Логотип
Актуаль тема

Татарстанның Милли китапханәсе “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасында урнашачак

11 октябрьдә ТР мәдният министры Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда Милли китапханәнең моңа кадәр булган биналарда да калуын, шулай ук Казансу елгасы ярында урнашкан Милли-мәдәни үзәк бинасына да урнашачагын әйтте. Китапханәнең Театр урамындагы бинасына ремонт ясалган, Кремль һәм К. Маркс урамындагыларында төзекләндерү эшләре алып барыла.  

 

Милли-мәдәни үзәк бинасы 1988 елда В.И. Ленин исемендәге Үзәк музейның Казан филиалы итеп төзелгән. Архитекторы – академик В. Полянский. Бинаның архитектурасы җилдә җилфердәүче гигант байракларны хәтерләтә. Янәшәдә “Хөррият” скульптурасы стеласы тора. 1991 елдан биредә “Казан” милли-мәдәни үзәге эшләп килде.  

 

Милли-мәдәни үзәктә урнашкан тарихи-культурологик музей Казан Кирмәненә күчереләчәк. Шулай итеп, Казан Кирмәне тулаем музей комплексы булачак.  

 

Ирада Әюпова әйтүенчә, Казанның интеллектуаль пространствосын формалаштыруда  китапханәләрнең урыны киңрәк булырга тиеш. Шуңа күрә дә аның - концепциясен, ә безнең менталитетны үзгәртергә кирәк. Китапханәләргә мәктәп укучылары, студентлар һәм фән белән шөгыльләнүче аерым кешеләр генә түгел, ә кызыксыну даирәләре башка булган кешеләр дә йөрергә тиеш. “Европа моделе бу җәһәттән башкачарак. Бүген кешене кирәкле әдәбият әйләндереп алырга булырга тиеш. 2004 елда Парижда Жорж Помпиду сәнгать һәм мәдәният  үзәгендә чиратны күреп шаккаткан идем. Китапханәгә чират, диделәр. Китапханәнең актлар залы һәм аннан кала тагын берничә залы булачак. Яңа концепция китапханә дигән феноменның чикләрен киңәйтүне күздә тота”, - диде Ирада Хафизҗан кызы.  

 

Ирада Әюпова, шулай ук, олы татар әдәбиятына ихтыяҗ барлыгын, әдәбиятның халкыбызны дөньяга танытуда роле зур булуын да билгеләп үтте. Моның өчен татар әдәбиятын тәрҗемә итәргә кирәклеген дә әйтте мәдәният министры.  

фото: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар