24-26 апрельдә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узачак

Татар милләте зәвыклы киемнәре белән бөтен дөньяда дан тота дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Безнең чигелгән читекләребезнең даны күптән инде Франция кебек мәмләкәтләрдә дә билгеле. Ә сәйлән-мәрҗән чигелгән, укалап эшләнгән калфакларыбыз теләсә нинди мода тарафдарларын хушын алырга сәләтле.
 Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы 24-26 апрель көннәрендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын оештыра.

Әлеге форум программасында быел “Калфак туе” дигән үзенчәлекле, моңарчы күренмәгән зур проект та үтәчәк. Чарага теләсә кем кертелми, фәкать калфак кигән хатын-кызлар һәм түбәтәйле ирләр генә катнаша ала, дресс-код шулай куелган.
 Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы быел дүртенче мәртәбә уздырыла. Мәгълүм ки, алдагы елларда май аенда оештырыла иде. Быел бөек Г.Тукаебызның 130 еллыгы уңаеннан апрель аена күчерелде. Өч көн дәвамында үтәчәк проектта җәмгысе 500 делегат катнашыр, дип фаразланыла.

 Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының беренче урынбасары Данис Шакиров хатын-кызлар форумының ни өчен апрель аена күчерелүе хакында бәян итеп узды:

 - Татарстанның 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын читләрдән дә делегат кабул итәчәкбез, – ди Данис әфәнде. – Моннан тыш мәртәбәле кунаклар да чакырылган.  Программа буенча фикер йөрткәндә: ул бик бай һәм киң кырлы. Беренче көнне форум кунакларына Казан каласы буйлап сәяхәт оештырыла. К.Тинчурин театрында “Казан” бию ансамбле концерты тәкъдим ителә. Делегатлар “Мәгариф системасында милли тәрбия”, “Милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү”, “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” дип исемләнгән секцияләрдә эшләячәк. Программадан күренгәнчә, башка еллардан аермалы буларак секцияләр дә яңа исем астында, яңа форматта оештырылачак.

 Форумның пленар утырышы 25 апрель көнне К. Тинчурин исемендәге театр бинасында узачак. Шулай ук театр фойесында халык осталары һәм һөнәрчеләренең кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә, ярминкә дә эшлиячәк.

 Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова журналистларга ике форум арасында башкарылган эш-гамәлләр хакында сөйләде.

 - Былтыргы форумнан соң без бигрәк тә үзебезнең тарихка кайту, шәҗәрәләр барлау мәсьәләләренә басым ясадык. Хәзерге вакытта шәҗәрәләргә игътибар чыннан да артты һәм без Балтач районы үрнәгендә моны расладык та, тулы канлы бәйрәм икәнен күрдек. 142 бала укыган Карадуган мәктәбенең 121 гаиләдән 77 баланың шәҗәрәсе бар. Хәтта 28 бишекнең шәҗәрәсен эшләделәр. Безнең максат – үзебезнең тарихи тамырларыбызны таныту, барлау. Димчеләр һәм яучылар буенча да проектыбыз зур казаныш булды. Аның йомгаклау өлеше Азнакай районында узды. Ни өчен бу темага алындыгыз дисәгез, чөнки безнең һәр районда меңнән артык кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән 30-50 яшькә кадәр кызлар-егетләр яши. Бу – бик куркыныч саннар, – дип күңел әрнүләрен җиткерде Кадрия ханым.

 Татар хатын-кызлары күңел байлыгы белән генә түгел, тышкы кыяфәткә дә үтә дә игътибарлы булырга, тиеш, дип саный Кадрия Идрисова. Тәүге кат оештырылучы “Калфак туе” проекты да шул юнәлешкә беренче адым дип аңларга кирәктер, чөнки чарага, алда әйтеп узганыбызча, фәкать калфаклы туташлар һәм ханымнар гына кертелә. “Калфак туе” мәҗлесе Казан Ратушасының колонналар залында оештырыла. Анда форум делегатлары һәм артистлар гына катнашачак. Калфак тегү буенча мастер класслар, гомумән милли баш киеменә бәйле узган конкурсларга йомгак та ясала. Драма артистларының чыгышлары да нәкъ калфакка нисбәтле булыр дип көтелә. “Чалбар кигән журналистларны да кертмәячәкләр”, – ди чараны оештыручылар.

 - Нинди авыр заманнарда да хатын-кызларыбыз үз милли төсмерле киеменә хыянәт итмәгән. Безгә уянырга, уйланырга вакыт. Үз милли киемнәребезне кулланышка кайтарырга кирәк, – ди татар хатын-кызлар лидеры.

 Дөнья буйлап исәпләгәндә, узган ел 260 хатын-кыз оешмасы булган икән. Быел бу сан 400 гә күтәрелгән  (“Ак калфак” исемендәгеләре 362). Чыннан да, соңгы елларда татар хатын-кызлары зур активлык күрсәтә. Аларның фикерләшү, төрле юнәлештә эшчәнлек алып бару мәйданнары да киңәя бара. Ә форумда ел дәвамында башкарачак эш планнары барлана, тәҗрибә уртаклашу да көтелә.

 26 апрель көнне мөхтәрәм хатын-кызларыбыз Тукайның юбилей чараларында да катнашачак.

http://intertat.ru/tt/tatar-galeme/item/56624-milli-dress-kod-“kalfak-tue”na-bashkacha-kerep-bulmyiy.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Реклама
Хәзер укыйлар
  • «Таккан белән теккән кебек без...» – Кайнана белән ничек торасың син? Минем сыман гомер буе бием белән яшәгән, башкалар кайнаналарын сөйләгәндә сүзгә кушылмаган кешегә бу сорауны бик еш бирәләр. Җавабым гел бер була минем: – И-и, рәхәт бит аның белән! – дим. Чын күңелдән әйтәм! Бер риясыз...
    4115
    10
    111
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 8   Рәфис тә, кайнатам да туасы баланың малай булуын  бик тели иделәр.  Ирем: «Малай тусын, Алладан сорап дога кыл әле», – дип, авылдагы сукыр Фәния карчыкка сәдака да илтеп бирде. Ул заманда туасы баланың кызмы, малаймы икәнен алдан белеп булмый иде шул...
    12354
    2
    90
  • «Ирең яратсын дисәң, кайнанаңны ярат» – Бу – төп нигез. Ишле гаилә! Эшле гаилә! Монда килгән-киткән кеше дә бик күп булыр. Ә син шушы йортның хуҗабикәсе булырсың! Әнинең – кайнанамның туйда әйткән бу сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Ул көнне ишеткән теләкләрнең бик күбесе күптән онытылды, ә әнинекеләрне гомерлеккә хәтерләп калганмын. Матур тормышның башы шушы сүздән үк башлангандыр.
    2520
    9
    86
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 10  Мин, иремне уятмаска тырышып, куенымда мыш-мыш килеп йоклаган баламны саклык белән агач караватка китереп салдым. Өстемдәге пальтомның төймәләрен чишеп, чөйгә өлдем. Урамда апрель башы булуга карамастан бик суык иде шул, кар да эреп бетмәгән. Салкын төндә печән өстендә баламны кысып кочаклаган килеш төн кундым бит.
    12870
    4
    72
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 7 Туасы сабый дөньяга барыбер туа, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Хәзер узган гомеремне уйлыйм да, җүләрлегемә исем-акылым китеп утырам…
    15879
    1
    69
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 сентябрь 2022 - 03:35
    Без имени
    Ати анисе бирган акчагада хужа булмый а, биграк инде. Ул хадаре йыуаш булып ни. Ати анисе, акча бирган е, лучше диваны узларе алып бирсен нар иде дип та уйлап куйдым. Ул бианай оялмыйча шул акчаны алып, узена Яна диван алган что-ли? Ансын анламадым.
    Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11
  • 23 сентябрь 2022 - 11:05
    Без имени
    25 яшендэ кияугэ чыккан, 10 ел баласыз торган, бэхетен 35 яшьтэ тапкан, а Айнурга 30 яшь. Барда дорес язылган бит?)))
    Бәхетле булырга хакым бар!
  • 23 сентябрь 2022 - 11:17
    Без имени
    шулай мыскыл итәләр шул үзләреннән артык уңган, булган киленне. Мине кайната белән кайнана малайлары үлгәнче, малайларыннан мыскыллатып тордылар. Малайларын аракы эчереп миңа каршы котырталар иде. Нормальный кеше малаен аракы эчәргә өйрәтми бит инде?! Малайлары эчеп кайтып тавыш чыгара иде, мин тормышны тартып яшәдем. Мин аллага шөкер, намазлы булып гомеремне дәвам итәм, малайлары үлде. Мин котылдым аллага шөкер, алар баласыз калды.
    Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11
  • 22 сентябрь 2022 - 22:32
    Без имени
    Фагыйлэ остэп тэ жибэрэ ахры, купертеп арттырып жибэргэн урыннары бар.
    Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11
  • 23 сентябрь 2022 - 18:07
    Без имени
    Автор "ыштанга ябышып " узен генэ мэсхэрэлэу тугел, балаларнын да жэллэмэгэн. Балалары кимсетелеп, комплексы булып ускэннэрдер. Авторы жэллэмим, отвращение.
    Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда