Логотип
Актуаль тема

Өйдәге золымны профилактикалу буенча канун проекты әлегә чиле-пешле

 Югыйсә бу законга зур өметләр баглаганнар иде. Аны язганда золымчыга корбанга якын килүне тыя торган саклау ордерлары бирелер, өйдә тавыш-гауга чыгаручыларга штрафтан катырак җәза булдырылыр дип көтелгән иде. Канун шушы килеш кабул ителгән очракта, өйдә балагызга әниләребездән үк килгән «куркыту» сүз тезмәсе – «бәреп үтерәм» дип әйтсәгез дә, җинаятьчегә әйләнергә мөмкинсез.  

 

 Югыйсә бу законга зур өметләр баглаганнар иде. Аны язганда золымчыга корбанга якын килүне тыя торган саклау ордерлары бирелер, өйдә тавыш-гауга чыгаручыларга штрафтан катырак җәза булдырылыр дип көтелгән иде. Канун шушы килеш кабул ителгән очракта, өйдә балагызга әниләребездән үк килгән «куркыту» сүз тезмәсе – «бәреп үтерәм» дип әйтсәгез дә, җинаятьчегә әйләнергә мөмкинсез.  

Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе чираттагы утырышында җентекләп, әлеге законны тикшерде. Республикада гаиләләрдә золым проблемасы юк түгел. Ел саен 14 меңләп хокук бозу теркәлә. Әле аның хокук саклау органнарына билгеле булмаганнары күпмедер. Чөнки бу проблема хакында кычкырып сөйләшергә яратмыйлар, күп очракта ул яшерелә, әйтелми. Депутат хатын-кызлар әлеге мәсьәлә буенча көз көне кайнар линия дә оештырды. Берләшмә башлыгы Татьяна Ларионова әйтүенчә, алар 80 ләп шалтырату алганнар. Балигъ булмаганнар эше буенча Республика комиссиясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда 7 мең гаилә социаль яктан начар хәлдә яши.  Депутатлар барлык ведомстволарга өйдәге золымны профилактикалау буенча канун проекты буенча тәкъдимнәр кертергә мөрәҗәгать иткәннәр. Аларның вәкилләре канунның камил булмавын билгеләп узды. Мәсәлән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдеева әлеге канунның социаль хезмәт күрсәтү нигезләрен регламентлаган хәзерге закон белән туры килмәвен әйтте. Министрлыкта исәптә 1625 социаль авыр хәлдәге гаилә исәптә тора. Аларның 70 проценты алкоголь кулланучылар булган гаиләләр. Балигъ булмаганнар эше буенча республика комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина әлеге канун проектында бала хокуклары тәгаенләп язылмаганына игътибар итте.  

 Социаль челтәрләрдә дә бәхәсләр күп. Берләре, бу феминистик канун, аны кабул итәргә һич ярамый дип әйтсә; икенчеләре, кирәк, ләкин камилләштерү зарур дип әйтә. Әлегә канунда бик күп хилафлыклар. Мәсәлән, участок полициясе, золымчы корбанга 50 метрдан да якын килмәскә, дигән саклану боерыгы чыгарырга мөмкин.  Ләкин бер түбә астында яшәгән гаиләдә бу карар үтәлә алмый. Ә суд, золымчы өйдән чыгып китәргә тиеш, дигән карар чыгара ала. Тик моның өчен аның башка фатиры булырга тиеш. Ә бит өйдәге тавыш-гаугага түзеп яшәүчеләрнең, нигездә, бер генә фатиры һәм анысы да  кечкенә. Барыр урыны булганнар изелеп яшәми инде!  

 Тагын шунысы бар: әлеге канун профилактикага корылган. Иреннән кыйналган хатынны бу канун яклый алмый. Анда инде җинаять яки административ кодекс кирәк булачак. Золымчыга шул ук штрафлар кала. Ә ул, билгеле, гаилә бюджетыннан түләнә. Тиеннәр чутлап, иреннән кыйналып яшәгән хатын бу хакта уйламый калмый, шуңа күрә ул беркая хәбәр дә итмәячәк.  

Бу канун проектының тагын бер ягы бар. Ярдәмчесезләргә янаганны ишеткәннәр дә хокук органнарына хәбәр итә ала. Гади итеп кенә әйткәндә, балагыз дәрес әзерләргә утырмыйча аптыратып бетергәч, «утырасыңмы юкмы, хәзер эләгә сиңа», дип кычкырганыгызны ишеткән күрше хокук саклау органнарына барып, гариза яза ала. Аннан соң үзегезнең золымчы булмаганыгызны дәлилләп йөрергә туры киләчәк. 

                                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар