Логотип
Милләттәш

​Президент хатыны

Ул – Президент хатыны. Теләсә-теләмәсә, уңайсызланса да, аның тирә-ягында сакчылар торырга тиеш. Ил-көн күзенә никадәр чалынмаска тырышса да, аңа халык алдына да чыгарга туры килгән чаклар еш була. Урамда, театрда, рәсми очрашуларда – фотографлар гел аңа төбәлгән. Җәмәгатьчелек аңардан дәүләт эшләренә кысылмавын, ләкин шул ук вакытта иренә ныклы терәк булуын көтә...    

 Ул – Президент хатыны. Теләсә-теләмәсә, уңайсызланса да, аның тирә-ягында сакчылар торырга тиеш. Ил-көн күзенә никадәр чалынмаска тырышса да, аңа халык алдына да чыгарга туры килгән чаклар еш була. Урамда, театрда, рәсми очрашуларда – фотографлар гел аңа төбәлгән. Җәмәгатьчелек аңардан дәүләт эшләренә кысылмавын, ләкин шул ук вакытта иренә ныклы терәк булуын көтә...    

 

Рәйсә Миңнеәхмәт кызы АТАМБАЕВА – Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаевның хатыны. Күпне кичергән, илбашлары җәмәгатьләренең төрлесен күргән кыргызлар аның турында «акыллы, зирәк, сабыр, тыйнак, ачык», диләр. Якыннары: «Безнең Рәйсә беркайчан да йолдыз чире белән авырмаячак», – дип тә өсти. Бишкәк шәһәренең «Туган тел» татар-башкорт оешмасы аны «үзебезнең кеше» ди.
  
Рәйсә Атамбаева Бөтендөнья татар конгрессының V съездында шәрәфле кунак булып катнашты. «Минем күңелем һәм йөрәгем һәрвакыт Татарстан белән...» Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул ит­кәндә дә, Татарстан Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашканда да Рәйсә Миңнеәхмәтовна шул сүзләрне кабатлады: «Сезнең белән...»

Казан­да узган өч көненең һәр сәгате минутына кадәр бүленгән иде. Ләкин «Сөембикә» журналы укучыларына үзе, татар тамырлары турында сөйләргә ул барыбер вакыт тапты! Әңгәмәбезнең күп өлеше татарча баруын да әйтеп узу кирәктер. 


Минем әнием Зәйнәп Ханова (бу аның кыз фамилиясе) Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән. «Радищев урамы, 26 нчы йорт» – әни туып-үскән йортның адресы гел исемдә. Мәктәп елларында әби белән бабайга хат язарга бик ярата идем. Әни дә еш яза иде аларга: сагынгандыр, күрәсең. Үземне белә башлаганны бирле бөтен җәем Бөгелмәдә узды минем. Әти белән әнине туган яклар тарткандыр инде – язга чыгуга алар Татарстанга кайтырга җыена башлыйлар. Әниемнең әтисе Дәүләтша бабам – сугышлар кичкән кеше, ул мал табибы булып эшләде. Авыр тормыш юлы узса да, озын гомер кичте Дәүләтша бабай – туксан дүрт яшькә җитеп үлде. Хәзер алар нигезендә Якуб яши – ул бабайга минем кебек үк онык була инде.



Әти – Сарман ягыннан. Оста гармунчы, баянчы иде. Ул гаиләдә унөченче бала булып туган. Миңа өч-дүрт яшьләр булганда әбине – әтинең әнисен соңгы тапкыр күрдем. Әбигә ул чакта туксан яшьләр тирәсе иде инде. Әтием кайтып, аны безгә, Ош шәһәренә кунакка алып килде. Әби бездә берничә ай торды. Аннан әти аны кире озатып куйды. Әбинең ничек яшәгәнебезне үз күзләре белән күрәсе килгән булгандыр. 

Сарманга, әтинең сеңелләре янына да еш бара идек. Хәзер инде алар барысы да мәрхүмнәр, урыннары җәннәттә булсын. Әти – 1925, ә әни 1928 елгы иде. Әти белән әни Кыргызстан якларына бәхет эзләп килгән булганнар. Сугыштан соңгы илленче еллар бу. Ул вакытта Кыргызстанда туку производствосын, заводларны күтәрергә бөтен Союздан эшче куллар җыялар: шул дулкынга әти белән әни дә эләккән. Ош шәһәрендә алар бер-берсен табалар, кавышалар, аннан инде без туганбыз. Гаиләдә өчәү үстек: игезәк туганым Рамил белән мин һәм бездән өч яшькә кече Рәфикъ энекәшебез. 

Без яшәгән Ош шәһәре Кыргызстанның иң көньягында урнашкан. Аннан Үзбәкстанга, Андижан шәһәренә кул сузымы гына. Безнең мәхәлләдә, әйтик, йөз йорт булса, шунда нибары бер рус, бер татар, бер кыргыз гаиләсе яши, ә калганнар бар да үзбәкләр иде. Дус кызларым да бар да үзбәкләр булды, мин алар белән уйнап үстем. Укуыбыз, әлбәттә, русча иде. Бер нәрсәне әйтәсем килә: мәктәбебездә утызлап укытучы булса, шуның ким дигәндә биш-алтысы татар иде. 

Ул елларда гадәти күренеш иде бу. Татарлар Кыргызстаннан күпләп туксанынчы елларда китә башлады. Рәфикъ энем дә 1992 елны Татарстанга күчеп кайтты. Алар хәзер монда, Лениногорскида яшиләр. Энем: «Әйдәгез, кайтабыз», – дигән иде. Әни: «Юк, мин Рәйсә янында калам», – диде. Әни калгач, Рамил дә кузгалмады. Әниемне дүрт ел элек соңгы юлга озаттык... 

Ул ахыргы вакытларда гел янымда иде. Оштан Бишкәккә күчкәч (ул чакта Фрунзе иде әле) янәшә үк, берберебездән 15 минутлык арада гына тордык. Җәяү генә барып йөри идек. Оштан алар мин Кадыйрны тапкан елны күченеп килделәр. Әни улыбызны да үстереште. 

Сүз уңаеннан: «Рәйсә Атамбаева мода фестиваленә барган», «Беренче леди рәссамнар күргәзмәсен ачуда катнашкан», «Президент хатыны ире белән чыршы бәйрәменә килгән...» Аның бөтен тормышы уч төбендәге кебек. Дөрес, Интернеттагы язмаларны күзәтүем буенча, кыргыз журналистларына артык эш тудырмый Рәйсә ханым. Язарга сүз булмагач, тегеләре тырнак астыннан кер эзли башлый. Һәм шунда иң кызыгы башлана: «сары матбугат»ны хөкүмәт тә, илбашы да түгел, ә... халык туктата. 



Ул Рәйсә ханымга мактау яудыра башлый. Менә берничә генә өзек: «Ирләрнең югары дәрәҗәгә ирешүен-дә хатыннарының өлеше зур, диләр. Бу гаилә өстенә төшкән сынауларны бөтен хатын да мондый сабырлык белән кичерә алмас иде. Аллаһы Тәгалә Рәйсә ханымны рәхмәтеннән ташламасын!» «Гаҗәеп якты йөзле, чибәр ул», «Рәйсәгә сокланабыз, аның урынында башкалар спа-салоннардан кайтып кермәс иде, ә ул Кыргызстан чәчәк атсын дип тырыша!» 

Үскәндә өйдә бары тик татарча гына сөйләштек. Әти белән әни, мәрхүмкәйләрем, безгә ялгышып та русча эндәшмәделәр. Тик без совет чоры балалары идек шул: балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йорты – барысы да русча булды. Минем үземнең гаиләм, белгәнегезчә, интернациональ. Улыбыз тугач, ирем Алмаз: «Бала туган телен белергә тиеш», – дигән сүзне әйтте. Дүрт яшькә кадәр, балалар бакчасына киткәнче, улым Кадыйр русча бер авыз сүз белмәде. Кыргыз арасында яшәгәч, кыргыз теле миңа да, әлбәттә, туган телем кебек үк якын. Ул татар теле белән бер үк тамырдан бит. Минем үземә аны өйрәнү бик җиңел булды. Үзбәк телен белгәнгә, төрек телен дә шулай җиңелдән өйрәндем. 

Улым мәктәпкә кергәндә кыргызларга туган телләре өйрәтелми иде әле. Шулай итеп, үзебез дә сизмичә, русчага күчтек... Хәзер безнең республикада да балалар мәктәпләрдә кыргыз, рус һәм инглиз телләрен өйрәнә.

Юк, туган телеңне һич тә онытырга ярамый... Бөтендөнья татар конгрессы кунаклары өчен әзерләнгән «Җиһан җәүһәрләре» концертында Алсу «Олы юлның тузаны»н җырлады. Аны тыңлаганда тамагыма төер тыгылды. Никадәр еламаска тырышсам да, булмады... Кан, җан тартуы булды бугай бу... Гап-гади сүзләр югыйсә. Күптән күз яшем чыкканы юк иде... Казаннан баеп китәм – татар җырлары язылган әллә никадәр диск бүләк иттеләр. 

Һөнәрем буенча мин – гигиена табибы. Ош шәһәренең Ломоносов исемендәге урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаганнан соң, 1975 елны Кыргызстан дәүләт медицина институтына укырга кердем. Диплом яклауга, Мәскәүгә аспирантурага җибәрделәр. 1984 елга кадәр шунда укыдым. Медицина фәннәре канди-даты исеме алып, кире үзебезгә – фәнни-тикшеренү институтына кайттым, эпидемиология, микробиология һәм гигиена кафедрасында 1993 елга кадәр эшләдем. Аннан кияүгә чыктым, улым Кадыйр туды, тагын дүрт елдан Алияне алып кайттык. Эшемнән китеп, аерылып торырга туры килде шул.

Соңгы вакытта институтка кире кайтуымны сорадылар: «Сез – гигиена тибибы, ә бездә сәламәтлекне саклау, профи-лактика өлкәсендә никадәр проблема бар...» – диделәр. Балалар, шөкер, инде үсте. Алия унынчы класста укый. Кадыйр Төркиянең Әнкара шәһәрендәге Аме-рика университетында белем ала, өченче курста. Улыбызның соңгы кыңгырау бәйрәмендә әтисе: «Мин Кадыйрның ничек укыганын, ничек мәктәп тәмамлавын сизми дә калдым», – диде. Ул гел эштә, сәясәттә булды, ә балалар тәрбияләү белән, билгеле инде, мин шөгыльләндем. 

Төрле чаклар булды: башта балалар кечкенә иде, аннан илдә катлаулы сәяси вәзгыять урнашты. Ирем оппозиция лидерларының берсе иде. 2002 елдан башлап безнең тормыш шактый куркыныч булды. Янау арты янау яңгырады – Алмазның сәясәттән китүен теләгәннәрдер инде. Берара миңа балалар белән читтә – Төркиядә дә яшәп алырга туры килде. 



2010-11 елларда да андый чорлар булды әле. Икенче Президентның да халык теләгән юлдан бармавын аңлагач, бөтенләйгә читтә калырга туры килер дигән курку да булды хәтта. Кайта-китә яшәдек шулай. Китеп торган чакларда балалар әтиләрен бик сагыналар иде: аларга бит икебезнең дә янәшә булу кирәк. Алмазга да бездән башка ялгызына авыр иде. 

2010 елны, бөтен дөньяга мәгълүм соңгы вакыйгалар вакытында, бер көнне берьюлы йөз кешене үтерделәр... Алдагы көнне – 6 апрельдә бөтен оппозиция лидерлары белән бергә иремне төрмәгә утырттылар. Дәүләт түнтәрелеше ясарга маташкан өчен дип. 25 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный иде аңа. 

7 апрельдә ут яңгыры астында калган халык арасында булудан иремне, бәлки, шул төрмә коткаргандыр. 
Мин ул көнне барыбер гел йөрәгем әрнеп искә төшерәм: маска кигән егетләр балта белән ишекләребезне ваттылар. Алмазны тотып алып китү өчен. Төн буе... Өченче яртыда өйгә керделәр... Ул чакта китәргә өлгермәгән идек. Балалар боларның барысын да күрделәр, ишеттеләр... 

Сүз уңаеннан: Интернеттан Алмазбәк Атамбаевны кулга алган төнне төшерелгән видеоны ачам. Атамбаевлар өендә – спецназ егетләре. Урам тулы халык: бөтен Бишкәккә ялкын кабынырга бер очкын җитәргә мөмкин. Рәйсә ханым күренеп китә: көләч йөзеннән елмаю качкан, күзләрендә – борчылу. Әмма каушап калуның эзе дә юк – ирләренең хак юлдан баруына ихластан ышанган декабрист хатыннары да шундый булганнардыр...

Әйе, төрлесен күрдек. Акаев президент вакытында киллер үкчәгә басып йөргән мәлләр дә булды. Бакиев килгәч, депутатлар югала башлады, күп шәһәрләрдә оппозиционерларны үтерделәр. Президент аппараты җитәкчесе, илбашының дөрес юлдан бармавын аңлап, оппозициягә ярдәм итәргә теләгәч – аны буып үтерелгән килеш таптылар... Хәзер, Аллага шөкер, ике ел инде тыныч. Иремнең Президент итеп сайланганына бер ел. Илебезнең аякка басуы өчен ул көчен, сәламәтлеген кызганмый, законнар эшләсен дип тырыша. 

Сүз  уңаеннан: Таптым, таптым! «Ир – баш, хатын – муен» дигән мәкаль кыргызларда да бар икән!

Казанга аяк басканнан бирле бер сүзне кабатлыйм: Татарстан халкы җитәкчеләреннән уңган. Президентларының бүгенгесеннән дә, беренчесеннән дә. Икътисадның, башка өлкәләрнең үсүе – барысы да аларга бәйле. 

Мөмкинлектән файдаланып, республикагыз җитәкчеләренә рәхмәтләремне ирештерәсем килә: алар гел хәлебезгә керделәр, рәсми чакырулар да булды. Әмма моңа кадәр бу мөмкин түгел иде. Инде Алмазбәк Шаршенович – Кыргызстан Президенты вәгъдә биреп калды: «Көннәр аз гына җылынсын да...» – дип. Ниһаять, үзара аралашу, хезмәттәшлек итү турында югары дәрәҗәдә килешүләр төзелер.



Беренче леди исемен йөртү авырмы, дип сорыйсыз. Гел халык күзе алдында булырга ярата торган кеше түгелмен. Күләгәдәрәк торырга тырышам. Дөрес, бер тапкыр кыргыз телендә чыгучы «Агым» газетасының беренче битендә рәсемемне бастырдылар. 2005 елда бездә беренче революция булды. Аннан берничә ай гына элек шундый революцияләр Тбилисида (Грузия-дә), Украинада узды. Халык, нәрсәнедер үзгәртергә мөмкин икәнлеген аңлагач, Алмазбәк Шаршенович җитәкчелегендә урамнарга чыкты. Мин дә ирем белән бергә беренче рәтләрдә идем. Лаләләр чәчәк аткан чак иде ул. Кулларыбызга тере лалә чәчәкләре тотып, бөтен шәһәр буйлап уздык.  Без узган урамнар тирәсенә снайперлар куелган булуын кичкә генә белдек... Алар теләсә кайсы мизгелдә ут ача ала иде... Атканнары бар иде бит инде. Ходайга рәхмәт, мондый хәл булмады – Президент андый әмер бирмәде. Акаев үзе качып китте.  

Шул революциянең берьеллыгын бәйрәм иткәндә, 24 март көнне лаләләр тотып барган рәсемемне «Агым» газетасында Атамбаевның хатыны икәнемне белмичә генә куйганнар, очраклы эләккәнмен. Халыкка беренче күренүем шул булды... 

Сүз уңаеннан: Рәйсә Атамбаеваны Казандагы сәфәре вакытында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова озатып йөрде. Ул аны һаман сокланып искә ала: «Рәйсә ханымның гадилеге, кечелекле булуы барыбызны да шаккаттырды! 

Кая гына барсак та, ул иң элек: «Шоферлар ашаганмы, алар ач түгелме?» – дип борчылды». Кыргызстан Президенты хатыны соңрак мине дә кат-кат гаҗәпләндерәчәк, шаккаттырачак: язма белән танышырга җибәргәч, ул миңа үзе (!) шылтыратачак. «Гөлнур, вакыт сездә соңдыр инде...» – дип башта әле кат-кат гафу үтенәчәк (!), рәхмәтләрен җиткерәчәк (!)... Без, журналистлар, мондый очракларда күп вакыт матбугат үзәкләре белән генә эш итәбез шул. Дөресрәге, мәҗбүрбез...  

Юк, беренче леди булу җиңел түгел. Үзеңне моңа багышласаң, иреңә  бөтен көчеңне биреп ярдәм итәргә, терәк булырга теләсәң – ул җиңел була алмый.

Соңгы бер-ике елда гына түгел, алдагы ун ел гел авыр булды бит. Пычак йөзендә йөргән кебек... Болар берсе дә эзсез узмый. Сәламәтлеккә дә зыян сала. Моңарчы туктап тын алырга беркайчан да җай булмады, андый мөмкинлекне безгә бирмәделәр. Читкә китәргә, качып ятарга туры килгәндә, әйткәнемчә, кызыма өч-дүрт яшь кенә иде әле. Бу киеренке тормыштан балалар да арган, туйган иде. Ял итәргә бармыйбыз бит...  

Инде менә эшкә дә чыктым. Өйдә утырырга, гомумән, вакыт юк – иремне эшлекле очрашуларда озатып йөрергә туры килә: бу да тормышка үз үзгәрешләрен кертә. Әмма төп бурычым – сәламәтлекне саклауны тиешле югарылыкка күтәрү дип саныйм. «Сәламәт ил» дигән иҗтимагый фонд төзедек, хәзер сәламәт туклану, сәламәтлекне өйрәнү үзәкләре ачырга телибез. 

Өйдә татар ризыкларын, әлбәттә, еш пешерәм. Алмаз камыр ашларын, бигрәк тә өчпочмакны ярата. Тавык шулпасы пешерәм икән, аңа кулдан баскан токмач булсын! Кыргыз кухнясы белән татарныкы бик якын, бер-берсенә охшаганнар. 

Казанга, Татар конгрессына чакыру алу минем өчен көтелмәгән, дулкынландыргыч хәл булды. Югалып калдым хәтта. Алмазга: «Нишләргә икән?» – дим. Ул: «Һичшиксез барырга кирәк!» – диде.

Санкт-Петербургта узган икътисадый форум вакытында Владимир Владимирович Путин, татар икәнемне һәм Казанда утыз ел булмавымны белгәч: «Мин сезгә Казанга барырга киңәш итәм. Гаҗәеп матур үзгәрешләр бара анда! Без икътисад мәсьәләләре турында сөйләшкәндә, моннан ук барып кайты-гыз, бер сәгать очасы, каршыларга әйтеп куям», – диде. «Мин куркам, иң беренче визитым ирем белән бергә булуын телим», – дидем. Куркудан бигрәк, оялу, тартыну иде бугай бу, үзем дә белмим... Путин сентябрьдә Кыргызстанга рәсми визит белән килгәч: «Ә Татарстанга юкка бармадыгыз. Сезне анда көткәннәр, мин бит кисәтеп куйган идем», – диде. (Чыннан да, кисәткән булган!) Тагын шул ук сүзне кабатладым: «Ирем белән барырга теләгән идем». «Их сезне, шәрык хатыннарын», – дип елмайды ул.

Ә миңа барыбер Казанга Алмаздан башка гына сәфәр чыгарга язган булган икән менә... Килгәнемә һич үкенмим! Моңсу гына бераз: әйе, китәргә кирәк, без анда туганбыз, ләкин тамырлар монда... Казанда кичергән хисләрне күптән тойганым юк иде инде. Күңелем чын мәгънәсендә тантана итте: бу якын кешеләр, туганнар янында гына мөмкин. Татарстанда туганнарым бик күп. Әни – җиде баланың иң өлкәне иде. Аның өч энекәше мәрхүмнәр инде. Ләкин сиксән тирәсендәге апаларым исәннәр: Әлмәттә – Роза апа, Чаллыда – Рәхимә апа,  Бөгелмәдә – әнинең иң кечкенә сеңлесе Наҗия апа... Алар белән күптән очрашканым, күрешкәнем юк. Кызганыч, иртәгә Берлинга очарга тиешмен – Алмазның анда рәсми визиты, миңа ирем янәшәсендә булырга кирәк. Күрешүләр язга, җәйгә кала инде... Хөкүмәтебез исеменнән Президентыгызга чакыру алып килдем, ә ул безне Универсиадага көтеп калабыз диде. 

Безнең илләр бик нык аралашып яшәргә тиеш. Алмазбәк Шаршенович та шулай ди. «Кайчандыр Төрки каганат булган, ә ник без хәзер берләшә, бер-беребезгә ярдәм итә алмыйбыз?» – ди ул. Кыргызстан Президентының иң беренче рәсми визиты да төрки дәүләтләргә – Төркиягә, Әзәрбайҗанга булды. Казаннан аны сагынып кабат килер өчен китәм. Россия Президенты хаклы – утыз ел эчендә Татарстанның башкаласы танымаслык булып үзгәргән. Җир белән күк аермасы! Мин Кыргызстан халкының да шулай яшәвен бик телим. 

Сүз уңаеннан: Бишкәктә Сынлы сәнгать музее каршында үскән бер агачка халык үз-үзенә, якыннарына, иленә теләгән теләкләре язылган стикер – төсле кәгазьләр элеп калдыра икән: «Аида, чык миңа кияүгә!», «Кызым – Салтанатым үз тиңен тапса иде!», «Иртәгә операциядән соң уянырга, күзләремне ачарга телим...», «Кыргызстан, мин сине яратам!»... Кышын да «чәчәк» ата торган бу агачта минем генә түгел, бөтен татарның күңеленә хуш килгән бер стикер бар: «Рәйсә Атамбаева – иң яхшысы!»

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур язылган. Үзем очрашып күрешкән кебек укыдым. Рәхмәт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Про Сочи забыл)

      Хәзер укыйлар