Логотип
Блоги

Минтимер Шәймиев өйләнгәнме, әллә юкмы?

Сезнең телефонга бу фото килдеме әле? Дөресрәге, «Минтимер Шәрипович өйләнгән. Теләче главасының тол калган хатынын алып кайткан Казанга. Ул  глава моннан 7 ел элек мәрхүм булган иде бит», – дигән хәбәр? 

Күпләр, мөгаен, аптырап калгандыр: бу яңалыкка ышаныргамы икән, әллә юкмы?
Ышанмас идең, күп нәрсә дөреслеккә дә туры килә кебек. Әйтик, Теләче районының элеккеге башлыгы, чыннан да, вафат булды бит. 7 ел элек түгел, күпкә соңрак. Ярый, анысын ялгышсыннар да ди. Әмма үзе вафат булгач, хатыны тол калуы хак бит инде...
Хәбәргә ияреп килгән фоторәсем дә бик шикле: Минтимер Шәрипович янәшәсендә бик сөйкемле бер ханым. Чибәр! Кулында зур гына чәчәк бәйләме...
Мин үзем әлеге хәбәрне укуга елмаеп кына куйдым: «Ялган хәбәр, әлбәттә. Кемдер шаярта».
Фоторәсемдәге ханым бик таныш бит: Кыргызстан Республикасының элеккеге Президенты Алмазбәк Атамбаевның җәмәгате Рәйсә ханым бу. Хәтта бу фотоның кайчан төшерелүен дә беләм. Рәйсә Миңнеәхмәт кызы Бөтендөнья татар конгрессының 5 съездында шәрәфле кунак булып катнашты. Ул көннәрдә аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев кабул итте. Вакыты бик тыгыз булса да, Рәйсә ханым ул чакта безнең белән дә очрашырга, «Сөембикә» журналы укучылары өчен интервью бирергә дә мөмкинлек тапкан иде. Бу фото бүген безнең журнал сайтында да тора. Шушылай итеп шаяртырга теләгән кешенең ул фотоны бездән алган булуы да бик ихтимал...

 

Үземнең түгел, укучыларыбызның күңелендә туган икеләнүне тарату өчен, Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең ярдәмчесе Нурсөя ханым Шәйдуллинага шалтыраттым.
–  Минтимер Шәриповичның икенче тапкыр өйләнүе туындагы бу хәбәр – фейк, ягъни ялган, – диде ул. – Әйе, бу фотода аның янәшәсендә Кыргызстан Республикасының элеккеге Президенты Алмазбәк Атамбаевның хатыны Рәйсә Атамбаева. 2012 елда  Бөтендөнья татар конгрессының 5 съездына килде ул. Шул вакыт Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән дә очрашты. Бу фото безнең сайтта тора.

Чынлап та, ялгышмаганмын – шаяртканнар.
Тик шаяртуның да чиге бар бит. Әлеге «уен»ны башлап җибәргән кеше бу хакта уйладымы икән? Әйтик, үзенең бу «гөнаһсыз уен»ының закон телендә «яла ягу» дип аталуын? (Клевета́ – заведомо ложная порочащая информация или распространение заведомо ложных сведений, порочащих честь и достоинство другого лица или подрывающих его репутацию.) Һәм «яла ягу»ның безнең илдә  2012 елдан башлап «уголовный җинаять» булып саналуын. Моның өчен, аз да түгел, күп тә түгел – 5 миллионга кадәр штрафка тартылырга мөмкин икәнен... 
Менә шулай. 
Телефоныгызга килгән бу «кызык» хәбәрне тизрәк дустыгызга, танышыгызга, туганыгызга җибәрергә телисезме? Бәлки алдагы җөмләне тагын бер кат кире кайтып укып чыгарсыз? 5 миллион аз акча түгел бит... «Перепост» та «ялган хәбәр тарату», «яла ягу» дип санала. 
Яки бер минутка гына үзегезне шушы фотодагы ике кешенең берсе урынына куеп карагыз. Ә сезгә мондый «шаярту» ошар идеме? Шәхси тормышыгызга тыгылуны үзегез ничек кабул итәр идегез? 

РЕДАКЦИЯДӘН: Кыргызстан Республикасының элеккеге Президенты Алмазбәк Атамбаевның хатыны Рәйсә Атамбаева белән әңгәмәне биредә укый аласыз: http://syuyumbike.ru/news/millettesh/prezident-khatyny
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    кемнең нинди эше бар ул ир кеше генә түгел түрәдә әле ислам динендә ир кеше ялгызы яшәргә тиеш түгел дип тә әйтәләр парлыларга бәхеттә шатлыкта яшәүләрен генә теләп калаек

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт яусын! Хэбэр килуен килгэн иде.Мин ышанмадым.Рэйсэ ханымны таныдым.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аңламыйм сезне милләттәшләр, Нигә соң әле илнең ихтирамлы агасы гаиләсез яшәргә тиеш? Парын тапсын, калган гомерендә дә бәхетле булсын. дип телик.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин фотодан ул хатынны танвдым бик ошаган икэн дип уйладым. Шэймиев ойлэнгэн бик яхшы дип уйлдым. Хатынын аерып ойлэнмэгэн бит дидем. Рэхмэт сезгэ кызлар!

          • аватар Без имени

            0

            0

            , ялгышкан, абынган баласын туган нигез генә кабул итә, гафу итә, кичерә, терелтә. Кая барып егылсын кеше авыр мизгелендә? Әлбәттә, туган йорт бусагасына. Ата-ана булмаса да, алар калдырган дога-фатихалы туган нигезгә..

            Хәзер укыйлар