Логотип
Актуаль тема

​Ирен үтереп... төрмәгә

«Залимнарга җәза йомшара», дип аталган язманың дөнья күрүенә атна-ун көн дә үтмәде, телефон шалтырый. Трубканы алуга, дулкынлануы тавышына чыккан билгесез ханым ашыга-ашыга тезеп китә: «Моннан берничә ел элек минем танышым турында язган идегез. Ул төрмәдән кайтты инде. Тормышы да рәтләнеп кенә килә иде. Тагын килеп капты...», – ди ханым чактан еламыйча. Аның өзек-өзек сөйләвеннән күз алдына моннан дүрт-биш еллар чамасы элек булган вакыйгалар килеп баса.
  Көзнең соңгы көннәре иде. Тышта салкын, ямьсез... Күк йөзендә агылган кара болытлар күңелгә кереп оялаган шомлы, күңелсез уйларны көчәйтеп кенә җибәрә сымак. Хатын-кызлар колониясенең авыр тимер ишекләрен ачып кергәндә, кем белән очрашачагыбызны белми идек әле без. Ә шулай да... дөньяның гүзәл яртысын гаиләсеннән, газиз балаларыннан аерылырга, бер мизгелдә язмышына төзәтә алмаслык, инде башка беркайчан кайтарып булмаслык ялгышлар, үзгәрешләр ясарга нәрсә мәҗбүр итә соң?! Тормышның бөтен авырлыгын, сыкранмый-зарланмый үз җилкәсендә тартып барган һәм шуны табигый санаган хатын-кыз ни өчен соңгы чара итеп хөкем эскәмиясенә илтеп җиткерерлек шушы куркыныч адымны сайлый?!
Кыяфәтенә караганда олы күренсә дә, 25 яшен тутырып килгән бу яшь ханым, инде ике бала анасы булып чыкты. Төрмәгән килеп эләгүенең сәбәбен ул берничә җөмлә белән генә аңлатты: «Ирем бик көнләште, өй каршындагы баганадан да көнләшә торган иде. Бер сәбәпсез кыйнады да кыйнады. Ә бер көнне пычак күтәрде. Шунда түзмәдем, корсагыма чәнчи дип (җиде айлык йөкле чагым), кулыннан тартып алдым да, ни эшләгәнемне белмичә, күкрәгенә кададым». 
Ир үлә. Хөкем карарын укыганда хатын аңын югалта. Аны, җиде айлык авыры белән, төрмәгә озаталар. Ә өйдә бәләкәй кызы кала.
Бу хәлләрне искә төшергәндә, тетрәнеп куям. Уйласаң, үзе дә бала гына булган бит әле ул. Язмыш безне шулай сыный микән, әллә үзебез күрәчәгебезгә каршы йөгерәбез микән? Берәү генә булса иде золым күреп яшәгән хатыннар. Изелгән, кыйналган хатыннар... Ил күләмендә алганда, аларның саны 9 меңнән артып китә. Уйлап карагыз:  ничәмә-ничә гаилә, шул гаиләдә тәрбияләнүче йөзләгән-меңләгән бала бәхетсез булып, кыерсытылып, әнисенең тукмак астында яшәвен күреп үсә. Нишләргә соң мондый хәлдә калган хатын-кызга? Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Бу хакта инде без күп мәртәбәләр яздык, журналыбызны укыган хатын-кызлар әлеге сорауларга җавапны беләләрдер, дип уйлыйм. Шуңа кабатлап торуны кирәк санамыйм.
Ире тарафыннан золым күреп яшәгән хатыннар элек тә булган, хәзер дә һич кимеми алар. Мондый «тотрыклылык»ның сәбәбе аңлашыла булыр.  Гаилә эшенә тыкшынмаска, дигән караштан һич кенә дә арынып җитә алганыбыз юк әле безнең. Дәүләт Думасы депутатлары кабул иткән залимнәргә кагылышлы яңа закон гамәлдә үзен ничек күрсәтер?  Әйтеп булмый. Ә бәлкем, җәбер-золым турында ишетеп кенә белмәгән бер ханым әйтмешли, «берни дә үзгәрмәячәк».  
Хатын-кыз нинди генә хәлдә калмасын, без – алар ягында. Әйткәнемчә, төрмәдә утырамы, төрмәгә әйләнгән өендә мең газаплар кичерәме, кире чыгуы бик авыр, ә кайчак мөмкин булмастайга әйләнгән ул тәмугка, ул сазлыкка аларны «сөекле» ирләре төртеп кертә бит... Йә булмаса, үги кызларына карата җенси теләген баса алмаган үги әтиләр... Андый чиркандыргыч мисалларны да беләм мин. Нәтиҗәдә, тегесе – кабердә, унсигез яшьлек кыз бала – Козловка төрмәсендә.
 Кагылып-сугылып яшәгән хатыннар картаймыш көндә дә рәхәт күрми. Киресенчә, азган ир яңадан-яңа сәер, хәвефле һөнәрләре белән ачылырга мөмкин. «Картайгач, туктар әле...», дип өметләнергә ярамый. Егерме-утыз елдан соң таркалган никахлар – моңа дәлил түгелме?!
Хатын-кызны өй учагын саклаучы, дисәләр дә, шул учакны тергезеп, әледән-әле ялкын өстәп торучысы ир булырга тиеш бит аның. Хатын – әйдәп баручы булса, ир – тормышны тартып баручы. Гаиләдә шундый тигезлек сакланганда гына, дөнья түгәрәк. 
Моннан берничә еллар элек, «Фатима» хатын-кызлар кризис үзәгенә баргач, уйламаганда, көтмәгәндә, гыйбрәтле бер сөйләшүнең шаһиты булырга туры килде. Бүген бу үзәкнең бурычы башкачарак булса да, элек ул шәһәребездә түбәсез калган әниләрне, сеңелләрне вакытлыча сыендырып торучы бердәнбер диярлек урын иде. Ире эзләп тапмасын дип, залим иреннән качып ике баласы белән Түбән Кама шәһәреннән үк шушында килгән яшь әни белән озак кына гәп куерттык. Хәзер инде ни сөйләгәнен дә ачык кына хәтерләмим. Әмма бер сүзе нык истә калган: «Безнең кайда икәнлегебзне белә генә күрмәсен...» Һәм, ни гаҗәп, сөйләшү тәмамланганда, ишектә шул «өрәк» күренмәсенме. Хатын аны күрүгә «аһ» итте. Мин тәмам югалып калдым. Башыма килгән беренче сорау: Кем әйткән, кем хәбәр иткән? Каян тапкан?
Ир дә хатынны күрүгә «аһ» итте. Тик гаҗәпләнүдән түгел, ачуыннан иде, ахрысы. Күз ачып йомганчы, баз астында үскән бәрәңге сабагыдай  сыгылып төшкән яшь хатынны беләгеннән эләктереп алды. «Син нигә мине артыңнан эзләтеп йөртәсең? Бөтен шәһәр гөрли. Самат хатынын өйдән куып чыгарган, имеш. Балалар кайда? Әйдә, җыен, тиз бул!» – диде дә, кире борылмакчы иде, юлына аркылы төштем. «Сөйләшик әле...» – дим. Кем икәнлегемне белсә дә, гаҗәпләнмәде. Хатын шундук юкка чыкты.«Ә нигә монда соң алар?» – дим. «Үзеннән сора, шулай йөрү, бәлкем, аңа ошыйдыр». «Хатынга җүнле кеше кул күтәрәме?» – дим, ирне кыздыра башлап. Ул ярсып китә: «Рәхмәт әйтсен миңа. Рәхәттә яши ул. Байлыкта. Минем әти хатынны менә болай тотмасаң (ул йодрыгын йомарлый), аза, читкә карый башлый , дия торган иде. Дөрес әйткән ул. Тукмап торгач та таманга туры килә әле ул».
Без сөйләшкән арада хатын инде җыенып чыккан, балалары әтиләрен күрүгә, әниләре артына поса. Куркалар.
– Ник китәсең?, – дим, хатынга ишетелер-ишетелмәс кенә.
– Файдасыз, эзләп тапкан бит. Барыбер тынгылык бирмәячәк ул миңа... Мин сезгә берни сөйләмәдем, – ди ул саубуллашканда, – Югыйсә, үтерәчәк.
Күп вакыт хатын-кыз әнә шулай чарасызлык әсиренә әверелә. Машинага үзе теләп утырган, үзе теләп кайтырына юл алган ханымны берәү дә туктатып кала алмый. Чөнки хокуклары юк. Һәркем бу дөньяда үз язмышын үзе сайлый. Нинди генә законнар уйлап чыгармасыннар, иң элек, адәм баласының беркайда да язылмаган үз законы бар: гаиләне төрле бәла-казалардан, төрле афәттән саклап-аралап калырга тиешле мөнәсәбәтләр, ир белән хатынның кайгыда да, шатлыкта да бергә булырга вәгъдә куешкан көненнән башлана. Гаиләнең киләчәген билгели торган беренче көннән... Ни өчен болай дип әйтүемме? Хатын-кыз үзен беренче көннән ничек тота, ире алдында үзен ничек куя, шулай була, шулай дәвам итә. Кыйнатып торасыз икән, алга таба да кыйнар, туктату чарасын табасыз икән, бәлкем, уйлана калыр. Ни дисәң дә, законнар безне – хатын-кызларны яклый бит...     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дура!!!!!!!! Анын белэн кире киткэнче,тагы да ераккарак качырга иде!!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тәкәбберлекнең бер төре бу. Үз үзен хөрмәт иткән хатын тиран ирдән ике бала тапмас иде, характерын белү белән качып китәр иде. Бу хатын иреннән мәңге аерылмаячак, "ирем мине тукмый" дип үзен кешедән җәлләтә, "менә мин нинди хәлдә яшим!" дип үзен кешедән югары куя, шуннан тәм таба, ә җәнҗал, тавыш астында үскән балаларның язмышы аны кызыксындырмый. Иргә башта ук кул күтәрергә ирек бирмәскә кирәк, кул күтәрә икән, үзенә тондыр уклау яки таба белән, шуннан шым була ул. Ә юл куеп торсаң, азганнан аза бара.

      Хәзер укыйлар