Логотип
Актуаль тема

​Заман гына гаепле түгел

Туфан Миңнуллин декадасы башлану уңаеннан, 2010 елның февраль санында басылган язманы тәкъдим итәбез.

Туфан МИҢНУЛЛИН – Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
 
Тәрбия, милли тәрбия турында без күп язабыз. әмма гел үткәннәр турында сөйләү белән мавыгабыз шикелле. Сабак, гыйбрәтләр алу өчен алары да кирәк, әлбәттә. әмма милли тәрбия дигәндә, минемчә, без иң элек киләчәкне күз алдында тотарга тиешбез. Киләчәкне, димәк, балаларыбызны. Кемне үстереп җибәрәбез без кеше арасына, күңеленә нинди орлык­лар салабыз, килер көннәргә әманәт итеп аңа ни-нәрсә тапшырабыз? җәмгыять алдында моның өчен әни кеше дә, әти кеше дә бердәй җаваплы. 

...«Крутушка» санаториенда ял иткән чагым. Олы гына яшьтәге бер ханым килеп сүз кушты. Русча сөйләшә. 
– Мин беләм, сез язучы кеше, – ди. – Шуңа күрә, бу хакта сезгә әйтәсем килде. Минем әтием мулла булган, әнием дә укымышлы иде. Ләкин миңа нигәдер үз туган телемне өйрәтмәгәннәр. Моның өчен аларны гомер буе проклинаю...
...Бервакыт салудан башканы белмәгән бер иргә әйтәм: «Агай-эне, ник балаларыңны карамыйсың?» – дим. Ә балалары дүртәү аның, өйдә сүз әйтүче булмагач, азып-тузып, тәртипсезләнеп йөргән көннәре. «Минем балаларда ни эшең бар?» – дип, әтәчләнергә тотынган иде, «Алар синеке генә түгел», – дигәч, шып туктады. «Ничек инде алай?» – ди аптырап. 
Без хәзер белепме, белмичәме, гаи­ләдә ата кешенең ролен төшердек. Намус белән эшләгән ир кешегә гаиләсен алып барырлык, туендырырлык, яшәтерлек акча түләнми.

– Менә шулай, капканың бу ягында, урамда алар инде синеке генә түгел.
Балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү дә, «малай минеке, телим – өйрәтәм, теләмим икән – юк» дигән кысаларда гына калырга тиеш түгел! Үзебезнең битарафлыкны, гамьсезлекне күп вакыт заманга сылтап котылабыз. Ә бит заманның да, җәмгыятьнең дә моңа катнашы юк. өеңдә балаң белән татарча сөйләшүдән сине кем тыя?! Бармы шундый берәр канун? Әнә Финляндия, Австралия татарларыннан үрнәк алырга кирәк безгә.

Без хәзер белепме, белмичәме, гаиләдә ата кешенең ролен төшердек. Бу күренеш ир-ат белән хатын-кызның хезмәт хакларын тигезләгәч башлангандыр. Намус белән эшләгән ир кешегә гаиләсен алып барырлык, туендырырлык, яшәтерлек акча түләнми. Күпләр шуңа: «Миннән барыбер бер нәрсә дә тормый», – дип, үз-үзләренә кул селтәдеме икән әллә хәзер? Хатын-кыз исәбенә яшәүче ир-атларыбыз күзгә күренеп күбәйде.

Ә бит татарда гаиләне матди яктан тәэмин итү гомер-гомергә ир-ат җилкәсендә барган. Һәрхәлдә, хатын-кыздан эш аты ясаганга кадәр шулай булган. Юк, хатыннарны өйдә генә утырту, дүрт дивар арасыннан чыгармау яклы түгел мин. Эшләсеннәр. Тик тулы эш көне түгел, әйтик, дүрт кенә сәгать. Бала әни янында, әни җылысын тоеп үсәргә тиеш. Югыйсә, хатын-кыз бит хәзер бала имезү гадәтен дә онытты. Баладан котылып, ике-өч ай узуга, күпләре ашыгып эшкә чыга. Моның сәбәпләре төрледер инде: карьера ясау, яшәргә акча җитмәү... Арада мин төшенә, аңлый алмаган, дөресрәге, кабул итмәгән бер сәбәп тә бар: фигурам бозыла дип хатын-кызның бала имезүдән баш тартуы. Зур гаилә төшенчәсе таралды хәзер. Хатын – үзенә, ир – үзенә, балалар – үзенә, әби-бабайлар тагын үзләренә. һәркем эгоизм чире белән авырый. үз-үзен генә ярата. Мин әйткән очракта хатын-кыз баласын яратмый дия алмыйм, ярата ул аны, әмма барыбер үз мәнфәгатен өстен куя – буй-сынын, чибәрлеген саклый. Теләсә ни булсын, әмма мин үзем бу күренешне хатын-кыз табигатенә килеп кергән ят әйбергә саныйм. Ә ана белән бала янәшә озаграк булсыннар, мохтаҗлык кичермәсеннәр өчен бөтен шартларны да ир-ат тудырырга тиеш. 

Хатын-кызның үзен һәрвакыт хатын-кыз итеп тоюы да бары безгә, ир-атларга гына бәйләнгән. Чибәр, ягымлы, серле, көчле һәм... көчсез... Каядыр барырга җыенганда хатыныгыз көзге алдында инде бер сәгать бөтерелә икән, әйдә, бөтерелсен, ашыктырмагыз. Авыр сумкалар күтәртеп, аларны кибет юлында йөртмәү дә безнең кулдан гына килә торган эш. Хатын-кыз гаиләнең матди ягы өчен хәсрәтләнергә тиеш түгел! Хәзер әнә кайсы гына авылга барып керсәң дә, өерелеп егетләр йөри. Пенсионер әти-әниләре җилкәсендә көн итүче, беркайда эшләмәүче, салырга яратучы бәндәләр болар. Хатын-кыз булсам, мин дә аларга кияүгә чыкмас идем! Күңелендә җаваплылык хисе булмаган кеше белән ничек гомер итмәк кирәк?! Андыйларга карыйм да уйлыйм: «Вакытында каеш белән сабак бирүче булмаган боларга», – дим. Тәрбия җитми калган... Менә тагын сүз башыма әйләнеп кайттым. Ананың баланы өзелеп яратуын иркәләү дәрәҗәсенә җиткерүе янына ата кешенең акылы, аек аңы, үткен сабаклары килеп кушылганда гына, бу бала өчен аларга ил-көн алдында кызарырга туры килмәячәк.
 
Ананың баланы өзелеп яратуын иркәләү дәрәҗәсенә җиткерүе янына ата кешенең акылы, аек аңы, үткен сабаклары килеп кушылганда гына, бу бала өчен аларга ил-көн алдында кызарырга туры килмәячәк.

Гаилә, киләчәк, балалар язмышы турында уйланулар «Татар гаиләсе» дигән фонд төзү идеясенә китереп чыгарды. Аны җитәкләүне миңа тәкъдим иттеләр. Кайберәүләргә фондның «Татар гаиләсе» дип аталуы ошап та җитмәде. ә ул нәкъ менә шулай аталырга тиеш! Чөнки һәрбер гаиләдә яшәү кануннары, аерым кагыйдә-тәртипләр бар. Русларда ул – бер, яһүдләрдә – икенче, татарларда өченче төрле. Гасырлар дәвамында салынган бу система соңгы елларда җимерелде, буталды. Гаиләләрдә килеп чыккан күп бәлаләр шушыңа бәйле. 
Өеңдә балаң белән татарча сөйләшүдән сине кем тыя?! Бармы шундый берәр канун? әнә Финляндия, Австралия татарларыннан үрнәк алырга кирәк безгә.

Безнең фонд бүгенге җәмгыятьтә зур үзгәрешләр ясар дип өметләнергә кирәкми. Моның өчен матди яктан бай булуың да, кул астында гаиләдәге проблемаларны өйрәнүче, аларны чишү юлларын эзләп табучы институтлар эшләп торуы да зарур. әмма бер-ике дистә гаиләне булса да саклап калу көчебездән килерлек эш. Бер-ике дим, чөнки һәр гаилә исәптә чакта, йөзәрләгән, меңәрләгән гаиләләр турында сүз алып бару чынбарлыктан ерак китү булыр иде. Финляндия татарлары ел саен китап итеп чыгарып, кемнәр үлгән, кемнәр туганын теркәп баралар. Безнең дә әнә шулай берәмтекләп җан башы алу көннәре җитте инде. 

Фонд башкарган эшләргә күчик. Яңа өйләнешкән парларны җыйдык. Очраштык, сөйләштек, чәйләр эчтек, алар үзара аралаштылар, таныштылар. Мин, моны оештырып, зур эш эшләдек дип санамыйм. Әмма әлеге иллегә якын гаиләгә бу очрашу барыбер тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Анда әйткән сүзләребез җилгә очмагандыр. Аларда ил-көн, милләт алдында җаваплылык хисе тою, һичшиксез, арткандыр. 

Аннан татар әбиләрен җыйдык. һәрберсенә ак яулыклар бүләк иттек. «Сез каенаналар, дәү әниләр, балаларыгызга, оныкларыгызга тәэсирегез зур», – дидек. Элек бит шулай булган: ата белән ана җигелеп тормыш тарткан, ә балаларны әби-бабайлар тәрбияләгән. Бүгенгеләр исә «ялгыз башым – тыныч колагым», диләр дә, оныклардан ерак тору ягын карыйлар. әлеге дә баягы, әйткәнемчә, өлкәннәрдә дә эгоизм көчле. Очрашуга килгән әбиләрнең өч-дүртенең генә вөҗданын уятсак та, максатыбызга ирешкәнбездер! 
Милләтебезне үзебездән башка берәү дә сакламаячак! Эчке яктан ныклык сорала бездән. Мин менә яучылыкны тергезү кирәклеген күптән әйтеп киләм. Мәскәүдә аның белән шөгыльләнүчеләр бар инде, алар ярдәме белән гаиләләр дә төзелергә өлгерде. Татарда яучылык кайчандыр үзе бер институт кебек булган. Нигә аны кире кайтармаска?! Моны без эшләмәсәк, башка беркем эшләмәячәк. 

Шушы көннәрдә Балтачта, Карадуган авылында олпат педагог, М. Җәлил һәм «Себер тракты тарихы» музейлары директоры Бакый ага Зыятдиновның сиксән яшьлек юбилеенда булып кайттым. Бер нәрсәгә игътибар иттем – кичәдә нәсел сүзе еш яңгырады. һәм, күреп торам, боларда нәсел көчле, шәҗәрә өйрәнелгән, туганлык хисләре ярылып ята. 

Гомер иткәндә табак-савыт шалтырау табигый бит ул, төрле холык, төрле тәрбия дигәндәй... һәм безнең татарда, нәсел дус, бердәм булганда, шундый вакытларда туганнар ярдәмгә килгән, ир белән хатынның мөнәсәбәтләрен алар көйләшкән. үзем дә хәтерлим, үскәндә тәртип бозсам, әнинең абыйсы: «Кем нәселеннән икәнеңне оныттыңмыни?!» – дип, җилкәдән тотып селки торган иде. Абыйның бер әйтүе шактыйга җитә иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин бу фикер белан тулысынча килешам . кеше диганен вакытында дорес итеп яшами яки момкинчелеге булмыи .

    Хәзер укыйлар