Логотип
Актуаль тема

Бу фильмны һәркем карасын!

Светлана Изамбаева – үзенең ВИЧ статусы турында җәмгыятькә беренче булып ачылган,  нинди проблемалар белән яшәвен җәмгыятьтә беренче булып ирештергән кеше. Светлана ханым турында берничә ел элек «Сөембикә» журналында зур гына язма басылып чыккан иде.

Узган ел очрашканда Светлана ВИЧ статуслы яшүсмерләрнең тарихларын китап итеп бастырып чыгару хыялы белән яна иде. Бу идеяны аңа әти-әниләр үзләре биргән булган. Җәмгыятьнең ВИЧ статуслы кешеләргә мөнәсәбәте катлаулы. 16-23 яшь – гашыйк булу, тормышның башка якларын да татып карау чоры. Вирус йоктыру куркынычы нәкъ яшүсмерләр арасында зуррак. Шуңа да вирус хакындагы мәгълүмат нәкъ менә алар өчен аңлаешлы булырга тиеш. Әлбәттә, замана чире булган әлеге куркыныч вирус хакында без берни дә белмибез түгел. Аның җенси якынлык вакытында йогуын, кан һәм күкрәк сөте белән күчүен, анадан карындагы балага йога алуын беләбез. Ул хакта укып белү – бер нәрсә, ә менә дусларың арасында шундый кеше булса?  Яисә балаң укый торган класста андый бала укыса? Алар бергә бассейнда коенсалар? Ашханәдә бер савыттан ашасалар? Китап геройлары үз язмышлары аша шушы сорауларга җавап бирә дә инде. «Позитивные дети» – язмышлар китабы. 13 яшүсмернең үзләренең бу вирусны йөртүләре хакында ничек белүләре, аның белән ничек яшәүләре, каршылыкларны, аңлашылмаучылыкларны ничек җиңүләре хакында.

Светлана Изамбаева китап чыгару мәшәкате белән янганда, Мәскәүдә «Такие дела» мәгълүмати порталы «Все сложно» интерактив фильмын төшерү өчен реаль тарихлар эзли. Бик катлаулы эш булып чыга ул. Чөнки ВИЧ статуслы яшүсмерләр турындагы мәгълүматлар яшерен. Порталның махсус проектлар продюсеры Галина Мосалованың очраклы гына рәвештә  Светлана Изамбаевага тап булуын язмыш ярдәме дими, тагын ничек атарга?

«Все сложно» фильмы – Катя исемле кызның ВИЧ статус белән тууы, үсүе, тәүге кат гашыйк булуы, сайлау алдында калуы хакында. Катя – ВИЧ статуслы, ә сөйгәне  сәламәт. Икесе дә бер-берсен өзелеп яраталар.  Фильмның ахыры бәхетле – Катя кияүгә чыгып, сау-сәламәт бала таба.

Фильмда Ирина Старшенбаум, Риналь Мухаметов, Чулпан Хаматова, Алена Бабенколарның да катнашуы җәмгыятьнең ВИЧ статуслы кешеләрнең проблемаларына ниһаять йөз белән борылуын сөйли.

«Все сложно» – романтик комедия жанрындагы фильм, яшүсмерләргә һәм яшьләр гаять аңлаешлы телдә, гадәти ситуацияләр аша әлеге мәкерле вирус турында мәгълүмат бирә. Чынлыкта, аны фильм дип атау да дөрес үк булмас, тамашачыга уйлау мөмкинлеге бирә торган сайт-уен ул. Һәм әлеге фильмны һәрбер яшүсмергә, һәр студентка, гомумән, һәр кешегә күрсәтәсе иде, диләр аны иҗат итүчеләр.





 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар