Логотип
Актуаль тема

Уңышсыз тапшырылган имтихан үз-үзеңә кул салуга сәбәпме?

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45524-u%D2%A3yishsyiz-tapshyiryilgan-imtihan-%D2%AFz-%D2%AFze%D2%A3%D3%99-kul-saluga-s%D3%99b%D3%99pme?.html
Ел саен диярлек укытучы белән телгә килү, мәктәптә “икеле”  алуны сәбәп итеп үз-үзенә кул салган үсмерләр була. Бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә башлаганнан бирле егет-кызларны якты дөнья белән хушлашырга этәргән тагын бер “кайгы” барлыкка килде Агымдагы елда да имтихан тапшыру чоры фаҗигаләрсез генә үтмәде.
Июнь башында җәмгыять белеменнән сынау 16 яшьлек малай өчен соңгысына әйләнә. Агымдагы ай, гомумән, фаҗигале була. Чөнки шушы бер очрак кына булса бер хәл, бер-бер артлы өч яшүсмер дөньядан китәргә карар кыла бит. Дөрес, бу очракларның берсен генә имтиханнар белән бәйлиләр.

2 июнь көнне 15 яшьлек мәктәп укучысы асылынган килеш табыла. 8 июньдә инде Яшел Үзәндә шундый кайгы була: бу юлы инде 16 яшьлек үсмер үз-үзенә кул сала. 9 июньдә телгә алынган очрак – Кайбыч районында яңа гына җәмгыять белеменнән имтихан тапшырган чыгарылыш сыйныф укучысы якты дөнья белән саубуллаша.

Егет юридик вузга укырга керергә ниятли. Шуның өчен җәмгыять белеменнән имтихан аның өчен мөһимнәрдән була. Туганнары сүзләренчә, ул имтиханнар өчен бик борчыла. Бердәм дәүләт имтиханында барлык биремнәрне үти алмавы аның күңелен  төшерә. Нәтиҗәдә ул имтихан нәтиҗәләрен дә көтеп тормыйча суицидка бара. Якыннары фикеренчә, аны бу адымга нәкъ менә БДИ этәрә.

Билгеле, мондый очраклар булган саен без аның сәбәпләренә төшенергә тырышабыз. Бигрәк тә мәктәп, укытучы, имтиханнар белән бәйле суицидлар зур резонанс тудыра.  Әмма, билгеле, мондый фаҗигаләрнең сәбәпләре тирәнрәк ята. Бер төркем үсмерләр ни сәбәпледер тормыш итәргә сәләтсез булып үсә. Нәтиҗәдә, кечкенә генә авырлык та алар өчен җиңеп булмастай тоела.  Ә начар билге, уңышсыз тапшырылган имтихан этәргеч факторларның берсе генә булып тора.

Гомумән, соңгы берничә елда яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салу проблемасы актуальләшә бара. Татарстан буенча балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина да күптән түгел генә күңелсез статистиканы яңгыраткан иде.  Ул билгеләп үткәнчә, 2014 елда 23 балигъ булмаган бала мондый адымга барган, бу алдагы ел белән чагыштырганда 6 очракка күбрәк.  2010 елда 24 суицид факты теркәлгән, 2011дә – 27, 2012дә -19 үсмер үз-үзенә кул салган.  

Узган елдагы очракларны анализлаганнан соң түбәндәге нәтиҗәләргә килгәннәр:

- Авыл җирлегендә теркәлә торган суицид очраклары кинәт кенә артып киткән. Шәһәр балалары арасында әлеге күрсәткеч 10 мең балага 0,44 булса, авыл җирлегендә исә – 1,95.

- Үз-үзенә кул салган балаларның 15е мәктәптә укыган, 7се – башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алган. Бары тик бер генә бала беркая да эшләмәгән һәм укымаган.

- Үз-үзенә кул салу омтылышлары кызларда күбрәк була икән, әмма малайлар бу турыдагы уйларын ахырына кадәр ешрак җиткерә. Шулай, узган елда үз-үзенә кул салып бакыйлыкка күчкәннәр арасында 18 малай, 5 кыз булган.

- Суицид кылучыларның күбесе имин гаиләләрдә яшәгән.

Билгеле, үсмерләрнең психик сәламәтлегенә, беренче чиратта, әти-әниләр игътибарлы булырга тиеш. Әмма белгеч булмаган кешегә барыбер мондый очракта нидер үзгәртүе авыр. Шуңа да соңгы елларда мәктәп психологларының эшләре нәтиҗәлерәк булырга тиеш дигән сүзләр яңгырый. Узган елда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында мәктәп психологлары институтын үзгәртеп кору турындагы карар басылып чыкты. Суицидларны кисәтү, балалар проблемаларын хәл итүгә ярдәм итү максатыннан якындагы өч елда республиканың һәр районында үз психологик-педагогик үзәк булдырылырга тиеш. 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балаларны борчыган мәсьәләләр, үсештә, тәрбиядә һәм укуда булган кыенлыкларны хәл итүгә психологлар, социаль педагоглар, дефектологлар һәм логопедлар алыначак, дип билгеләнгән иде әлеге документта. Әмма әлегә бу юнәлештә бернинди алга китеш тә сизелми.

фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу тема, чынлап та бик актуаль.Таянырга статистика юк, әмма 70 нче елларга кадәр татарлар өчен актуаль булмагандыр дип уйларга кирәк.Мондый фаҗигаләрнең сәбәбе ЕГЭ дип кенә уйлау вәзгытьне гадиләштерү генә, ЕГЭ булмаса башка сәбәп табылыр иде. Әйтик, бүленмәгән мәхәббәт.Чын сәбәп - җәмгыятьтә соңгы 20 елда ялган кыйммәтләрнең киң пропаганлануы. Татар журналистикасының өлеше бу күренештә 100 процент дисәң дә була, чөнки бәйсез татар журналистикасы юк.Монда бәйсез сүзенә бәйләнмәгез, кирәк булса, икенче урында нәрсәдән бәйсез икәнен ачыкларбыз. Олылар ялгышны ялганнан аера белә. Тик өлгерү чорына аяк баскан үсмер балалар гына упкын алдында ялгыз.Олыларның алар белән шөгыльләрнергә вакыты да, теләге дә юк кебек.Яшьлек һәрвакыт югарыга омтыла, социологиядә андый үсеш лифтлар дип атала.Бездә иң көчле пропаганда нәрсә? Әйе, спорт, билгеле! Яшүсмер футбол уйный һәм бу аңа якты биек бөек киләчәк кебек күренә.СМИга ышансаң.Әмма һәр футбол уйнарга яратучы Зиданмы? Ярар, бу егет Зидан булсын, ди. Әмма Зидан Татарстанның бер районында туса, Зидан була алары идеме? Юк, билгеле.Андый акчалар я "үзебезнекеләргә", я һич югы мәскәүлеләргә.Канделаки кебек шедевристкалар бездә була аламыни, мәсәлән! Ярар, футболга юл ябык. Безнең СМИ ничә ел юристлыкны пропагандалый?20 елдан артык ул иң престиж профессия. Бездә кем юрист була ала әле СССР заманыннан?Коррупциягә баткан ике белгечлек кенә бар иде анда.Юрист һәм кызлар өчен врач булу.Хәзер мөмкинлекләр күбрәк, әлбәттә.Әмма гадәти балага бу хыялны тормышка ашыру өчен көнозын туп тибү түгел, көнозын китап өстендә утыручы очкарик булу кирәк.Менә шуны аңлатучы бармы балаларга? Моны кем аңлатырга тиеш? Әлбәттә, гаилә. Ну, гаиләдән килеп чыкмаган. Була торган хәлме? Була билгеле. Менә шул очрак өчен мәктәп, смилар бар. Тик алар да 20ел эчендә череп беттеләр инде.Проблема шунда ки, җәмгыятьтә ( гаилә, мәктәп, сми) чын кыйммәтләр белән яшәргә тиеш. Яхшы фрезеровщик та кеше.Яки яхшылап урам себерүче.Кеше генә түгел, кыйммәте ягыннан шикле юристлар, билгеләнгән преемник президентларга караганда күпкә кыйммәтрәк кешеләр.Гомумән, кесәдәге акча күләме кешелек кыйммәтен билгеләүче факт булудан арына башларга вакыт. Шулвакытта гына җәмгыятьнең киләчәге өметле.Тик татар журналистикасы тар налог түләучесе хисабына көн саен попса пропагандалый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Активлыгыз өчен рәхмәт, Иркә! Безнең кызлар да актив - мин Сезгә укырган мәкалә урынына инде икенчесен куеп өлгергәннәр (өстәге яшел плашка астындагы язуларда бер адым артка кайтып, "Актуаль тема"га бассагыз, бу бүлектәге бөтен материаллар күренер. Алдагысын да укып карагыз әле! Ә фикерләрегезнең күбесе белән килешәм.

      Хәзер укыйлар