Логотип
Актуаль тема

Үзмәшгульгә салым. Ул нигә кирәк?

Яңалык һәрвакыт авыр кабул ителә. Бигрәк тә акча мәсьәләсенә кагылса. Быел үзмәшгульләргә салым түләтү турындагы канун гамәлгә керде. Сынау рәвешендә ул дүрт төбәктә, шул исәптән, Татарстанда эшли башлады. Яңа канун хакында төрле фикерләр яңгырый. Берәүләр «талау» дисә, икенчеләре: «Мин рәсми эшләп, барлык салымнарны түлим, ник әле башкалар да түләмәскә тиеш», – ди. Үз-үзенә эшләүчеләр исә безнең баш санын җыячаклар да, салымны бермә-бер күтәреп куячаклар дип куркуга калды. Укучыларыбызга әлеге салымның әһәмиятле ягын аңлатасыбыз килә: ул – яклау. Икътисад секторының соры базарында эшләүчеләр, дәүләтне алдыйбыз дип куанып, үзләре алданмый микән? Чөнки аларның бер хокуклары да юк. Андыйларны, кирәк чакта, шул ук дәүләт тә яклап чыга алмый. «Үзмәшгульләр белән дә шундыйрак вазгыять», – ди әлеге канунны язучыларның берсе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат ФӘРРАХОВ. Ул безгә әлеге канун механизмын гап-гади телдә аңлатып бирде.

Айрат Зәкиевич, күпләр үзмәшгульләргә кагылышлы «бозны» Татарстан җитәкчелеге узган ел эшмәкәрләр белән очрашу вакытында кузгатты дип саный. Чынлыкта, әлеге проектны кайчан эшли башладылар? Ялгышмасам, 2015 елда да үзмәшгульләрне барларга керешеп карадылар...
– Бу канун һич тә Татарстан инициативасы түгел. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстанда соры базарда эшләүчеләр саны илнеке белән чагыштырганда түбәнрәк тә. Эшмәкәрләр дә башка төбәкләр белән чагыштырганда күбрәк. Үзмәшгульләргә салым турындагы канун бөтен ил проблемасын чишүгә юнәлтелгән. Россиядә хезмәт яшендәге 72 миллион кеше яшәсә, шуларның 25 миллионнын беркайда да күрмибез. Халыкның салым түләвеннән чыгып, аларның нинди керемгә яшәгәнен беләбез. Әлбәттә, һәр илдә соры сектор бар. Тик 25 миллион – бу бик күп бит! Дәүләтнең максаты – яңа канун кабул итеп, казна баету түгел! Бу очракта халыкның тормыш сыйфатын яхшырту бурычы куела. Кагыйдә буларак, соры бизнеста эшләүчеләр талантлы, креатив уйлаучы, үзләренә ышанган кешеләр. Тик хисапларның күплегеннән куркып, бюрократиядән качып, алар шәхси эшмәкәр булып теркәлмиләр. Тик шуны онытмаска кирәк: легаль булмаган шөгыльнең куркыныч яклары да бар. Хокук саклау органнары җинаять эше ачарга мөмкин, чөнки бу законсыз эшмәкәрлек, икенчедән, нормаль шартларда кредит ала алмыйлар. Канун буенча эшләгән һәр банк кредит биргәндә иң элек: «Сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?» дип сораячак. Өченчедән, җинаять эшчәнлеге белән шөгыльләнгән «текә егетләр» ишек тибеп кереп, тир түгеп корган бизнесыгызны бүлешүне таләп итәргә мөмкин. Бу очракта полициягә дә мөрәҗәгать итә алмаячаксыз, чөнки үзегез дә законсыз эшлисез. Менә шушылар җәмгыятьтә хилафлыклар тудыра да инде. Әйе, шуңа күрә дә дәүләт этаплап бу секторда тәртип салып карарга тырышты. Тик хакимият органнарына ышанмау дәрәҗәсе югары. Төрле шартлар тудырылганда да, халык иң элек безне алдаячаклар дип уйлады. Мәсәлән, бүген без рәсми рәвештә теркәләбез икән, иртәгә салымны күтәрәчәкләр, яисә берәр төрле чикләүләр кертәчәкләр дә, минем проблемаларым башланачак дип фикер йөртте. Бу канун алда булган бөтен хаталарны уйлап язылды. Беренчедән, аны дәүләт түгел, депутатлар кертте; икенчедән, иң кечкенә салым ставкасы билгеләнде; өченчедән, канунда ук язылган: әлеге ставканы ун ел буе беркем дә үзгәртә алмаячак. Хәтта үзмәшгульнең канунда каралган еллык кереме дә үзгәртелми! Керемең бар икән, салымны түлисең, юк икән – түләмисең.

Бу канун безгә – үзмәшгульләрнең хезмәтеннән файдаланучыларга нинди өстенлек бирәчәк? 
– Гади генә мисал: балаларны бердәм дәүләт имтиханына әзерләү өчен репетиторларга күпме акча киткәнен санап карагыз әле. Әгәр ул хезмәт рәсми рәвештә күрсәтелсә, ел ахырында социаль салым кайтара аласыз. Машина ремонтлаучылар белән дә шул ук хәл. Өйдә нидер пешереп сатучыларны алсак, безнең закон моңа каршы, чөнки ризыкның нинди шартларда әзерләнгәнен күзәтчелек иткән органнар белергә тиеш. Ә аларның кеше өенә барып керергә хокуклары юк. Монда нинди дә булса идарә рычаглары булырга тиеш. Тик нинди икәне әле билгеләнеп бетмәгән.

Өендә торт пешереп саткан үзмәшгуль рәсми рәвештә теркәлгәннән соң, аның өенә теләсә кайсы вакытта күзәтчелек органнары килеп керергә мөмкин дигән сүзме инде бу?
– Быел бу канун пилот рәвешендә гамәлгә ашырылган вакытта беркемгә дә штраф салынмаячак. Агымдагы елда тикшерүләр дә уздырылырга тиеш түгел дип саныйм. Тик дәүләт бөтенләй контрольгә алмаячак дип әйтеп булмый. Ел дәвамында алтын урталык табылыр дип уйлыйм. Без базарга сыйфатсыз азык-төлек чыгуны туктатырга тиеш, шул ук вакытта үзмәшгульләрнең эшчәнлеген тәэмин итүне дә хәл итәргә кирәк булачак. Әйтик, өйгә килеп массаж ясаучыларны алыйк. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эш башлау өчен лицензия алырга кирәк. Тик ул белгечкә түгел, ә аның эш урынына бирелә. Ә массажистлар, гадәттә, клиентларның өйләренә үзләре килә. Дәүләт аларның легальләшүен тели икән, медицина өлкәсендә аерым белгечләрнең үзләренә лицензия бирә башлау зарур. Болар барысы да алда хәл ителәсе мәсьәләләр.

Айрат Зәкиевич, канун эшли башлауга бөтен үзмәшгульләр теркәлергә йөгерер дип уйлау дөреслеккә туры килмәс. Аларга мотивация кирәк булачак. Дәүләт бу җәһәттән нинди чаралар күрергә җыена?
– Легальләшергә теләгәннәрнең үзләренә инициатива күрсәтү зарур. Беркем дә беренче көннән үк рәсми теркәлү бурычын куймый. Аерым стимуллаштыру чаралары да юк. Нишләргә икәнен һәркем үзе хәл итә. Киләчәктә бу өлкәдә дә дәүләт ярдәм итмәс дип әйтеп булмый. Бәлки ул төбәкләр дәрәҗәсендә булыр.

Канунда чикләүләр бармы?
– Әлбәттә, бар. Әлеге салым режимына физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр генә күчә ала. Тик аларның еллык кереме 2 миллион 400 мең сумнан артмаска тиеш. Сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр, акциз товарлар белән шөгыльләнүчеләр, файдалы казылмалар табу һәм чыгару сферасында хезмәт итүчеләр, адвокат, нотариуслар үзмәшгуль була алмый. Мәсәлән, авылда бер агай пилорама ача. Ул бу салым режимына керә ала. Эшче яллый икән – чикләүгә эләгә. Аңа шәхси эшмәкәрлек ачарга кирәк булачак. Чөнки канун буенча үзмәшгульнең ялланган эшчесе булырга тиеш түгел.

Атна саен шәһәргә килеп, үз сыерының сөтен-каймагын сатучылар, бу салымны безгә дә түләргә кирәк микән, дип аптырый.
– Юк, кирәкми. Шәхси хуҗалык турындагы канун буенча, сыеры, йорты янында 50 сутый бакчасы булып, ялланган эшчесе юк икән, шунда үзе үстергән яшелчәне, үз сыерының каймагын, сөтен сата икән, ул берничек тә үзмәшгуль булмый.

Әгәр дә инде кишәрлеге зуррак булса?
–Бу очракта ул йә фермер, йә башка төрле эшчәнлек алып баручы дип исәпләнә.

Айрат Зәкиевич, үзмәшгульләргә салынган салым кайсы казнага китәчәк? Аның бер өлеше пенсия фондына күчерелмиме икән дип кызыксыналар.
– Әйдәгез, машина ремонтлаучы мисалында карап карыйк. Әйтик, ремонт өчен 25 мең ала ди ул. Салым ставкасы – 4%. Димәк, бу акчаның бер меңе салымга китә. Әле шул суммадан хезмәттән кулланучы үзенә кире салым кайтара ала. Бу 250 сум дигән сүз. Шулай итеп, автослесарь 25 мең сумнан бары тик 750 сумын гына дәүләткә түли. Ә бу акчалар кая күчә соң? Шуларның 65% ы – Татарстан казнасына, ә калганы медицина иминиятләштерү фондына китә. Ягъни эшен легальләштергән кеше үзе өчен үзе ОМС фондына түли башлый. Моңа кадәр ул эшсезләр категориясендә булган иде. Шуңа аның өчен Татарстан казнасы түләде. Хәзер бу җәһәттән республика азмы-күпме булса да отачак. Әлеге салым пенсия фондына берничек тә бара алмый. Чөнки һәр кеше пенсия системасын үзе сайларга тиеш.

Маникюр ясаучы мастерым: «Үзмәшгуль булып теркәләсем килә, тик кая барырга белмим», – дип аптырый. Гади кеше канун укып утырырга яратмый бит ул. Бу эшне кайдан башларга? 
– Беркая барырга кирәк түгел. «Мой налог» дигән кушымтаны телефонга гына йөклисе. Шунда кереп, сорауларга җавап бирәсең дә салым инспекциясенә җибәрәсең. Бу нибары 5-7 минут вакытны алачак. Һәр айның 25 нче көнендә салым күчерәсе генә кала. Бу эштә үзегезнең банкны агент итә аласыз. Ул барысын да үзе башкарачак. 
Үзмәшгульләргә салым салу турындагы канун эшли башлагач, халык банк карталары аша
акча күчерергә курка башлады. Салым салыначак икән дигән сүзләр таралды. Бу чынлап та шулаймы?
– Әйе, банк карталарында акча әйләнеше күзәтелә. Халыкның нинди керемгә яшәгәнен дәүләт белергә тиеш. Тик банк карталары аша акча күчерүләргә ниндидер өстәмә салым кертү турында бөтенләй сүз бармый. Дөрес, картага даими рәвештә билгеле бер сумма килеп торган очракта салым органнарының соравы туарга мөмкин. Аларның бу уңайдан кызыксынырга бөтен хокуклары бар, чөнки эшләре шундый.

Айрат Зәкиевич, сер түгел, күпләр аптырап, куркып калды. Ул хисне, нигездә, билгесезлек тудыра. Булган сорауларга җавап ала алмау, гади итеп аңлата белүче булмау да шөбһәгә сала. 
– Иң элек канунны укып чыгарга киңәш итәр идем. Ул бик гади итеп язылган. Аңламаган пунктлар буенча сорауларны яки теркәлгәч килеп чыккан проблемаларны уртага салып сөйләшүдән курыкмаска кирәк. Үзмәшгульләрне якларга әзермен. Кирәк икән, профильле тармакларга рәсми сорау җибәрә алам. Бәлки, килгән сораулар буенча үзмәшгульләр мәнфәгатьләрен яклап, яңа кануннар кабул итәргә туры килер. 

Редакциядән: «Сөембикә» журналы үз укучыларына ярдәм итәргә ашыга. Үзмәшгульләргә салым салу буенча сорауларыгызны редакциягә юллый аласыз. Экспертыбыз Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов аларга журнал аша җавап бирәчәк. 

Сорау-җавап

Үзмәшгульләргә салым салу кануны буенча бөтен клиентлар да күрсәтелгән хезмәт өчен чек алырга тиеш. Бу касса аппаратлары сатып алырга кирәк дигән сүзме? 
 – Махсус салым режимы яңа технология чишелешләрен куллануны күзаллый. Ул салым хисабы һәм контроль-касса аппаратларсыз гына мобиль кушымта аша салым органнары белән мәгълүмат алышуны тәэмин итә. Федераль хезмәтнең рәсми сайтында урнаштырылган «Мой налог» мобиль кушымтасында барысы да каралган. Клиентка чек та шул кушымта аша формалаштырылып бирелә. Ул электрон формада да, кәгазь дә була ала. 


Электрон системаларның камил эшләмәве барыбызга да мәгълүм. Мобиль кушымта эшчәнлегендә өзеклекләр килеп чыгып, штраф куркынычы янамыймы?
– Юк, бу очрак канунда да язылган. Өзеклекләр килеп чыгып, клиентка чек биреп яки салым түләп булмаса, аны система эшли башлагач та башкарырга мөмкин. Монда бернинди санкцияләр каралмаган. 


Хезмәт килешүе буенча да эшләп, үзмәшгуль булып та теркәлеп буламы?
– Берләшмә белән хезмәт килешүе төзелгән очракта, ул сезне эш белән тәэмин итүче булып санала һәм хезмәт хакы бирә. Билгеле, хезмәт хакыннан бөтен салымнар, иминиятләштерү түләүләре тотылып кала. Шул ук вакытта кеше төп эшеннән тыш та мәшгульлек алып бара ала. Һәм ул үзмәшгуль буларак теркәлергә тиеш.


Мин маникюр ясыйм. Кайбер чакта клиент сыйфатсыз хезмәт күрсәтелде дип акчасын сорап ала. Бу очракта нишләргә? Чек биреп, мин керемне теркәгән булам бит инде?
 – Бер календарь ай салым вакыты булып санала. Саналган салым күләме хакында күзәтчелек органнары «Мой налог» кушымтасы буенча айның 12 нче числосыннан соңга калмый хәбәр итә. Салым исә айның 25 нче көнендә түләнергә тиеш. Ул чорга керем кимегән очракта, үзмәшгуль элек салым органына биргән мәгълүматны, сәбәбен язып, кушымта аша төзәтергә хокуклы. 

Җавапларны Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар