Логотип
Актуаль тема

Татарстан туристларына Мисырга юлламаны Төркиягә алыштырырга тәкъдим итәләр

Мисырга очарга тиешле туристларга кичәге көннән Антальяга (Төркия) барырга тәкъдим итәләр. Бу хакта кичә узган "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Natalie Tours, Pegas, Coral Travel һәм Anex Tour туристлык операторлары вәкилләре белдерде.
Шулай итеп, «Анекс Тур» ҖЧҖ вәкиллеге директоры урынбасары Илфат Дәүләтшин белдерүләренчә, Антальяга очарга теләүчеләр исемлеген төзиләр. Клиентларга Мисырдагы кунакханә категорияләренә туры килә торганны тәкъдим итәләр. Моннан тыш, Казаннан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән кышкы курортларга очарга тәкъдим итәләр.

«Пегас Туристик» ҖЧҖ вәкиллеге генераль директоры Инна Папшева белдергәнчә, хезмәткәрләр клиентларга шалтыратып ял итү юнәлешен алыштырырга, шул исәптә Анталья шәһәрен тәкъдим итәләр. "Баш тартучыларга нинди юнәлешне тәкъдим итүне 9 ноябрьдә хәл итәчәкбез", - диде ул.

Natalie Tours вәкиллеге директоры Татьяна Короткова, Казаннан Мисырга бары тик Хургада шәһәренә генә җибәрдек, диде. Хәзер компания туристларга юлламаларын БГӘ, Һиндстан яки Таиландка алыштырырга тәкъдим итә ала. Моннан тыш, туроператор турлар өчен акчаларны да кире кайтарырга әзер, диде Короткова. "Заявка язу зарур, дүшәмбедән карыячакбыз", - диде ул.

"Мисырның куркынычсыз урын булуы турында рәсми белдерү юк", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Сүз уңаеннан, Төркиядә ял итәргә теләгән туристларның, авиасуднода кеше әз булу сәбәпле, оча алмый калган очраклар да еш була.

Хәзерге вакытта Мисыр территориясендә якынча 3,5 мең Татарстанлы бар.
Соңгы көн эчендә Казанга Шарм-эль-Шейхтан 4 очкыч, Хургададан - 2 очкыч белән туристлар кайтарылды.


сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/07/115291/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар