пьесасын язып бетерде. Миңа ошамады. Шул бәхәстә кем хаклы булуны ачыкларга сине чакырабыз. 
– Андый бәхәстә мин хөкемдар була алмам, Бикә апа, башка судья чакырыгыз!
– Сәет абыең сине чакыр, диде. Үзең беләсең: мин аннан уза алмыйм. Ул миннән узмый.
...Бикә апа, гадәтенчә, мул итеп өстәл әзерләгән, Сәет абый күзлеген кигән, кулъязмаларын өстәлгә ачып куйган, көтә. Пьесаны укырга тотындым. Үзгәрткән, төзәткән урыннары бик күп иде, авырлык белән булса да укып чыктым. Тынлык урнашты. Мин Сәет абыйның республика театрларында уңыш белән барган әсәрләрен санап, бу пьесасы буенча телевидениедә бәхәс оештырырга кирәк, дигән «дежур» тәкъдим ясадым. Бикә апа ризалашса да, Сәет абый: «Мин кибеткә арткы ишектән керергә яратмыйм», – дип читкә китте дә миңа карап: «Эшләргә кирәк!» – диде. 

Бикә нинди вәхшәтләрне генә кичерми дә, нинди генә кыенлыкларга түзми.

 – Тамашачыны кызыксындырыр өчен жанры да, эчтәлеге дә хакыйкатькә төрелгән булырга тиеш. Бары шул. Мин үзем турындагысын һич яшерми әйтә алам. Эфирда гына түгел – любой җирдә, турыдан-туры, – диде Сәет абый. 
– Кемгә кирәк соң синең дөреслегең? – ди Бикә апа. 
– Минем кебек йөзләргә, меңнәргә кирәк, Бикә. Ил, дөнья алкышлар белән тула. Гадәттә аларны арбадан төшереп калдырырга омтылалар. Ә менә син мине арбадан чанага күчереп, яңа җан өрдең. Миннән хәзерге минне ясадың. Бу сизелми узарга тиеш түгел!..
– Бу бит, минемчә, бары тик кешелек бурычымны үтәү генә иде, Сәет, купыртма. 
– Дөнья бурычлылар белән тулы, Бикә, тыйнаклыгың урынсыз. Син кеше иттең мине. Пьеса шул хакта.

...Алар бәхәсенә ноктаны мин куярга тиеш идем. Саубуллашыр алдыннан телевидениедә «Җомга көн кич белән»не сезнең гаилә тарихына багышларбыз, дип, тапшыруда кулланырга ярардай биографик-тарихи материаллар әзерләүләрен сорагач, бераз сөйләштек тә хушлаштык. Сәет абый кирәкле материалларны җыеп китереп тә бирде.
– Монда санинструктор Шакирова Бикәнең холкын-фигыльләрен ача торган төрле материаллар. Башта шулар белән танышып чык. Ә менә монда без катнашкан төрле спектакльгә рецензияләр тупламасы, Бикә апаңның хатирәләре, истәлек язмалары да шунда, – диде.

Әмма түрәләремне тапшыруның кирәклегенә ышандыра алмадым... «Сүз орденлы фронтовичканың көрәшче булып яшәве турында барачак», – дигәнем дә ярдәм итмәде, вәгъдәм үтәлмәде, тапшыру булмады. Шулай зур бурычлы булып калдым. Башта Сәет абый китте, аннары, трамвайга тапталып, Бикә апа кинәт мәрхүм булды... Инде менә ничә елдан соң, вөҗданым уянып, бу онытылмас шәхесләр турында язма сүз әйтү кирәклеге тынычлыгымны алды, кулыма каләм тоттырды... 

 Теге чакта, чакыру белән баргач, блокнотымны чыгарып, кулыма каләм тотуга телемә килгән беренче сорау болайрак иде: 
– Бикә апа, синең тулы исемең Сөембикәме, Гөлбикәме, Миңлебикәме дигәч, җавапны Сәет абый бирде: «Бу исемнәрнең һәркайсына лаек булса да, Бикә Бикә булып яшәде, шулай яшәр: чөнки Бикә – хуҗа дигәнне аңлата  ул. Нәкъ Бикәнең холык-фигылен ачучы исем. Ул сүзенә дә хуҗа, эшләгән эшләренә дә, хыялларына, планнарына да, балаларына, иренә, ягъни миңа да хуҗа. Димәк, Хуҗабикә ул! Ул булмаса – минем әсәрләрем дә булмас иде. Язмаңа «Хуҗабикә кыйссасы» дип куй». 

...Унбише дә тулмаган кыз сәхнәгә булган мәхәббәтенә буйсынып, ата-бабасы күрмәгән һөнәргә өйрәнер өчен училищеда укый башлый. Күренекле артистлар, режиссерлар алып барган дәресләрдән кыз драма артисткасы һөнәрен сайлап ялгышмаганлыгына инана. Инде алар театр сәхнәсендә дә күренгәлиләр, үз таныш-белешләре аларга беренче чәчәк бәйләмнәрен дә биргәли. Тамашачы мөнәсәбәтенең ни икәнен тирәннән тойган бәхетле мизгелләр кичерә башлый алар. Тик кинәт... Әгәр сугыш башланмаса, алар, мөгаен, олы сәнгатьнең ни икәненә тирәннән төшенеп кайткан булырлар иде. 

Безнең хатын-кызларның күпчелеге тылдагы авырлыкларны яхшы белә. Әмма кайберәүләре, ир-егетләр белән бер сафка басып, сугыш кырына ук китеп баралар. Бикә Шакирова – шундыйлардан. 

...Кыр госпиталендә ашыгыч операция бара. Бикә – хирургия сестрасы. Япь-яшь офицерның аягына операция ясыйлар. Хирург: «Иң мөһиме – канын саклау, шуңа ирешсәк...» – дип сөйләнә-сөйләнә эшкә тотына. 

Бикәгә, сиңа беренче операцияне күрү авыр булыр, бу якка борылма, менә шул аяктан, селкетмичә, тотып кына торырсың, дип киңәш бирәләр. Кыз күзләрен чытырдатып йома. Күпме вакыт үткәнен дә абайламый. Бервакыт бүлмәдә ниндидер үзгәреш барлыгын сизеп, як-ягына караса, егылып китүдән чак тыела. Хирург та, ярдәмчеләре дә чыгып баралар. Яралы офицерны да көпчәкле ятакка күчергәннәр. Бикә кулында аның дошман пулясы чәрдәкләгән сыңар аягы гына торып калган... 

Бу күренеш Бикәне тәмам чарасыз итә. Ул үзен үзе белештермичә, аулак якка чаба, үксеп еларга тотына. Бераздан исә аңа өлкән сестраның шактый кискен шелтәсен ишетергә туры килә. 

– Без сугышка үз ихтыярыбыз белән килгән кызлар, – ди ул. – Барыбыз да синең кебек елак булсак, фронтка бездән ни файда? Хәзер үк сөрт күз яшьләреңне! Баш врач күрмәсен...

 Бераздан ул врачның таләбен дә, иптәшләренең үтенечен дә ярты сүздән аңлаучы һәм «ялт» иттереп үтәүче бик өлгер шәфкать туташына әйләнә. Операцияләрнең күбесе яралы сугышчыларга кан бирүне сорый. Мондый очракларда да: «Бикә! Группасы – синең канныкы, әзер тор!» – дигән сүзне генә ишетеп ала ул. Фронт юлларында Бикә Шакирова алты литр (!) канын тапшыра. 

 Верховный Башкомандующий имзасы куелган Мактау грамоталарының берсендә мондый юллар игътибарга лаек: «...бер бәрелештә, үз плащ-палаткасына салып, сугыш кырыннан егерме җиде (!) яралы сугышчыны алып чыгуы өчен тирән рәхмәт белдерелә». 

Алгы сызыкта дошман белән бәрелешкәндә, сугыш кырыннан ул алып чыккан яралылар санын исә һичничек чамалап булмый.


Нибары бер генә көндәге бәрелештә Бикә әнә нинди тәвәккәллек күрсәткән: егерме җиде кешене үлем тырнагыннан коткарган, егерме җиде тапкыр җанын үлемгә каршы куйган һәм үлемне җиңеп чыккан! Чираттагы бер бомбежкадан соң сугыш кырыннан плащ-палаткага салып медпунктка алып барганда үлем хәлендәге сугышчы: «Өстерәмә мине, туташ, мин барыбер үләсе, калдыр», – ди. Әмма Бикә аны ташламый, хирургка илтеп тапшыра: «Зинһар өчен, коткарыгыз, ул минем милләттәш булса кирәк», – ди. 

Чынында исә ул азәрбайҗан егете була. Катлаулы операцияләрдән соң, үз канын биреп, солдатның терелүенә өметләнгән Бикә иптәш кызы Туешовага: 
– Терелсә, бу түзем-сабыр егеткә кияүгә чыгар идем, – ди. Яралы күзен ача, сүзен генә әйтә алмый. 
...Күкрәгенә орден-медальләр таккан старшина санинструктор Бикә Шакирова Җиңү көнен Чехословакиядә каршылый. Шунда ул үзе коткарып калган азәрбайҗан егетен очрата. Егет аны тавышыннан танып эндәшә: «Туташ, син миңа үз каныңны биреп, үлемнән алып калдың. Иптәш кызыңа: «Терелсә, мин бу түзем егеткә кияүгә чыгар идем, дидең. Ул чак сүз әйтерлек көчем булмаса да, ишеткәнем хәтеремдә... Сүзеңдә торасыңа өметләнеп, сине эзләдем, таптым...» 

...Алар кушылалар. 1946 елда Бикә кыз бала таба. Аңа Хәдичә дигән исем бирәләр. Кызганыч, кыз башка солдатны «әти» дип үсәргә дучар була. Бикә болар турында газетага да язып күңеленә тынычлык эзли. Әмма газета редакторы мәкаләне оптимистик юнәлешкә үзгәртүне сорый. «Егет үлмәсен дә, аерылышмасыннар да», – ди. Бикә Шакирова үзгәрә яисә үзгәртә торган шәхесме? Аңа кайда да дөреслек кадерле! Мәкалә басылмый, кулъязма авторның архивында кала. 
Истәлекләренең берсендә: «Бер-беребезгә тупас мөгамәләдә булуыбызга йөрәгем әрни», – дип яза Бикә апа. «Ни өчен без елдан-ел усаллана барабыз? Ни өчен әле без үзебезнең элеккеге сафлыгыбызны, сабырлыгыбызны, әдәплелегебезне, никахлыгыбызны югалта барабыз? Кибетләрдә товарлар булмаганга дисезме? Сугыш вакытында, сугыштан соңгы авыр елларда бар идеме соң алар? Көн-төн эшләп тә бер тиен эш хакы алмаган вакытларда да без бит бер-беребезгә ташланмадык. Кичтән чират алып номерларыбызны кулларыбызга яздырып, иртән ипи кибете ачылганчы төн буе 400 грамм ипи өчен торганда да картларны, балалы хатыннарны чиратсыз җибәрә идек. Ә хәзер?.. Ачмы, ялангачмы? Нигә соң без булганына шөкер итеп яши белмибез? Элек, без яшь вакытта, трамвайларның алгы ишегеннән керүне белми идек. Белмәгәннәргә трамвай йөртүчеләр: «Яшьләр, арткы ишектән керегез, олыларга урын бирегез», – дип әйтәләр иде. Хәзер дә шул матур кагыйдәләрне эшләп булмыймыни соң? 

  Орденлы фронтовичка тыныч тормышта да көрәшче булып кала.

Татарстан газетасында Таҗетдиновның «Йөрәк җылыбызны тойсыннар» дигән мәкаләсе кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Дөрес, хөкүмәтебез безгә карата кайгыртучанлык күрсәтә. Ләкин тормышта  тоябызмы соң без «йөрәк җылысын?» 
Бервакытны чистартырга бирәсе әйберләремне сумкага тудырдым да киттем. Килеп керсәм, чират зур, инде башка вакытны килермен дип кире борылганда, «Участникам ВОВ без очереди» дигән язуны күрдем дә, кабат килеп йөргәнче файдаланып карыйм әле дип, удостоверениемне күрсәтеп: «Рөхсәт итегез, зинһар», – дип чираттагыларга мөрәҗәгать иттем. Йә Алла, исемә төшсә, хәзер дә йөрәгем әрни. Шул вакыт чираттагылардан берсе: «Әстәгъфирулла, монда да АЛАР!» – диде. Икенчесе: «Кайда гына юк АЛАР!» – дип куйды. Башкалары эләктереп алды да киттеләр... Аларын хәтерләмим, шундагы бер ир кеше, рәхмәт төшкере, кулымдагы сумканы алып, әйберләрен кабул итүчегә биргәндә, минем адресны һәм 6 сум 40 тиен акча сорый. Мин стенага терәлгән хәлемдә, калтыранып, адресымны әйтеп акчамны бирдем дә, терәлгән урынымнан кузгала алмыйча чираттагыларның һәммәсен күздән йөртеп чыктым. Йә Раббым... бәлки, боларның кайсының булса да атасын, бабасын, баласын, агасын сугыш кырыннан сөйрәп чыгып, беренче ярдәм күрсәтеп, аңа гомер бүләк иткәнмендер. Шуның өчен миңа «рәхмәт» яудыралармы?..

Шушы вакыйгадан соң ул удостоверениене үзем белән йөртмәс булдым. Шулай да читтән күзәтеп йөрим. Берчак кибеттә бик яхшы алма саталар. Чират зур. Бер сугыш ветераны удостоверениесен күрсәтеп, 2 килограмм алма сорады. Сатучы аңа: «Чираттагылардан сорагыз», – диде. Ә чираттагыларның якыннары  барысы да сугыш кырында үлеп калган икән! «Нигә әле ул исән калган?» – дип шаулашалар. Әле без исән калганыбыз өчен дә гаепле икәнбез!.. 
Дөрес, без ветераннар арасында да төрлебез бар: чиратта биш-алты кеше булганда да, йә булмаса сатыла торган әйбер бетеп килгәндә сәгатьләр буе чират торучылар җитәме-юкмы дип борчылып торганда, шулар алдыннан бер ветеран килеп актыкны алып китә. Бу хәлгә кемнең ачуы килмәсен?Андыйлар анда да җылы урыннарга интендант булып урнашып, Германиядән вагон-вагон трофей җибәреп, орденнар белән кайттылар. Ә чын сугышның эченнән гарип булып, бер медаль дә алмыйча кайтучыларны «тегеләр» белән тигезләп, шул ук удостоверениене тоттырдылар. Тигезлекме бу? 

– Рәнҗетмәгез без – ветераннарны. Мин сугыш ветераннарын гына әйтмим. Сугышта булмаганнар да сугышның ачысын күп татыды. Ничә ел буена төзәлеп бетмәгән яраларыбызга тоз салмыйк! 

«Язмыштан узмыш юк», диләр. Язмышымдагы төп вакыйгага күчәм. Ул минем язмышым да, канатымның сыңары да. Канат булса – парлы гына була. Сыңар канатлы кош юк дөньяда. Сәет белән без очар кошлар идек. (Сәет абыйның вафатыннан соң язылган истәлегеннән.)


«Без Сәет белән 47 нче елны, сугыштан соң иң авыр елларның җәендә таныштык. Мин Мамадыш театры белән гастрольдә, авылдан авылга үгез җигелгән арбаларда, 1 яшьлек бала белән, арыш башакларын уып ашап, ашардай үләннәр җыеп, ярым ач, ялангач йөргәндә безгә Казаннан Сәет Шәкүров дигән артист килеп кушылды. Ул көнне колхоздан бераз он биргәннәр иде. Шуны стаканлап бүләбез, өчәр стакан тиде. Шунда мин: «Балага да өлеш чыгарсагыз иде», – дип сорадым. Бер артистыбыз: «Минем өчен чыгып уйнасын, аннан өлеш алыр», – диде. Сәет бу хәлләрне күзәтеп торып: «Минем өлешемне балага бирегез», – ди. «Син кем соң әле монда, килмәс борын өлеш алырлык», – дип җавап бирә теге артистыбыз. Сәет дәшмичә чыгып китә. Озак та үтми, 3 килограмм он күтәреп фатирыма килеп керә. Ул вакытта 3 килограмм он... Клубтагы сүзләрдән соң бөтен тормышыма, утлы сугыш кырларыннан исән кайтуыма ләгънәт укып утырганда Сәет 3 килограмм он күтәреп килеп керә... ул минуттагы кичерешләрне язып-сөйләп аңлатуы авыр... Бала мәм-мәм дип елый, ә мин, белмим, ачы язмыштанмы, әллә сөенечтәнме үксеп еларга тотындым. Ә ул баланы кулына алып тынычландырды да: «Ярар, тынычлан, бала да ач, минем дә ашыйсым килә, умач булса да әптәрлә», – ди. Менә шулай булды безнең танышу. Шуннан ул балага азык тапкалап, ешрак килеп йөри башлады. Бала аңа ияләште, хәтта «әттә», дия башлады, өйрәткәндер, күрәсең. Мин дә ул килмәсә, юксына башладым. Бер көн әйтә: «Бикә, син матур, үзеңә ир табарсың, балага хәзер үк ата кирәк», – ди. Шул авыр елларда, ирләргә кытлык заманда шундый мәһабәт кеше алам дип торганда, ничек инде риза булмыйсың, ди. Кавыштык. 
Әйе, төрле хәлләр булды безнең. Шундый авыр вакытларда Ходай Тәгалә әйткәндер, «түз, сабыр ит, олыгайган көнеңдә рәхәт күрерсең», дип. Олыгая башлагач, ул чын мәгънәсендә минем алтын баганама әверелде. 

Сәет нечкә күңелле булса да, рухи яктан көчле, максатына ирешә торган тынгысыз, хыялый кеше. Тормышка, табигать матурлыгына соклана торган илаһи зат. Ул һаман киләчәккә, тормышыбызда кайчан да булса кискен үзгәреш булачагына өмет белән яшәде. Аның соңгы иҗат эше «Артист» дигән повесть. Ул аны озак еллар дәвамында бик яратып, эчке кичерешләргә бирелеп язды. Инде бөтен кыенлыкларны үтеп, менә-менә дөньяга чыгачагына сөенеп кайтып: «Шул китабымны кулыма алсам, үлсәм дә үкенмәс идем», – диде. Күрә алмады... Бездә гаҗәеп бер гадәт бар. Кеше теге дөньяга киткәч кенә аның иҗатына бәя биреп, матур сүзләр белән мактыйлар. Әгәр шул мактау сүзләренең чиреге генә үзенә әйтелгән булса да, ул шуңа куанып,  тагын да әллә ниләр иҗат иткән булыр иде кебек... 


Безнең 42 ел яшәү дәверендә язучы буларак та, ир буларак та оныта алмаслык гыйбрәтле, үкенечле, куанычлы мизгелләр бик күп. 
Аның истәлекләреннән:
«Сугыштан соң иң авыр елларда кавыштык. «Барлык сөйдерә, юклык көйдерә», дип юкка әйтмәгәннәр. Төрле вакытлар булды. Ләкин шул авыр елларда да киләчәккә өметебез зур иде, шул өмет гаиләбезне саклап калды. 
 Һәрвакыт бер-беребезгә «әнисе», «әтисе» дип дәшә идек. Хәтта бер авылда фатир хуҗасы миңа «әнисе» дип дәште. Ул исемемне Әнисә дип уйлаган. Әгәр ирең сиңа «әнисе» дип дәшә икән, ул инде сине тупас сүзләр белән мыскыл итә алмый. «Әтисе» – ул газиз балаларыңның әтисе, ул синең  юатучың, яклаучың». 

...Язмамның ахырында Ватан сугышының җанлы истәлеге Бикә апаның кызы Хәдичәнең язмышын кыскача әйтеп узмасам, кыйссабыз китек чыгар... 
...Хәдичә Бикә апаның да, Сәет абыйның да иркә кызы булып үсә. Институтта укып, югары белемле математика-физика мөгаллимәсе була. Хәзерге көндә балалары шатлыгы белән куанып, лаеклы ялда. Мәрхүм әнисен дә, әтиләрен дә хөрмәт белән искә алып, оныклары укыр өчен хатирәләр яза. Бу кыйсса өчен фотоларны Бикә апаның Ислам исемле оныгы китереп бирде. Шулай яши Бикә Шакирова – «Хуҗабикә» балалары, Бикә апаны күреп белгәннәрнең хатирәләрендә. Аның исеме Бөек җиңүчеләр исемлегендә мәңгелеккә теркәлгән. Ул чын солдат, үрнәк шәхес иде. 


               
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...