Халык синоптигы: «Яз озын, җәй салкынча булыр».

Кыш көне суыклар булмагач, җәй салкын, бик яңгырлы була икән дип сөйли башлады халык. Моны тәгаен белер өчен, халык синоптигы Балтач районы Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиевкә шалтыраттык.
– Быел кыш крещение суыклары да, хут суыклары да булмады, бу әйбәт түгел инде. Җәйне болай гына фаразлап булыр: башында былтыргы кебек бик рәхәт, җылы булыр. Былтыр иртә башланды бит җәй, хәтерлисездер. Җәй уртасында чәчәк ата торган гөлҗимеш май ахырында чәчәк атты. Җәй бик озын булды, коры булды. Быел, Аллаһы боерса, май айлары игеннәр өчен әйбәт булыр. Менә шуннан соң инде, крещение суыклары булмагач, җәй бик матур булмас. Урып-җыю вакытлары әйбәт булмас кебек. Быелгы җәй узган җәй кебек булмый инде, һәрхәлдә. Узган җәй бик сирәк була ул.
Быел кыш кар күп яуды, җәй дә яңгырлы булыр микән, Әмир абый?
– Явым-төшемнәр явып бетмәде микән инде ул. Аның бит якынча күләме бар. Кар бит бик күп яуды, күптәннән болай күп яуганы юк иде. 1969 елны шулай күп яуган иде. Җәйнең икенче өлеше матур булмаска охшап тора инде. Әмма җәй бары җәй булыр инде ул. Ике ел рәттән су да коена алмый торган җәй булган иде бит әле. Андый ук ямьсез дә булмас ул үзе. Ә менә август урталарында, бәрәңге ярала башлаганда, явым-төшемнәр булмаячагы борчый. Ул вакытта яңгыр бик кирәк.
Кыш булмаган хут суыклары язын, җәен үзен сиздермәс микән?
– Алар булмый калмый инде. 2020 елда яз иртә килде. Арыш уяна башлаган иде, биш-алты көн –12–13 градуслы суыклар булды да, арышны бәреп тә салды. Кире чәчтеләр, хәтерләсәгез. Менә алай булмасын иде инде. Суыклар бары булмый калмый. Йә апрельгә чыккач, була ул, инде тагын да начаррагы – май аенда, июньгә якынлашкан вакытта, кырау төшә. Шуңа күрә элек бабайлар кышын суыкларны көтеп алганнар, бетеп, узып китсен дип. Ул барыбер була бит.
Ташу ничек булыр икән быел? Су басып бетермәс микән?
– Юк, алай булмастыр. Хәзер көннәр аяз тора: кич суыта, көндез җылыта. Шулай итеп кар әкренләп китеп бетә. Шуңа охшаган. Былтыр да кар күп иде, ташу нык булмады бит.
Әмир абый, кара каргалар килгән бит. Димәк, яз иртә килә?
– Миңа 19 февраль көнне Борнак дигән авылдан минем кебек табигатьне күзәтеп бара торган кеше шалтыратты: «Дөрес хәл микән, Әмир абый, кара каргалар килгән», – ди. Булырга мөмкин, өченче ел шулай иртә килгәннәр иде. Чыгып-чыгып карап йөрдем, 21 се көнне точно күрдем каргаларны. Җиде-сигез карга ояларын барлап йөрде. Болар разведчиклар инде. Яз иртә килде инде. Ул иртә килә икән, димәк, озын була. Узган ел каргалар 3 мартта килгән булган. Әле февраль ахырлары, март башларында суык булды. Ә хәзер каз-үрдәкләр котырта торган җылы бу. Аларга йомырка салырга сигнал инде бу. Халык шулай дип йөртә аны. Яз озакка сузылыр инде ул...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
31 гыйнвар 2023 - 16:29Без имениДөрес эшләгәннәр, дип язучыга җавап бирәсе килә. Аларны яратмаган кешегә өйләнергә, кияүгә чыгарга кем мәҗбүр иткән? Яратмыйча яшәгәч, нигә шул гомер яшәгәннәр? Нигә баштарак аерылмаганнар? Бу очракта азгынлык бу! Әгәр алар бер-берсе бн очрашканчы мәхәббәтсез яшәү авыр, дип аерылган булсалар, аңлап булыр иде. Ә бу очракта хыянәт бу! Димәк, азгынлык!«Мин аны сыйныфташлар очрашуыннан алып кайттым...»
-
31 гыйнвар 2023 - 13:57Без имениХыянэт итмэгэн ирлэр бар микэн ул? Мин иремэ шулай дип эйткэч, э ирлэр кемнэр белэн хыянэт итэ сон хатыннарына,хатын-кыз белэн тугелме диде. Монда ирлэрне генэ дэ гаеплэп булмыйдыр, муеннарына асылынгач, постельгэ сойрэп яткыргач, нишлэсен инде алар? Ир-ат табигатьтэ нэсел калдыручы, самец бит инде ул. Э хатын-кыз тотнаклырак булса, хыянэтлэр дэ булмас иде. Уз ирлэре белэн яши алмаган, азып-тузып йоруче хатын-кызлар( хатын-кыз димэсэн, хэтерлэре калыр) этэрэ ир-атларны хыянэткэ. Ойлэнгэн ир икэнен белэ торып, анын белэн очрашып йору бернинди кысаларга да сыймый.«Йөремсәк» хатын
-
31 гыйнвар 2023 - 18:16Без имениАллаһ Тәгалә сынауларның ин олысын биргэн,димэк ин яраткан колларыннандыр...Куркэм сабырлык белэн уткэреп жибэрергэ насыйп булсын.Мэрхэмэтле,шэфкатьле иманлы кеше тап итсен.Ялгызлыкка караганда,янэшэндэ яхшы кеше торса,авырлыкны жинэргэ жинелрэк булыр.Балаларның уз юлы. Аллаһ хэерле юлын узе курсэтер ин ша Аллаһ.Киләбез дә китеп югалабыз...
-
30 гыйнвар 2023 - 20:45Без имениМин дэ сезнен кебек исерек ирне 18 ел тузеп яшэдем. Хэзер исемэ тошкэн саен, жулэр булганмын дип уйлыйм. Аерылышканыбызга елдан артык, хаман эчэ, эчендэ чыкмаган жаны гына калган инде. Кеше ни эйтер дип тузэбез шул, узебезне уйламыйбыз. Эгэр бер фикергэ килэ алмасагыз, психолог белэн кинэшегез. Мина ярдэме тиде. Игътибарыгыз очен рэхмэт.Эчкече иргә сабыр итәргәме?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.