Сайлау вакыты аз кала

Акча аласыңмы яки соцпакетмы икәнен хәл итү өчен санаулы гына көн калып бара. 1 октябрьдән соң инде кабул иткән карарыңны бер ел буена үзгәртә алмаячаксың. Торган саен күбрәк кешенең акчаны сайлавы табибларны борчылырга мәҗбүр итә. Әлеге соцпакет болай да сәламәтлеге какшау кешеләргә, ягъни инвалидларга бирелә. Аларның күпчелеге, алга таба сәламәтлегенең тагын да начарланып, кыйммәтле дарулар алырга туры килерен уйламый, ай саен пенсия акчасына өстәлүче 716 сум акчага кызыга. Ә соцпакеттан бер баш тарттыңмы, киләсе елга кадәр карарыңнан баш тарта алмыйсың. Ә бит болай да сәламәтлеге какшау кешегә теләсә кайсы вакытта кыйммәтле дарулар алырга кирәк булырга мөмкин. Мисал өчен, республикабызда 90 мең кеше онкологик авырулар белән исәптә тора – һәр 43нче татарстанлыда яман шеш табыла. Шикәр авыруы белән чирләүчеләр 110 меңнән артык.
Дөрес, акчаны сайлаучыларны да аңларга була. Кирәкле даруларны бушлай гына алыйм дисәң, ай саен табибка барып, рецепт яздырырга кирәк. Ә анда никадәр чират икәне берәүгә дә яңалык түгел. Авыл җирләрендә яшәүчеләр өчен район үзәгенә бару үзе бер мәшәкать. Кирәкле даруның даруханәдә булмавы да бар. Менә шушы кыенлыклар күп кешене акчаны гына сайларга этәрә дә инде. Кирәкле даруны шул акчага үзем генә сатып алырмын дип уйлый алар. Әмма... җитди генә авырып киткән очракта, 716 сумның дәвалану өчен җитмәсе көн кебек ачык.
Бу урында халыкның мәгълүм мәкале үтә дә урынлы яңгырый: җиде кат үлчә, бер кат кис.
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.