Логотип
Актуаль тема

Җәйге лагерьлар буенча «кайнар элемтә» ачыла

11 май көнне Татарстан Республикасының Бала хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкил аппаратында «кайнар элемтә» эшли башлый.
Бу чара балаларның ял итү һәм сәламәтләнү хокукларын тормышка ашыру өлкәсендәге проблемаларны ачыклау һәм анализлау, шулай ук гражданнарның балаларның җәйге ялын оештыруга кагылышлы сорауларына җавап бирү максатында оештырыла.

«Кайнар элемтә»нең эшләү вакыты: 9.00–17.00

Телефоннары: 8 (843) 236-61-24; 236-61-49

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар