«Яңа туган баланың һәркайсына – ана капиталы»

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары «Мәрхәмәт» берләшмәсе, Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе коллегиясе һәм «Ныклы гаилә» иҗтимагый советы вәкилләренең бергәләшеп үткәргән утырышында чыгыш ясаучы «Татарстанның күп балалы гаиләләре» региональ оешмасы рәисе Артем Кузнецов демографияне яхшырту һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту турында сөйләгәндә уены-чыны бергә, шулай дип белдерде. Утырышка җыелган депутатлар, җәмәгатьчелек, хәйрия белән шөгыльләнүче оешма вәкилләре ул көнне «Татарстан Республикасында гаилә һәм демография сәясәтен гамәлгә ашыру буенча дәүләт һәм хакимиятнең муниципаль органнары, гражданлык җәмгыяте институтлары эшчәнлегендә төп юнәлешләр» дигән темага җитди сөйләшү алып бардылар. Мәсьәлә, чыннан да, бик җитди. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларының « Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова бүгенге вазгыятьне ачыктын-ачык күрсәтеп бирде. Ни максаттан җыелу сәбәбе дә аңлашыла. «Гаилә һәм демография проблемалары – ул дәүләт проблемасы гына түгел. Аны хәл итү өчен коммерция булмаган һәм хәйрия, җәмәгатьчелек оешмаларының моңарчы кулланылмаган потенциалыннан файдаланырга кирәк», – диде ул.
Бу сөйләшү тикмәгә кузгатылмады. Саннарга гына күз төшереп алыйк. Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, быелның тугыз аенда республикада 35 мең 352 бала туган. Бу, былтыргы белән чагыштырганда, күпкә ким. Казан шәһәрендә аерылышучылар саны 5,8 процентка җиткән. Һәр алтынчы бала (5610) тулы булмаган гаиләдә дөньяга килгән.
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева Россия Президенты Владимир Путинның демографияне көйләү максатыннан, май аенда чыгарган Указын искә төшерде. Ничек кенә булмасын, вазгыять безнең файдага түгел: бала табудан баш тартулар, бала төшертүләр (былтыр ул 17 мең 735 тирәсе) дәвам итә. Ә быел исә инде 9 мең хатын-кыз аборт ясаткан. Хәзер илдә 143 миллион кеше яшәсә, 2050 елга ул 107 миллионга калачак. Бу үлем-китемнәрнең артуы, бала тууның кимүе белән аңлатыла.
Демография проблемасы һәркемне уртак борчырга тиеш. Иң мөһиме – бигрәк тә күп балалы әниләр өчен уңай яшәү шартлар тудырырга кирәк. Сүз махсус ташламалар, субсидияләр, балалар бакчаларына урыннар турында бара. Һәм, әлбәттә инде, Артем Кузнецов әйткәнчә, дөньяга килгән һәрбер балага ана капиталы бирсәң дә, комачауламас иде.
Очрашу ахырында Татьяна Ларионова сөйләшүдә катнашучыларны хәлне үзгәртү юнәлешендә тәкъдимнәр кертергә чакырды. Яшәүләре, бала үстерүләре бер дә җиңел түгел шул. Әгәр дә күп балалы әниләргә бушлай фатирлар булса, медицина хезмәте өчен түләүләр булмаса, мәктәпләрдә балалар теләгән түгәрәкләренә бушлай йөри алса, гомумән, тормыш шартлары җиңеләйсә, бәлкем, әниләргә ана капиталы да ул кадәр үк кирәк булмас иде. Без бер яшәп карадык ич инде андый «коммунизм»да.
фото: https://pixabay.com/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.