Клара Хәйретдинова (27.07.1948) – опера җырчысы, педагог, Татарстанның – халык, Россиянең атказанган артисты.
Биектау районының Өнсә авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика институтында укый. Студент елларында Казан вертолет заводы клубындагы үзешчәннәр түгәрәгенә йөри. 1969 елда аны Татар дәүләт филармониясенә солист итеп алалар. Шул ук елны, конкурс үтеп, ике елга Мәскәүгә – Бөтенроссия эстрада сәнгате остаханәсенә укырга китә. 1979 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, кабат филармониягә кайта. Ләкин озакка түгел, 1980 елдан 2006 елга кадәр опера һәм балет театры сәхнәсендә җырлый. Беренче роле – «Князь Игорь» (А. Бородин) операсында Ярославна партиясе. 1997 елда аны Казан дәүләт консерваторясенә вокал укытырга чакыралар. 2006 елдан опера сәхнәсен калдырып, үзен тулысы белән педагогикага багышлый.
Комментарий юк