Казан мэриясе корбан чалу өчен әзерләнгән 17 урынны атады

Ислам динендә иң төп бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бйәрәме 12 сентябрьгә туры килә. Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы 5.40 сәгатьтә укылачак. Бәйрәм намазыннан соң корбан чала башлыйлар, аны өч көн дәвамында - 12-14 сентябрьдә башкарырга мөмкин. Татарстан башкаласында корбан чалу өчен 17 махсус урын әзерләнгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте.
Шәһәр хезмәтләре санкцияләнмәгән урыннарда корбанга сарык сату һәм тиешсез урыннарда чалуны булдырмас өчен оештырылган төстә эш алып барачак диде ул. "Шәһәрлеләргә мәчеткә бару уңайлы булсын өчен җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге дүрттән эшли башлаячак", - дип өстәде бүлек башлыгы.
Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең җаваплы хезмәтләренә, район хакимиятләренә Корбан бәйрәмен үткәрергә әзерләнергә йөкләде.
Корбан бәйрәме Уразадан соң 70 көн узгач бәйрәм ителә. Быел аны бәйрәм итү датасы Татарстан Президенты тарафыннан билгеләнгән. 12 сентябрь республикада "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан Республикасы законы буенча ял көне дип санала. Шулай итеп, 2016 елда биш көнлек эш атнасында 10, 11, 12 сентябрь ял көннәре дип санала.
2016 елда Казан шәһәрендә корбан чалу урыннары:
1. «Фатиха» мәчете - Р.Зорге ур., 4а
2 .«Казан Нуры» мәчете - Ф.Әмирхан пр., 3
3. «Әл-Мәрҗәни» мәчете - К.Насыйри ур., 17
4. «Әҗем» мәчете - Фәткуллин ур., 15
5. Корбан чалу комплексы - Бертуган Петряевлар ур.,
6. «Тынычлык» мәчете - Тынычлык бистәсе, Мелитопольская, ур.15
7. «Гадел» мәчете - Оренбург тракты, 193
8. «Ризван» мәчете - Х.Мәүлетов, 48а
9. Ат спорты клубы - Тынычлык бистәсе, Новосельская, 70
10. «Жомга» мәчете -Юдино, Ильич ур., 4
11. «Рамазан» мәчете - Окольная ур., 25Б
12. «Сөләйман» мәчете - Левченко торак комплексы, Ютазы ур., 8
13. «Ислам дине» мәчете - Чишмәле ур., 17а
14. «Биләл» мәчете - Вознесенское , Иркен ур., 33
15. «Котдус» мәчете - Карьер, Яснополянский, 16
16. «Иман Нуры» мәчете - Нагорный, Юл ур., 32а
17. «Ислам» мәчете - Дәрвишләр бистәсе, Вяземская, 28
чыганак - http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.