Логотип
Актуаль тема

12 нче Республикакүләм ифтар

12нче Республикакүләм ифтар кунакларны сәг. 15.00-дән көтә, ә «Татар-информ» каналында туры трансляция булачак

Бүген, 29 мартта, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 12 нче Республикакүләм ифтар узачак. Ифтар мәҗлесенә сәгать 15.00 килү сорала. Килә алмаучылар өчен Россиядәге иң зур ифтар мәҗлесләренең берсен YouTube-та «Татар-информ» каналында туры эфирда күрсәтеләчәк.

Республикакүләм ифтар кунакларын кабул итү 15.00 сәгатьтә башлану куркынычсызлык чаралары көчәйтелүе һәм әлеге чарага килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылу белән бәйле. Катнашучыларның ифтар үткәрелү урынына алдан килүләре «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә керү юлында чиратлар барлыкка килүне булдырмый калырга, һәм барлык кирәкле куркынычсызлык таләпләрен нәтиҗәле башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу вакыттан фойеда гардероблар һәм хәләл ярминкә эшли башлаячак, шулай ук икенде намазын уку мөмкинлеге дә каралачак.

Кабул ителгән чараларны аңлап һәм тиешле җаваплылык белән каравыгызны сорыйбыз. Көндезге сәгать өчтән «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә барлык теләүчеләрне көтәбез!

Интернет челтәренә тоташучылар Республика ифтарына 16.50 дән, ягъни тантаналы ачылышка берничә минут кала кушыла ала. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы операторлары вакыйга урыныннан туры эфирда мәҗлес мохитен тапшырачак, сәхнәдәге төп манзараны һәм кунакларның чыгышларын, шулай ук меңләгән мөселман кешесенең җәмәгать булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп укылачак ахшам намазын күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар