Логотип
Актуаль тема

Татарстанда Корбан гаете: корбан чалу урыннары, бәйрәм акцияләре турында мәгълүмат

Быелның 12 сентябрендә Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә Корбан бәйрәменә багышланган бәйрәм намазлары укылачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел бәйрәм көннәрендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аз керемлеләргә ярдәм итү буенча чаралар үткәрә.

Казанда Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазы Кол Шәриф мәчетендә узачак. Бәйрәм намазыннан соң республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарында мөселманнар корбан чалу йоласын башлый.

Мөселманнар өч көн дәвамында - 12-14 сентябрьдә корбан чалачак.

Татарстан башкаласында яшәүчеләр өчен 17 махсус корбан чалу урыны әзерләнгән. Корбан ите аз керемле гаиләләргә, балалар йортларына, ятимнәргә, ялгыз кешеләргә һәм өлкәннәргә таратылачак. Шул максаттан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2000 сарык чалдырачак.

"Мохтаҗларны ашат" акциясе.

"Зәкать" хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан традицион "Мохтаҗларны ашат" акциясен игълан итте.

Һәр теләгән кеше "Зәкать" фондында сарык сатып алып мохтаҗларга корбан итен өләшә ала.

50 кг га кадәрге авырлыктагы бер тәкә 7500 сум тора, бу бәягә суеп бирү, ваклау, мохтаҗларга тарату хезмәте керә. "Зәкать" фонды чыгып йөри алмаучыларның өйләренә илтеп бирә. Бүгенгә фондка корбан чалуга 47 заявка бирелгән. Беренче көнне 200 кешегә ит тапшыру планлаштырыла, икенче көнне - 170, өченче көн - 180.

2015 елда "Зәкать" фонды Корбан бәйрәмендә 30 корбан сарыгы итен өләшкән.

"Зәкать" фонды оештыру мәсьәләләрен хәл итүне тулысынча үз өстенә ала: күпләп сатып алу бәясеннән алып мохтаҗлар өенә илтеп бирүгә кадәр", - дип билгеләп үтә фондның генераль директоры Ирек хәзрәт Жиһаншин.

Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, Казанда бәйрәм көннәрендә барлыгы 10 000 нән артык корбан чалыначак.

Казанда Корбан чалу урыннары:

«Фатиха» мәчете Р.Зорге ур., 4а

«Казан Нуры» мәчете Ф.Әмирхан пр., 3

«Әл-Мәрҗәни» мәчете К.Насыйри ур., 17

«Әҗем» мәчете Фәткуллин ур., 15

Корбан чалу комплексы Бертуган Петряевлар ур.,

«Тынычлык» мәчете Мирный, Мелитопольская, 15

«Гадел» мәчете Оренбург тракты, 193

«Ризван» мәчете Х.Мәүлетов, 48а

Ат спорты клубы Мирный, Новосельская, 70

«Жомга» мәчете Юдино, Ильич ур., 4

«Рамазан» мәчете Окольная ур., 25Б

«Сөләйман» мәчете Левченко, Ютазы ур., 8

«Ислам дине» мәчете Чишмәле ур., 17а

«Биләл» мәчете Вознесенское , Иркен ур., 33

«Котдус» мәчете Карьер, Яснополянский, 16

«Иман Нуры» мәчете Нагорный, Юл ур., 32а

«Ислам» мәчете Дәрвишләр, Вяземская, 28

Корбан-бәйрәме – халыкның бөтен катламын берләштерүче бөек бәйрәм. 

Бу көнне социаль ярдәм күпсанлы кешегә җиткереләчәк дип ышана Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрат Баязитов.

"Теләсә нинди дини бәйрәм ул гаилә бәйрәме генә түгел, ә безнең голәмәнең барлык катламын берләштерә торган иҗтимагый бәйрәм дә. Бер өстәл артында фәкыйрьләр һәм бай кешеләр очраша, алар барысы бергә изге бәйрәмне билгеләп үтә", - диде Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов.

Корбан итеннән сәламәтлек буенча мөмикнлекләре чикләнгән кешеләр, инвалидлар, сукырлар, республиканың берничә балалар йорты тәрбияләнүчеләре, шулай ук Татарстандагы тоткыннар да - гомумән ике меңнән артык кеше авыз итә алачак. Моннан тыш күп кенә мөселманнар 100, 200 һәм аннан да күбрәк кеше өчен хәйрия ашлары үткәрү теләге белдерде.

"Мәрхәмәтлелек атнасы"

Моннан тыш, Корбан бәйрәме алдыннан "Зәкать" фонды Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә "Мәрхәмәтлелек атнасы" игълан итте. Хәйрия акциясе кысаларында мөфтият коллективы бер көнлек хезмәт хакын ДЦПтан интегүче һәм 57 000 сум күләмендә кыйммәтле дәвалауга мохтаҗ 2 яшьлек Данис Чупашевка ярдәм буларак күчергән.

Акциягә Татарстанның район мөхтәсибәтләре дә актив кушылган, алар бала исеменә 16 000 сум чамасы акча күчергән. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм мөхтәсибәт инициативасы белән планлаштырылганнан күбрәк акча җыелган. "Зәкать" фонды артык акчаны башка балаларны двәалауга күчерәчәк. Шулай ук фонд Корбан бәйрәме кысаларында хәйриячеләрнең берсеннән зәкать алган. Бу фонд карамагындагы 10 бала дәвалау яки тернәкләнү курсы уза алачак дигән сүз.

Искәртеп үтик: бәйрәм көнендә Казан мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспорты иртәнге 4 тә йөри башлый, Корбан бәйрәме көнендә муниципаль урам парковкалары бушлай эшләячәк. 

чыганак - http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар