Теле-алып баручы, журналист Гөлназ Сәфәрова нинди китаплар укый? Ә ниндиләрне укырга кабат-кабат киңәш итә?
КИТАП УКУ УЛ...
Белем дәрәҗәңне күтәрү, деньяга карашыңны киңәйтү. Бер сүз белән әйткәндә, шәхесеңне үстерү.
УКЫРГА МӘХӘББӘТ УЯТКАН КИТАП...
Укырга мәхәббәт уяткан авторымны атыйсым килә. Әмирхан Еники! Мәктәптә укыганда ул язучыга, аның язу стиленә, иҗатына гашыйк булдым. Аның әсәрләре арасыннан иң яратканы – «Әйтелмәгән васыять». Шул повестьне укыганнан соң китапларга кереп киттем. Ул чын-чынлап миндә укуга мәхәббәт уятты.
МИНЕ /ДӨНЬЯГА КАРАШЫМНЫ/ ҮЗГӘРТКӘН КИТАП...
Антуан де Сент-Экзюпери «Маленький принц». Тулысынча карашымны үзгәртте дип әйтә алмыйм, ләкин яңа фикерләр өстәде, дөньяга бераз башкачарак карый башладым.
ҮСМЕР ВАКЫТЫМДАГЫ ДУСТЫМ-КИТАП...
Әлбәттә инде, Әмирхан Еники. Аның җыелма әсәрләре. Аннан соң Чеховны яратып укый идем. Укыган һәр әсәрен хәтерлим.
ӨСТӘЛ КИТАБЫМ
Чит ил классикасын бик яратам. Бигрәк тә ХІХ-ХХ гасыр язучыларының әсәрләрен. Өстәлемдә һәрвакыт Оскар Уайльд әсәрләре һәм Джером Сэлинджерның «Над пропастью во ржи» китабы ята.
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДАГЫ ӨЧ ЯРАТКАН ӘСӘРЕМ ҺӘМ АВТОРЫМ...
Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир»е, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары» һәм, әлбәттә инде, иң беренче урында – Әмирхан Еники. Анын «Матурлык» әсәре.
БАСМА ҺӘМ ЭЛЕКТРОН КИТАПНЫҢ УҢАЙ ҺӘМ ТИСКӘРЕ ЯКЛАРЫ...
Басма китап та, электрон китап та хәзерге заманда кулланыла. Аларның бер начар якларын күрмим. Улым Айдан белән аудиокитапларны да тыңлыйбыз. Алар самолётта очканда бик уңайлы. Ләкин моңа карап кына, басма китаплардан баш тартырга җыенмыйбыз. Ул бит аерым бер идиллия. Кич белән яткач, кулга китап алып, битләрен ача-ача уку үзенә күрә бер искиткеч, күңелгә якын һәм җылы күренеш, хәтта бер традиция дә дип әйтер идем.
УКЫРГА КИҢӘШ ИТӘМ...
Татар, рус, чит ил классикасын укыгыз. Классика ул бөтен китапларның нигезе дип саныйм. Данлыклы авторларның китапларын кабат-кабат укысак та, артыгы булмый. Мәсәлән, мин Антуан де Сент-Экзюпериның
«Маленький принц»ын өч тапкыр укып чыкканмындыр. Укыган саен яңадан, икенче яктан ачыла. Шуңа күрә классикларны кабат-кабат та укыгыз. Укырга киңәш иткән китаплар исемлегем менә шундыйрак:
1. Михаил Булгаков, «Мастер и Маргарита». Һәркем укырга тиешле китап дип уйлыйм.
2. Александр Грибоедов, «Горе от ума». Бик җиңел укыла, һәм хәзер дә актуаль.
3. Фаина Раневская, «Фаина Раневская. Смех сквозь слёзы». Актриса тормышы турында. Бик ошады.
4. Оскар Уайльд, «Портрет Дориана Грея». Өч тапкыр укып чыктым, гел яңа яктан ачыла.
5. Шарлотта Бронте, «Джейн Эйр». Бигрәк тә сериаллар карарга яратучыларга укырга киңәш итәм, кино караган кебек укыла.
6. Пауло Коэльо, «Вероника решает умереть». Көч өсти торган китап. Тормышның кайчан өзеләсен белмибез, һәр мизгелнең кадерен белергә кирәк.
7. Зөлфәт Хәким, «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» романы. Зөлфәт абыйның теле бик ошый, фәлсәфи фикерләре, уйланулары. Аның афоризмнарын да укырга киңәш итәм.
8. Яраткан шагыйрьләремнең шигырьләрен бик яратып укыйм, классиканы яттан беләм: Хәсән Туфан, Һади Такташ, Әнгам Атнабаев, Ләис Зөлкарнәй, Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Владимир Маяковский, Марина Цветаева, Анна Ахматова. Хәзерге шагыйрьләрдән Йолдыз Миңнуллина, Ренат Галиәскәр шигырьләренә
мөкиббәнмен.
9. Туфан Миңнуллин пьесалары. Татар әдәби телен өйрәнергә теләүчеләр өчен киңәш итәр идем.
10. Психология белән бәйле китапларны укырга яратам һәм бөтен кешегә укырга киңәш итәм. Үз-үзеңне, кешелек дөньясын аңларга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк