Логотип
Арабыздан беребез

Буй җиткән Бибинурлар

Резеда Һадиуллина

   

- «Бибинур» фильмында төшү сиңа ни бирде?
-  Ул әле дә дулкын сыман каплап китә… Моның кадәр зур тәҗрибәне каян аласың тагын? Ул вакытта мин әле актерлык юлына баскан идем генә бит. Дөрес, мәктәп сәхнәсендә уйналды, әмма...  «Бибинур» фильмында үземне сынагач, дөрес юл сайлаганыма инандым. 




Съемкалар тәмамлангач, фильмның экранга чыгуын ике ел көтәргә туры килде. Ә караганнан соң: «Бу фильмны һәр татар кешесе карарга тиеш!» - дип уйлап куйдым. Юк, татар гына түгел, һәркем!
Фильмнан соң миннән интервьюлар алулар, мине танулар әле дә дәвам итә. 

  

- Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнәсең?
- Үземнең яраткан «Театр на Булаке» театрында эшләп йөрим. Язмышым мине һәр көн  Казанның иҗат кешеләре белән таныштыра, без бергәләшеп төрле проектларны тормышка ашырабыз, ирекле театраль мәйданчыкларда чыгыш ясыйм.

  

- Съемкаларда булган хәлләрнең кайсысы аеруча хәтереңдә уелып калды?
- Иң истә калганы – сай гына елгада «батуыбыз». Ул елганың тирәнлеге ярты метрдан да азрак булгандыр. Безгә 5-10 килолык гер тагып куюлары үзе ни тора – чын-чынлап бата башларсың! Озак итеп «батканнан» соң, режиссерның «Стоп! Снято!» диюе хәтеремдә аеруча уелып калгандыр :)
 




Рената Минвәлиева


   

Рената Санкт-Петербургта яши. 7 нче сыйныфта укый инде. Менә дигән итеп роликларда, велосипедта  йөри, бии.



Киләчәктә мультипликатор булырга тели.

  


Кызларның фильмда төшү тарихын биредә укый аласыз:  http://syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=1259

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    идея замечательная - показать, как сегодня живут юные актрисы знаменитого татарского фильма "бибинур". фотосессия резеды очень даже интересная, разноплановая. но текст интервью - ужасный. чувствуется, что резеда говорила по-русски, а автор нам преподнесла прямой перевод, не думая о синонимах и литературном изяществе языка. надеюсь, что автор доведет свой текст до ума. желаю успехов!

    Хәзер укыйлар