Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшкән?

Гадәти Россия гаиләсе баласын мәктәпкә әзерләр өчен 20 мең сумга кадәр якын акча сарыф итә. 2014 ел белән чагыштырганда, әлеге сумма 47 процентка кискен арткан. Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге ата-аналар арасында сораштыру үткәреп, шундый мәгълүматка ия булган.
Ата-аналар әйтүенчә, 2015-2016 уку елына баласын мәктәпкә әзерләгәндә, 1,5 тапкырга диярлек артыграк акча туздырырга туры килгән. Былтыр уртача сумма 13 628 сумны тәшкил итсә, быел – 20 026 (!). Моңа кадәр әле беркайчан да сабыйларына мондый сумма «корбан иткәннәре» булмаган. 2014 ел белән чагыштырганда, бу сумма – 47 процентка, ә 2005 ел белән чагыштырсак – 225 процентка (!) арткан.Мәскәү, Санкт-Петербургта яшәүчеләргә, башкаларга караганда, балаларын мәктәпкә әзерләү өчен якынча 30 мең сум туздырырга туры киләчәк. Җитеш тормышта яшәүчеләр белән югары белемле булганнарның да акчалары күбрәк түгелә.
Чыгымнарның башка пунктлары белән чагыштырганда, язу әсбаплары аеруча кыйммәтләнгән. Шул сәбәпле, аларга гына да 3 мең сумга якын акча таләп ителә. Былтыр бу сумма 1275 сумны тәшкил иткән.
Россиялеләргә мәктәп формасы, спорт киеме, алмаш аяк киемнәрен сатып алу өчен кесә янчыгын шактый гына бушатырга туры килә. Быел бу әйберләрнең барысына бергә 7 мең сумнан артык акча кирәк булган. Ә 2014 елда 5 мең сумга да сыешып булган.
Мәктәп чыгымнары рейтингының икенче урынында – китап-дәфтәрләр. Иң кыйбатлылар рәтендә мәктәп букчасы да бар. Ә Белем көненә укытучыга бүләк итәр өчен чәчәкләрнең бәясе, киресенчә, арзанайган. Быел 700 сумга яхшы букет алып була. Узган ел чәчәк бәйләме өчен 1000 сумнан артык акча кирәк булган.
Мәктәпкә әзерләнү өчен шактый акча сарыф итү сәбәпле, әти-әниләрнең кәефләре шәптән булмаса да, балаларныкы – киресенчә. 41 процент бала уку елы җитүгә бик шат. Һәр бишенче ата-ана баласын зур кызыксыну белән мәктәпкә бара, дип белдерә.
сылтама: http://intertat.ru/tt/mohim-temalar-tt/item/48162-balanyi-m%D3%99kt%D3%99pk%D3%99-%D3%99zerl%D3%99%D2%AF-k%D2%AFpmeg%D3%99-t%D3%A9shk%D3%99n?.html
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.