Логотип
Безнең йолдызлар

​Илсөя Төхфәтуллина

Илсөя Төхфәтуллина (10.09.1967) – Татарстанның халык артисты.

Татарстанның Апас районы Дәвеш авылында туып-үсә. Үзе артист булам дип хыялланмаса да, балачагы сәхнәдә уза дисәң дә хак булыр. Әтисе – бик оста гармунчы булса, әнисе аңа кушылып, бик матур итеп өздереп җырлый. 

Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, документларын медицина училищесына тапшырса да, укуын кабат үз мәктәбендә дәвам итә. Унынчыны тәмамлагач, Казанда яшәүче апасы Мәскәүдәге театр училищесына татар студентларын җыюларын ишетеп, сеңлесен шунда үгетли. Имтихан вакытында талантлы һәм чибәр кызга Марсель Сәлимҗанов та игътибар итә, Казанда калдырырга тели, хәтта К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә ролен вәгъдә итә. Әмма кызны хыяллары Мәскәүгә әйдәкли. Мәйсәрәне барыбер уйный ул, 1988 елда – Мәскәү югары театр училищесын тәмамлап кайтуга ук аны Камал театрына эшкә алалар, һәм иң беренче роле дә Мәйсәрә була. М. Фәйзинең «Галиябану»ында – Галиябану (2015 елда Илгиз Зәйни куелышындагы спектакльдә инде аның әнисен уйный), Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ендә – Зөбәрҗәт, М. Гыйләҗевнең «Казан егетләре»ндә – Фәүзия... болар ул уйнаган рольләрнең берничәсе генә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар