Логотип
Актуаль тема

Татарстанда 200 дән артык торак пунктны су басарга мөмкин

Муниципаль районнарга бүгеннән үк ныклы әзерлек режимына күчәргә кирәк

Быелгы язгы ташу вакытында республикабызның 39 муниципаль районында 220 торак пунктка су басу куркынычы яный. Әлеге пунктларда барлыгы 13000 кеше яши. Бу хакта Татарстан Республикасының вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте. 

– 2024 елгы язгы ташу көчле булыр дип фаразлыйбыз, –  диде ул. – Республикада февраль ахырына кар катламы күп елларның уртача күрсәткеченнән шактый биек. 
Аның сүзләренчә, шуңа күрә бу язда ташу күп кенә мәшәкатьләр китереп чыгарырга мөмкин. 

– Муниципаль районнарга бүгеннән үк ныклы әзерлек режимына күчәргә, су басу башланган очракта, тиз арада гадәттән тыш хәл режимына күчәргә тәкъдим ителде, – дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин.

Изображение от wirestock на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар