Логотип
Актуаль тема

Бер-береңне ничек сакларга? Гаилә көне уңаеннан уйланулар

Кичә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп уздылар. Артистлар иртәдән башлап социаль челтәрләргә гаиләләре белән төшкән фотосурәтләр куйдылар. «Мин гаиләмне яратам!», «Гаиләм мине рухландыра, илһам бирә!» – дип яздылар. Бәхетле мизгелләрне тотып алган ул фотосурәтләр янына «гаилә, мәхәббәт, тугрылык, футбол, җиләк, эссе, яңгыр, эш, тормыш шатлыклары» дигән сүзләр язылды. Комментарийларда күп вакыт: «Сез матур пар! Бер-берегезне саклагыз!» – дигән теләкләр яңгырады. Бер-берегезне саклагыз...
Бу иксез-чиксез галәмдә насыйп ярыңны табу – могҗизага тиң күренеш. Меңләгән кеше арасыннан «синеке» дигәнен эзләп ал әле! Ялгышмыйча, соңга калмыйча... Әйе, табу – бер авыр, ә менә шул кешеңне югалтмыйча саклый алу – мең өлеш авыррак! 

...Кайбыч район үзәгендә шимбә көнне 50, 55 һәм 60 ел бергә яшәгән парларны зурладылар. Алтын, зөбәрҗәт һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче 15 парны чакырганнар иде. (Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: «Бу бәйрәмне соңгы елларда даими уздырабыз, кайбер парларны инде икенче тапкыр котлыйбыз», – диде.) Гаҗәеп матур, ихлас, җылы бер бәйрәм булды ул! Балачаклары сугыш елларына туры килгән, туганчы ук күпләре ятим калган, «әти» сүзен бер тапкыр да әйтә алмаган буын бит алар. Тормышларында бәйрәмнәр күп булмаган, гап-гади гомер кичергәннәр, ачысын-төчесен күп татыганнар.  

...Зәкия апа һәм Таһирҗан абый Каюмовлар (Урсак авылы).Сугыш башланганда Таһирҗан абыйга нибары 8 яшьлек була. Яшьтән эшләп үсә, буй җитә. Кичке уеннарның берсендә, калын толымнарын үреп салган Зәкияне күреп, күңелендә мәхәббәт уты кабына. 1958 елның салкын гыйнварендә яшьләр кавышып та куялар. Бер-бер артлы 5 бала дөньяга килә. Зәкия апа – «Ана даны» медале белән бүләкләнгән күп балалы әниләрнең берсе. Икесе дә – гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре.  

...Зәйнәп апа һәм Фазылҗан абый Шакировлар (Чүти авылы).  Фазылҗан абый 11 яшендә колхозда эшли башлый – авыр хезмәттә ныгып үсә. 20 ел тракторист булып эшли, аннан – 33 ел тегермәнче. Армия хезмәтеннән кайтуга,  Зәйнәпкә күзе төшә. 10 көн дигәндә, ул аны әти-әнисе янына килен итеп төшерә. Зәйнәп апа колхозда бозаулар карый, 41 ел стажыбар. 1964 елда яңа йорт өлгертеп чыгалар. Ике егет, бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә уллары Тәлгать тәрбиясендә яшиләр. 4 оныклары, 9 оныкчыклары бар. 

...Назирә апа һәм Шафыйк абый Әдиятовлар (Мөрәле). Бергә яши башлаганнарына 55 ел. Бәхетләрен эзләп еракка китеп йөрмәгәннәр – туган авылларында гомер кичергәннәр. Икесе бер класста укыганнар. «Абыемның дус егете иде Шафыйк, – дип сөйли Назирә апа. – Мин аларга килен булып төшкәндә, өйләре бер яклы гына иде. Гаиләгә унынчы кеше булып бардым. Ике килен идек йортта, тату яшәдек». Гаилә башлыгы гомер буе колхозда балта остасы булган, хәзерге вакытта авыл мәчетенең мәэзине. «Сугыш вакытында ук әни белән мәчетне карап тордык», – ди. Назирә апа да гомер буе колхозда эшләгән. Дүрт бала – ике егет, ике кыз үстерәләр, 8 оныклары, 4 оныкчыклары үсә. 

...Шәдия апа һәм Наил абый Шаһидуллиннар (Кошман авылы). 1962 елда Караганда шәһәрендә, туганнарында танышалар. Гаилә корып, бергә яши башлыйлар. Ике бала үстерәләр. 1999 елда туган якларына – Кайбыч районына кайтып төпләнәләр. «Кавышуга язылышмадык, – дип сөйли Шәдия апа. – Бабагыз: «Әллә торып китә алабыз, әллә юк, яшәп карыйк әле башта», – диде. Яшәп карап ятабыз менә, илле алтынчы ел китте инде...» 

...Гөлфирә апа һәм Газизҗан абый Шакировлар (Олы Кайбыч авылы). «Мәхәббәт тарихыбызны искә төшерсәм, бөтен кеше көләрме икән, – дип сөйли Гөлфирә апа. – Сабантуй көне иде. Таган яныннан, кичке уеннан кайтам. Яныма бер машина килеп туктады. Кай арада төштеләр, кай арада мине күтәреп машинага салдылар – сизми дә калдым... Урлап алып кайтты шул... Кеше көлдермим дип яши торгач, 55 елды тулды менә.  Тормышның агын да, карасын да күрдек. 30 ел каенана белән бергә яшәдек. Ун ел фермада эшләдем, аннары 30 ел повар булдым. Хәзер инде икебез дә сиксәнне уздык. Сабырлык кирәк бөтен кешегә. Сабыр итсәң, тормыш бара ул...» Гөлфирә апа белән Газизҗан абый ике кыз үстергәннәр, 4 оныклары, 1 оныкчыклары бар. Алар бүгенге тормыштан икесе дә бик канәгать. «Бәхет өчен күп кирәкми», – диләр. 

...Хания апа һәм Гәрәфетдин абый Хөснетдиновалар (Чүти авылы). Гәрәф абый 12 яшендә фермага эшкә урнаша. Соңыннан тракторист ярдәмчесе була, бригадта атлар карый.  Армиядән кайткач, тракторда эшли башлый. 1999 елда «Татарстанның атказанган механизаторы» исеменә лаек була. Хания апа бозаулар карый. Бер ул, өч кыз үстергәннәр. Барысына да югары белем биргәннәре, балалары һәммәсе дә укытучылар. Бүгенге көндә уллары Рәис, киленнәре Фаянур тәрбиясендә яшәп яталар. 

...Вәсилә апа һәм Рафил абый Тимерхановлар (Кошман авылы). 50 ел элек кавышканнар. Үзләре әйтмешли, «шуннан бирле тату гына яшәп яталар». Икесе дә озак еллар колхозда эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Ике егет, бер кыз үстергәннәр, 4 оныклары, 1 оныкчылары бар. Балалары төп нигезне сагынып кайтып йөриләр.  

Мәүлиха апа һәм Равил абый Айзатуллиннар (Олы Кайбыч авылы). Арча кызы Мәүлиха Кайбычка эшкә юллама белән килә.  Һәм... язмышын да шунда таба. Равил абый белән алар ике кыз үстерәләр, икесенә дә яхшы тәрбия, югары белем бирәләр. Мәүлиха апа гомер буе мәктәптә балалар укыта, Равил абый орлыкчылык инспекциясендә хезмәт итә. Мәүлиха апаны районда үзешчән шагыйрә буларак та беләләр.  

Фәридә апа һәм Рафыйк абый Гыйльфановлар (Олы Кайбыч авылы). Шофер булып эшләүче Рафыйк китапханәче кыз Фәридәгә бер күрүдә гашыйк була. Әлбәттә, китапханәдә танышалар алар! Шуннан бирле бергә. Бер кыз һәм ике егет тәрбияләп, аларны олы тормыш юлына чыгарганнар. Бәхетле картлык кичерәләр. 
 
Кичәне алып баручы кызлар, аларның барысына да диярлек берүк сорауны бирде: «Гаиләнең ныклыгы, бергә шулай озак яши алуның сере нидә?» – дип сорадылар. Җаваплар барысы да бик гади иде:
– Нәрсә дип әйтим икән, наным? (Безнең якта үзеңнән кечеләргә шулай «наным» дип дәшәләр. – Г. С.)  Төрле чаклар була... 60 ел яшибез менә. Бер-беребезгә булышабыз. 
– Абыегыз аракы эчмәде, тәмәке тартмады, эш яратты. Үзара тату булдык...
– Бер-беребезне хөрмәт иттек, бер-беребезгә тугры булдык. Бөтен эшне киңәшләшеп эшләдек...
– Бер-беребезне аңлап, кадерне белеп яшәдек... Картлыгыбыз шуңа тыныч...  

Безнең әни (бәйрәмгә чакырылган парлар арасында илле ел бергә яшәгән, дүрт кыз тәрбияләп үстергән әти белән әни дә бар иде): «Каенанам белән каенатамның хәер-фатыйхасын алып калдык. Икесе дә урын өстендә ятып авырдылар. Соңгы сулышта: «Тигезлек белән яшәгез, балаларыгызның рәхәтен күрегез», – диделәр. Аларның теләге чынга ашты», – диде. 

Бер-береңне саклауның сере шулай да нидә соң? 
Мәхәббәтнең гомере – өч көнлек, аннары, Туфан абый әйтмешли, «өстенә яккан балын ялап бетерәсең дә, гомер буе кара ипи ашыйсың». Менә шунда  бу кичәдә еш яңгыраган «сабырлык, түземлек, бер-береңне хөрмәт итү» кебек сыйфатлар кирәк була да инде...  Барысы да күптән билгеле, барыбызга да мәгълүм хакыйткатьләр. Чынлап торып уйлап карасаң, сер юк та. Әмма нигәдер аерылышулар гына адым саен... 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең төп символы – ромашка чәчәге. «Яратамы, яратмыймы?» дип аның таҗларын өзгәндә, иң соңгысы һәрвакыт «ярата» булсын! Бүген дә, иртәгә дә, илле елдан соң да... 
Парлыларга тигез гомер телим, ялгызларга – тиң парларын очратуны! 
 
Мингазиз СӨНГАТУЛЛИН фотолары. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар