Логотип
Актуаль тема

Роботлар заманы

Тормыш уңайланган саен, кешеләргә яшәве кыенрак, дигәнне сезнең дә ишеткән бармы ул? Тел төбендә ыгы-зыгы, мәшәкать, стресс кына түгел. Елдан-ел кешеләргә эш урыннары кыскара. Кичә генә завод-фабрикаларда меңләгән эшче башкарган хезмәтне бүген өч-дүрт робот башкара. Ә ул меңләгән кешегә кая барасы? Якын киләчәктә, банкирлар да, кассирлар да, хәтта ашчылар да кирәк булмас дип фаразлый белгечләр. Иң беренче чиратта кайсы һөнәр ияләренең кирәге калмаска мөмкин соң?

Хезмәт күрсәтүче персонал

Бу өлкәдә роботлар инде шактыйдан кулланыла. Түләү терминаллары, азык-төлек сатучы автоматлар – болар бар да роботлар төренә керә. Күргәнегез бардыр, хәзер Казан метросында да кассир кызлар утырмый, алар урынына автоматлар куеп чыкканнар. Казанның бер зур сәүдә үзәгендә дә кибетчеләрне роботларга алыштырганнар, имеш.
Роботлар белән эшләү күпкә уңайлырак дип бәяли белгечләр. Алар армый, игътибарсызлык аркасында хата ясамый, кәефе кырылмый... Ә иң мөһиме: аларга хезмәт хакы түләргә, ялга җибәрергә кирәкми.

Официантлар
Россиядә бардырмы, юктырмы, ә менә чит илләрдә өстәлдәге планшеттан гына заказ биреп була торган рестораннар инде бар. Кытайның бер ресторанында хәтта аш-суны да робот китереп бирә. Якын киләчәктә официантларны гына түгел, хәтта ашчыларны да роботлар алыштырыр дип фаразлыйлар. Тиешле ингредиентларны үлчәп алып, тиешле зурлыкта турап, тиешле вакытында пешерергә салу яңа роботлар өчен катлаулы операция түгел.

Ярдәм күрсәтүче служба хезмәткәрләре
Сез дә таныш алар белән. Кәрәзле элемтә операторына шалтыратканнан соң: «Исәнмесез! Әгәр дә соравыгыз баланска кагылышлы булса, «бер»ле санына басыгыз», – дип, кем сөйләшә дип беләсез үзегез белән? Робот ул! Болар ялгышмый, сөйләмне бозмый, кызып китми. Бер үк сорауны мең кат сорасаң да чыгырдан чыгара алмыйсың син аны.
Хәзер алдан яздырылган әзер җаваплар биреп кенә утыручы роботлар түгел, ә кешенең сөйләмен анализлап, һәр очрак өчен аерым җавап оештыручы роботлар да бар. Киләчәктә мондый роботларны офисларга да куярга ниятлиләр.

Күчемсез милек агентлары
Бүгенге риэлторларның киләчәктә кирәге калмавы да бар. Аларны смартфоннардагы гап-гади программалар алыштырачак. Фатир сатып алырга телисеңме: кушымтага кереп, үзең теләгән параметрларны язасың, ул сиңа тиешле фатирны табып бирә. Әле хәтта күрергә теләгән фатирның ишеген дә ачып кертә. Моның өчен фатирга махсус йозак куеп, аны ача торган код кына кирәк булачак.

Журналистлар
Аналитиклар 15-20 елдан соң тере журналистларның кирәге шуның кадәр генә булыр, диләр. Инде бүгеннән үк менә дигән мәкаләләр язарга сәләтле робот уйлап тапканнар. Мәсәлән, Forbes журналында еллык отчетларны робот башкара, ә Big Ten Network басмасына спорт яңалыкларын робот язып бирә.
2020 елларга копирайтерларга да башка эш эзлисе булмагае...

Фармацевтлар
Дөньяның әйдәп баручы компанияләре инде бүгеннән үк фармацевтика өлкәсендә эшли алырдай  роботларны күпләп чыгарырга әзер.  Эре фармацевтика оешмалары хезмәткәрләрне роботларга алыштурының фәкать уңай якларын гына күрә. Бу хәл инде 2020 елга ук тормышка ашмагае.

Йөртүчеләр
«Google» артыннан машина төзелешендә катнашучы башка зур компанияләр дә машина белән автомат идарә итү системасын камилләштерү өстендә эш башлады. Безнең оныклар йөртүче һөнәре дә булган икән, дип, шоферларны борынгы кинолардан гына күрерләр инде, мөгаен.
2014 елда ук кешесез генә дә йөри ала торган 10 машина сынау узды. Мәсәлән, «Google»  коорпорациясе автомобиле Американың машиналар иң күп йөри торган юлыннан 1 миллион чакрым ара узып, бер тапкыр да авариягә очрамады.

Солдатлар
Киләчәктә хәрбиләрнең дә кирәге шуның кадәр генә булачак. Хәрби индустрия аршынлы адымнар белән алга бара. Пилотсыз очучы аппаратлар, читтән торып кына идарә ителешле зенит корылмалары, миналардан арындыра торган роботлар – болар инде бүгеннән үк гамәлдә.
Тере солдатларны роботларга алыштыру идеясе – башкаларына караганда иң шәбрәге шикелле. Кешелек сугышларсыз яши белмәвен раслады инде, солдат-роботлар уйлап тапсалар, бәһасе булмаган кеше гомерләре азрак кыелыр иде ичмасам.

Укытучылар
Укытучы һөнәре иң мактаулы, хөрмәтле профессияләрнең берсе. Әлегә...  Күп булса тагын егерме елдан бу һөнәр ияләренең бөтенләй кирәге калмаска мөмкин. Галимнәр ясалма интеллект өстендә көне-төне эшли. Алар инде кеше белән гамьле әңгәмә корырлык, бәхәсләшерлек, дәлилләрлек роботлар уйлап таптык, диләр. Көньяк Кореядә Engkey атлы робот хәзердән үк мәктәптә математика укыта. Аны җитештергән компания меңләгән заказ кабул итә икән.

Табиблар
Күз алдына китерә аласызмы шундый хәлне: сез поликлиникага киләсез, ә анда бер генә табиб та эшләми. Фантастикамы? Һич юк! Соңгы 5 ел эчендә генә дә роботлар тарафыннан меңләгән катлаулы операция ясалган. Тере кеше башкара алмый торган үтә дә нечкә, катлаулы операцияләр алар.
Хәзер дөньяның күренекле клиникалары читтән торып идарә ителешле хирург-роботлар белән эш итә.

Әйе, тормыш яхшыра, яңа технологияләр кеше файдасына. Әмма үз урынын роботка калдырып китргә мәҗбүр булган ул кешеләр генә кайда эшләр? Менә кайда мәсьәлә.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар