Логотип
Актуаль тема

Татарстанда Сабан туйларының яңартылган графигы билгеле булды

Зәй районында булган фаҗигагә бәйле, күпчелек районнарда Сабан туе кичектерелгән иде.
 

Татарстан авыл-шәһәрләрендә милли бәйрәм - Сабан туе көннәре 1-2 июльгә билгеләнгән иде. 1июльдә ул кайберләрендә узды, ә 2 июль - Зәй районында 14 кеше үлеме белән булган фаҗига сәбәпле, Татарстанда матәм көне игълан ителеп, бәйрәм бу атнага күчерелде. 
Татар-информ” агентлыгына Татарстанда Сабан туйларының яңартылган графигы билгеле булды.

8 июльдә Сабан туе Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Алексеевск, Арча, Баулы, Теләче, Ютазы һәм Чаллыда узачак. 
9 июльдә Сабан туе бәйрәмен Балтач, Буа, Кукмара һәм Аксубай (көне ачыклана) районнарында билгеләп үтәчәкләр. 
Актанышта Сабан туе бәйрәме 15 июльгә (16 июльгә үзгәрергә мөмкин), Чирмешәндә 15 июльгә, Мөслимдә -16 июльгә билгеләнгән.

Биектау районында бәйрәм 22 июльдә булыр дип көтелә. Тәтештә һәм Менделеевскида көне ачыкланачак.

Казанда Сабан туе 15 июльдә үтәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар