Логотип
Актуаль тема

Адым саен тозак...

Беркайчан да мошенниклар корбаны булганым юк дип әйтә алмыйм мин үземне. Акчаның тиенен-тиенгә санап торган студент елларында чегән хатынының бөтен стипендиямне алып калуын да, тиз генә, җиңел юл белән акча отам дип, ниндидер уенга кереп китеп, шактый күп акчамны шунда калдырып китүем дә, инде моңа дистә еллар узып китсә дә, һаман да бер искә төшеп, гарьләндереп куя. Җиңел акчага капканмын инде мин. Үзем гаепле.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының урлауларны ачу бүлеге җитәкчесе Илгиз Миннегаяз улы Габдрахманов белән кырыкалдарлар турында сөйләшә башлыйбыз да, янә шул чаклар искә төшеп, күңелне тырнап куя. Җитәкче сөйләгәннәрдән, ансат котылганмын икән әле ул чагында, дип, үземчә нәтиҗә дә ясыйм. Әнә ничек азу ярганнар, әнә ниләр кыландырып ята икән алар бүген!  Әңгәмәдәшем аларны ике төркемгә бүлә: телефоннан «шаяртып» ятучы мошенниклар һәм социаль мошенниклар.


«Улың кеше таптатты...» 


– Быелның гыйнвар аенда булган хәлне генә мисал итеп ките­рәм, – дип сөйли Илгиз Габдрах­манов. – Кичләтеп, бик соң гына өйдә телефон шалтырый. Труб­каны өлкән яшьтәге апа ала. Оныгы елый-елый бәхет­сезлеккә юлыгуын, кеше тап­татуын әйтә. Җинаять эше ачтырмас өчен 80 мең акча кирәк ди. «Хәзер килерләр, зинһар, биреп җибәр», – дип ялвара. Карчык, әлбәттә инде, бар булган акчасын теге кешеләргә чы­гарып бирә. Ишектән чыкканда каршысына улы (оныгының әтисе) очрый. «Кая киттең?» – дигән соравына да җавап бирми бит ичмасам. Акча­сын биреп кергәч кенә, оныгы­ның хәлен сөйләп, хәйранга калдыра. Улы малаена бернәрсә дә булмавы, аның белән хәзер генә сөйлә­шүе хакында әйтә. Мошенниклар­ның яраткан онык­лары өчен җан бирмәк­тәге карт-карчыкларны алдауның киң таралган ысулы бу. Нигә шунда малайның үзенә шалтыратмаска, үзеннән аның хәлен сорамаска?! Күп вакыт та кирәкми бит моңа. Акчаны хокук саклау органнары хезмәткәр­ләренә биреп – ришвәтчелек кылып, якыннарын тиешле җәзадан алып калмакчылар, имеш. Үзе үк закон бозу ич инде бу... Күп андый хәлләр, бик күп. Кисәтеп, әйтеп торабыз, һаман шуны эшлиләр. Болары – телефон аша эш йөртүче җинаятьчеләр.


«Социаль мошенниклар»


Кырыкалдарларның бу төркеме бигрәк тә Җиңү көне алдыннан активлаша. Алар ветераннарның ишекләрен ачтыру, күңелләренә үтеп керү өчен төрле хәйләгә бара. Үзлә­рен йә социаль хезмәткәр, йә торак-коммуналь хуҗалыгы вәкиле, йә банк хезмәткәре дип таныштыра. Янәсе субсидия, күчтәнәч алып килгәннәр. «Банк хезмәткәре» булачак акча реформасы турында сөй­ләр­гә килдем, дип ялганлый. Халык ышана, «күчтәнәч китердем» дигән кешегә ничек ышанмыйсың инде? Җинаятьчеләр өлкән кеше­ләрнең беркатлылыгыннан бик оста файдалана: акча һәм орден-медальләр-нең кайда ятканлыгын бик тиз ачыклый.
– Балалары, оныклары әти-әнилә­ренә гел бу хакта сөйләп-аңлатып торырга тиеш, – дип дәвам итә сүзен Илгиз Миннега­язович. – Мо­шенник­лар ятьмә-сенә эләккәч соң була. Мондый җи­наять­ләрнең кү­бесе ачылмый. Чөнки алданучы хокук саклау органнарына атна-ун көн үткәч кенә мөрәҗәгать итә. Ә бу вакытка инде караклардан җилләр искән була. Ник дисәң, аларның күбесе – «гастролер». Бүген ул – Казанда, иртәгә – Мәс­кәүдә. Газ службасы хезмәткәре дип йөрүчеләр дә еш очрый. Фатир хуҗасы икенче эш белән мәшгуль булган арада, мошенник күз алдында гына яткан алтын-көмешләрне ала да тая. 

Соңгы вакытта ачылган җи­наять­ләрнең иң зурысы, шау-шу куптарганы – Йошкар-Олада яшәп, Казанның Мәскәү һәм Яңа Савин районнарын «дер» селкетеп торган «участок табибы». Кыры­калдар үзен корбаны белән шулай дип таныштыра торган була.
– Ул хатын унбер эпизод буенча гаепләнеп, дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителде. – Җитәкче янә узган вакыйгаларга кайта. – Аның әби­ләрне поликлиника ишеге төбендә каршы ала торган гадәте була: «Мин – участок табибы, әйдәгез, өегезгә кайтып сөйләшик. Экстрасенс сәләтем – нәселдән. Сезне бозганнар, алтыннарыгызны, акчаларыгызны бирегез, чистартыйм», – дип әйтә дә, теге­ләре «байлыкны» кулына тоттыргач, аны кәгазьгә төрә. Һәм кинәттән генә моның су эчәсе килеп китә. Хуҗа кешене кухняга йөгерткән арада, төргәкне алыштырып куя. Аннары әйтә: «Өч көн мендәр астында ятсын, кагылмагыз», – ди. Өч көннән соң әбиең төргәкне алып караса, акча-алтын урынына кәгазь кисәк­ләре генә... Унбер кешене шулай итеп алдаган. Бармак эзләре буенча эзләп таптык без аны. Үзе күп балалы ана булып чыкты. Шун­дый юлга басуын: «Урлашырга ирем кушты, эшләмисең икән, урла диде», – дип аңлатты.

Балигъ булмаган яшьтәгеләргә карата җинаять кылган таҗик хатыны да тотыла. Мәктәптән кайтучы кызлар белән танышып, ул өйләренә кадәр озата кайта, фатирларына керә. Төрле сәбәпләр табып, кыйммәтле әйберләрнең кайда саклануын ачыклап, урлап кача. Йә: «Алтын әйберне тагып йөрергә куркыныч», – дип, алар-ның алкаларын салдырып, сумкаларына тыгарга булыша, ә үзе шул арада алтынны кесәсенә шудыра.
Таныш булмаган кешеләр белән аралашу, аларга ышану кайчак зур бәхет­сезлек-югалтулар белән тәмамлана. Интернет-кибет аша сатып алуларга игътибарлырак булсак икән.

Кеше алдап көн күрүчеләр ара­сында чегәннәр бик күп. Быел­ның февраль айларында Казанда яшәүче сиксән яшьлек әбинең акчасын урлап тотылучылар да – чегән хатыннары. Аларның берсе аңа урын җир сатып алырга тәкъдим итә. Карчык хатынны фатирына кертә, аның каршында акча салынган тартмасын тартып чыгара. Һәм товарны карый башлый. Шулчак «сатучы» эчәргә су сорый, һәм әбиебез кухняга чыгып китүгә, акчаны ала да чыгып кача. Карчык югалып калмый. Шундук полициягә шалтырата. Һәм аларның икесе дә җинаять урынында тотыла.
– Бер белмәгән, күрмәгән кешегә ничек ышанырга була? – дип, тора-тора гаҗәпләнәбез. Илгиз Габдрах­манов ул аферистларның кыланмышларын тикмәгә генә сөйләп утырмый. Алны-артны карап йөрергә, сак булырга кирәк безгә! Менә тагын ни еларга, ни көләргә белмәслек бер мисал: «Янә өлкән яшьтәге бер ханымга шалтыратып, оныгын җинаять җаваплылыгыннан коткарып калу өчен 100 мең акча таләп иткәннәр, – ди ачуы чыга башлап җитәкче. (Соңыннан белдек: мошенниклар Самара өлкәсеннән шалтыратканнар.) 

Шалтыратып берникадәр вакыт үткәннән соң, бу апага таксист хатын килә. Кемгәдер зур суммадагы акча тапшырырга кирәклеген белгәч, ул: «Мошен­ник­­ларга юлыккан­сың», – дип акчаны алмый китә. Ә әби нишли дип уйлыйсыз?! Туганнарына шалтыратасы урында: «Сезнең кешегез акчаны алмады», – дип мошенникларга шалтырата. Җинаятьчеләр әби янына икенче кеше җибәрәләр. Әлбәттә инде, ул акчаны алуга ук юкка чыга. Берни­кадәр вакыттан соң тагын телефонга шалтырату килә: «Абонент номерына 30 мең сум акча салыгыз». Тагын чыгып китә терминал эзләп әбиебез. Терминал белән эш итә белмәгәч, янәшәсендә бөтерел­гән бер яшь кенә хатынга мөрәҗәгать итә. Ә тегесе: «Монда терминал эшләми, икенчесенә салырмын», – дип, акчаны ала да, тиз генә эзен суыта».

Әйе, ярдәмчесез кешеләрне ешрак алдыйлар. Урамда барганда бер абзый янына ике яшь егет килә. Үзләрен Украина качаклары дип таныштыралар. «Фатир алырга акчабыз җитми. Туганнардан менә-менә акча килергә тиеш. Ә акчаны хәзер үк сорыйлар», – дип, бер олы кешедән ярдәм сорыйлар. Бар инде бездә гадилек, теләсә кемгә булышырга ашкынып тору гадәте. Абзыебыз­ның бу гадәте аны ярык тагарак янында калдыра. Пенсионер өенә кайтып, саклык кенәгәсен алган. Егетләр машинасына утырып банкка барган һәм... 300 мең сум акча алып, мошенникларга биргән дә, әҗәтен аласы сәгатендә билгеләнгән урынга барып, аларны өч сәгать көтеп торганнан соң гына алдануын аңлаган. Ни әйтәсең моңа? Үзебезнең саксызлык, беренче күргән кешегә сабыйларча ышану әнә шундый җинаятьләргә китерә дә инде. Мәсәлән, былтыр гына да 804 шундый очракның 703 ендә кәрәзле телефоннар файдаланылган. Нәтиҗәдә, 691 кеше зыян күргән. Акчага әйләндергәндә ул 20 миллион сум тәшкил итә.

Бу шалтыратуларның 70 проценты Самара, Курган өлкәсе һәм Татарстан колонияләрендәге җинаятьчеләр өлешенә туры килә. 

Адым саен маҗара булган бу заманда уяулык берәүгә дә комачау итмәс, минемчә. Җинаятьчеләр чит кешенең мөлкәтен үзләште-рүнең яңадан-яңа юлларын уйлап таба. Хәзер аларны урам мошен-никлары гына димәссең. Алар мәгълүмати технологиядән дә оста файдалана, акча табуның яңадан-яңа ысулларын эзли. Хокук саклау органнары хез­мәт­кәрләре әйткәнчә, җинаять­нең бу төренә каршы көрәштә безгә бары, тагын бер кат кабатлап әйтәм, уялык, аңлылык һәм бар нәрсәдән хәбәрдар булу гына ярдәм итәр. Бу җәһәттән, халык арасында зур кисәтү-аңлату эшләре алып барылуын да әйтик. Һич югы торак йортлар, төрле оешмалар, терминаллар, банк учреждениеләре янына эленгән листовкаларга игътибар итегез! Иренмәгез, күз генә булса да төше­реп алыгыз. Ул сезне зур бәлаләр­дән саклап калыр... Хак Тәгалә сакланганны гына саклармын дигән. Зыян күрүчеләрнең бик азы гына һәм бик аз күләмдә генә акчасын кайтара алуын исебезгә төшерик тә тиешле нәтиҗә
ясыйк.


Саклаганны саклармын Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә:
* Алдатмагыз, игътибарлы булыгыз! Кәрәзле элемтә операторларыннан, хокук саклау органнарыннан алынган кисәтүләргә җитди карагыз.

* Телефон буенча үзләрен хокук саклау органнары, радиостанция, кәрәзле элемтә хезмәткәрләре, туганыгыз йә булмаса танышыгыз дип таныштырган кешеләрдән килеп ирешкән хәбәрләрнең дөреслегенә ышанмыйча, алар белән эш йөртмәгез.

* Өегезгә чит кешене кертмәгез. Таныш булмаган кешеләргә, хәтта алар полиция, поликлиника, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре дип әйтсәләр дә, ишек ачмагыз. Баш­та 01, 02, 03, 04, йә булмаса 112 – коткару хезмәтенең номерына шалтыратып, хәлне ачыклагыз.

* Туганыгыз, якын кешегез бәлагә юлыкты дигән сүзләргә ышанып, аны коткару өчен акча чыгарып бирергә ашыкмагыз. Бу – ялган! Туганыгызда яман чир табылды, дәвалау өчен акча кирәк дип шалтыраткан кешегә дә ышанмагыз. Табиб мондый хәбәрне телефоннан әйтми.

* Приз уйнатуларда катнашмагыз.

* «Бозымны алам» диючеләрне якын да китермәгез. Акчасыз калуның иң сыналган юлы – шул.

* Банк картасын ябып кую турындагы хәбәрне колак яныннан уздырмагыз. Банкның кайнар линиясенә шалтыратып, барын да белешегез. Телефон номеры банк картасының икенче ягында күрсәтелгән.

* Урамда сезне туктатып сөй-ләштермәкче булган кешеләрдән сакланыгыз.

* Алдыйлар дип шикләнәсез икән, кичекмәстән полициягә шалтыратыгыз. Сезгә һичшиксез ярдәм итәрләр. 

«Сөембикә», № 4, 2009.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар